Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Батулла Германиягә операциягә баргач энесен очраткан

news_top_970_100
Язучы Батулла Германиягә операциягә баргач энесен очраткан
"Татар-информ" архивы

Язучы, драматург, публицист, сатирик Рабит Батулла йөрәгенә операция ясату өчен Германиягә барган. Ул шунда энесен очраткан. Бу турыда ул «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында сөйләде.

«Ул да йөрәк авыру белән килгән. Бер палатада ятабыз, нәкъ мин, татар чырайлы, күзлеге дә, сакалы да мине хәтерләтә. Ул 1943 елгы (әти 1944 елда азат ителгән). Ишек ачылды, аны палатага салалар. Мин көзгедән үземне күргән кебек булдым. Кара-каршы бастык, бераз тәбәнәгрәк, ләкин – мин. Минем фантазиям инде бу. Бәлки ул минем энем дә булмаганмындыр. Ләкин бөтен нәрсә туры килә. Нәкъ минем авыру анда да. Мин бер ай яттым, мин китәргә тиеш. Төнлә аның йөрәге тотты, аны караваты белән йөгерттереп алып чыгып киттеләр, мин аэропортка киттем. Нәрсә булгандыр белмим, бәлки ул үлгәндер, бәлки инфаркт булгандыр.

Әтинең фраудан туган улыдыр дип уйлыйм. Ул әсир төшкәч фрауда дуңгызлар гына карап ятмагандыр бит инде?! Яшь чагы бит инде.

Әтидән 4 ел хәбәр булмады. Ул яраланып әсирлеккә төшкән. Ул бер фрауга хезмәтче итеп куела. Фрауның ире сугышта үлгән. Аның дуңгызларын карарга, шәраб ясарга, бакчаны карарга кирәк. Күбрәк татарларны алалар, чөнки алар беренче сызыкта сугышалар да әсир төшәләр. Үзләре теләп түгел, камалышта калып. Шуннан соң аларны фрауларга хезмәтче итеп бирәләр. Аңа ул вакытта 35 яшь була.

Ул журналда чыккан хатыны белән төшкән фотосын биреп кенә өлгерде, аралашып өлгермәдек. Бу фотоны телевизор янына куйдым. Операциядән кайткач, әни белән энекәшләр минем хәлне белергә килде. Берзаман фотога күзләре төште, киләләр дә карыйлар, борылып китәләр. Хатыны да минекенә охшаган.

Әнигә «менә бит Мөхлисуллаң тик ятмаган. Минем энекәш» дип әйттем. Әни үпкәләде. Әллә энекәш, әллә юк инде. Шулай итеп без аның белән танышып китә, аралаша да алмадык. Сорау булып калды», - дип сөйләде Рабит Батулла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100