Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы, драматург Равил Сабыр эшеннән киткән

news_top_970_100
Язучы, драматург Равил Сабыр эшеннән киткән
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Зур резонанс уяткан «Фәхрине үтереп ташладылар» романы, шулай ук Тукай премиясенә дәгъва кылган «Абага алмасы ачы була» спектакле авторы Равил Сабыр эшеннән китүе турында хәбәр итте. «Сау булыгыз, нефтьче дуслар! Әле очрашырбыз, Җир түгәрәк», – дип язган ул социаль челтәрдә. «Шәһри Чаллы» Равил әфәнде белән элемтәгә кергән.

«Ял итәм әле 1-2 ай, аннары күз күрер», – дигән ул журналистка.

27 гыйнварда Равил Сабырга 50 яшь тулды. Бу уңайдан «Мәйдан» журналы Чаллы татар дәүләт драма театрында язучы белән очрашу оештыра. «Шигъри мәйдан» 31 гыйнварда 14:00 сәгатьтә башланачак, дип яза газета сайты.

Искәртергә кирәк: Равил Сабыр 2012 елда Чаллы татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкләде. 2015 елдан Әлмәттә яши, «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең «Нефтяные вести» газетасының баш мөхәррире булып эшләде. Аннары «Татнефть»нең мәгълүмати сәясәт идарәсенең эчке багланышлар бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкарды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100