Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Төркиядәге татар авылларының тарихларын белсеннәр, дим»

Татарстан журналистикасында үз исемен булдырган, үзенчәлекле язмалары белән тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. «Татар журналисты» сәхифәсенең чираттагы герое – Төркиядә яшәп иҗат итүче журналист, язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура.

news_top_970_100
Язучы Айзирәк Гәрәева-Акчура: «Төркиядәге татар авылларының тарихларын белсеннәр, дим»

«Татар журналистикасы һәм әдәбиятына Төркия татарлары белән бәйле мәгълүматлар документаль рәвештә керсен, дип телим»

– Гадәттә, уку йортына укырга керүне әти-әни хәл итә иде, диючеләр күп. Сезнең ничек булды? Ә бәлки, журналистикага мәхәббәт мәктәп елларыннан ук башлангандыр, каләм чарлаганыгыз булдымы?

– Балачакта этәргеч бирүче – әнием. Ул берара «Игенче даны» («Актаныш таңнары») район газетасының штаттан тыш хәбәрчесе иде. Әнидән ишеткәннәрдән чыгыптыр инде, «гәҗиттә эшләүче кешеләр» дигән һөнәр барлыгын белә идем. Әни дә язуымны хуплап торгач, «Яшь ленинчы» газетасы, «Ялкын» журналына язмалар җибәрә идек. Басылып чыкса, шатлануымны күрсәң! Аннан соң, редакцияләр төрле чаралар үткәреп, укучыларны үзләренә чакыралар иде. Мәктәп елларында шундый үзенчәлекле вакыйгаларны күрдем. Болар икенче төрлерәк уйларга, иҗади эшкә тартылырга бер сәбәп булгандыр.

1996-2001 елларда татар журналистикасы бүлегендә укырга насыйп итте. Без бик матур заманга эләктек. Университетта татарча сөйләшеп, имтиханнарны татарча тапшырып, татар дөньясында яшәгән бер студентлык чоры ул.

«Шәһри Казан» газетасы, «Пар алма», «Интертат» электрон газетасы редакцияләрендә эшләдем. Аннан соң Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтенә күчтем. Төрле юнәлешләрдә эшләгәч, тәҗрибә шактый тупланды. Алга таба, Төркиядә, шушы тәҗрибәмә таянып, журналистлык һәм язучылык эшчәнлеген дәвам итә алдым.

Сания Әхмәтҗанова һәм Алсу Исмәгыйлева белән

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

– Язучылык һәм журналистика икесе дә иҗат. Ләкин аермасы бар. Кайсы өлкәдә эшләү ошый?

– Урталыкта. Документаль әсәрләр язарга тырышам, чөнки журналист буларак, әсәрләрдә документальлекне югалтасым килми. Татар әдәбияты һәм татар журналистикасына Төркия татарлары белән бәйле мәгълүматлар документаль рәвештә керсен, дип телим. Язмышларын мәхәббәт кыйссалары итеп тә яза аласың... Әмма тарихи, мәдәни, милли кыйммәтләр кереп барсын өчен миңа документальлеккә таянырга кирәк. Казанга кайткач, уңай фикерләр ишетәм. Документальлеккә таянып язуымны: «Тагын да уңышлы», – дип, әйтүчеләр бар. Бер яктан, коры мәгълүмат – башка жанр, ул кыска хәбәр. Мин реаль хәлләрне, вакыйгаларны тасвирлап, композициягә салып эшләргә тырышам. Элегрәк тә хикәяләп язарга ярата идем.

Казанда чагында төрле җирләрдә яшәгән татарлар турында хәбәрдар идек. Әмма барыбер үзебезнең казанда гына кайнаганмын икән. Читкә китеп, чит ил татарлары белән аралаша башлаганнан соң, шуны бар күңел белән тойдым: татар мәдәнияте, тарихы, Казан яки Россия җирлегенә генә түгел, бөтен дөньяга таралган. Кайчандыр бишенче-сигезенче буын бабалары Татарстан җирлегеннән күченеп киткән читтә яшәүче татарлар – шушы татар тарихы кыйпылчыклары! Аралаша башлагач, аңлыйсың, аларда шул мәдәниятнең, тарихның кодлары бар. Үзеңнеке итеп карыйсың. Язмышлары гыйбрәтле дә, кызыклы да, бер-берсенә охшамаган. Алар аша безнең мәдәният, тарих төрле яктан ачыла. Менә бу күренешләр үзеннән-үзе кызыксыну хисләре уята, әдәби образлар итеп тасвирлыйсы килә башлый.

Корыһөек авылы

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

– Чит ил татарларын ничек, кайдан эзләп таптыгыз?

– Аллаһы Тәгалә ачкан юл дисәм, хактыр. Төркиягә мин нәкъ татарлар арасына килеп эләктем. Ирем дә – татар, туганнары-кардәшләре дә татарлар...

Заманында Төркиядә шактый татар авылларына нигез салынган. Күбесе инде юкка чыккан. Сакланып калганнарының тарихын өйрәнеп, барып йөрибез. Татар авылларыннан чыкканнар белән шәһәрләрдә дә очрашабыз. Гомумән, аралашу бик табигый бара. Шул ук вакытта үземнең эшемне эшлим. Күзәтүләремне язып барам, хатирәләрен сөйләгәндә диктофонны кушам. Кыскасы, кунакка барганда да, журналистлыгымны эшкә җигәм.

Читтә яшәүче татарлар арасында татарлыкка мөкиббән киткән, кызыксынган, милләттәшләрен яратучылар, шөкер, күп. Хәтта алар үзләре дә шалтыратып, тәкъдимнәрен әйтә, акрынлап-акрынлап, шулай мәгълүматлар туплана.

Бер караганда, хуҗабикә кебек өйдә генә утыра алам инде. Ләкин, Төркиядә татар авыллары салынган, аларның тарихларын белсеннәр, дим. Элеккеге хатирәләрне саклаган апалар, абыйлар бу дөньяга мәңгелеккә килгән кешеләр түгел, аларның сөйләгәннәре теркәлеп калсын, дим. Әлбәттә, бу миннән генә башланган эш түгел. Төркиягә никадәр галимнәр, зыялы кешеләр йөргән! Йөреп тора. Никадәр хезмәт эшләнгән! Мин бу эшне дәвам итүчеләрнең берсе дип әйтәм. Аерма шунда – үз юлымнан барам, үз карашымнан чыгып эшлим.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

«Ана карыныннан чыктык, киттек базарга. Кәфенлек алдык, киттек мизарга»

– Татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында «Хикәя» номинациясендә «Куеныңда ни бар?» дигән әсәрегез беренче урынга лаек булды. Шушы конкурста катнашыйм әле дип, махсус язылдымы ул? Хикәядә булган вакыйгалар урын алдымы? Темасы нинди?

– Конкурска 2 хикәя җибәрдем. Икесен дә шушы конкурска дип яздым. Икесе дә сайлап алу турын үтте. Әмма бу бит – бәйге. Шуны аңларга кирәк, син әллә ничә әсәр җибәреп тә, 300-400 битлек роман җибәреп тә җиңмәскә мөмкинсең. Хикәям җиңү яулаганга бик сөендем.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әдәби конкурс – авторлар ничә яшьтә, кем икәнлекләренә карамастан, иҗатларын тәкъдим итү өчен зур шанс. Җитмәсә, «Казан утлары» журналы әсәрләрне бастырып чыгара. Каләмеңне сынап карау өчен бу – шундый яхшы форсат! Татарстанда үткәрелгән әдәби бәйгеләрнең әдәбият, язучы, укучы өчен мөһимлеген һәркайсыбыз белә, шуңа күрә аларның дәвамлы булуын телик.

Әдәби бәйгеләрдә катнашуымның тагын бер җитди сәбәбе шул: иҗатым, әсәрләрем аша чит җирләрдә гомер кичергәннәрнең авазын татар әдәбиятында, татар матбугатында яңгыратам.

«Куеныңда ни бар?» хикәясенә килгәндә, һәркемнең күңелендә, йөрәгендә – куенында үзе белгән кыйммәт, ядкәр, гайрәт яшәр. Хикәямдә шуларны ачыкларга тырыштым. Хикәя герое – Мөнир карт, Аллаһы Тәгалә җәннәтле итсен, сөйләгәннәренә таянып яздым. Бабалары туган җирләреннән аерылып киткәндә Коръән алалар һәм аның буш җирләренә үзләренең тарихларын – юлларын язып баралар. Шулай ук, хикәягә бүгенге вазгыятьне дә кертеп җибәрергә тырыштым. Элеккеләрнең куенында ни булган? Бүгенге замандагы яшьләрнең, татарларның куенында ни бар? Телебезгә, мәдәниятебезгә тугры калырбызмы? Куеныбызда бүгенге чорны үтәрлек көч-гайрәт бармы?!

Мөнир карт авызыннан бер җөмлә әйттердем: «Ана карыныннан чыктык, киттек базарга. Кәфенлек алдык, киттек мизарга». Гомер шулкадәр кыска. Дөньяга киләбез, дөнья базарында кайныйбыз, кәфенлек алабыз да, мизарга, ягъни, зиратка китәбез. Моны, һәркайсыбыз кичерәчәк күчеш, дип әйтим микән... Гомер эчендә куеныңда ни сакладың, ни җыйдың? Бакыйлыкка куеныңда нәрсә алып китәсең? Әсәр шушы сораулар хакында уйланып язылды. Һәр укучы аны үзенчә аңлар. «Казан утлары»нда басылган башка әсәрләр турында укучылар килеп-килеп әйтәләр, бер фикер икенчесенә бөтенләй охшамый. Төрле укучы төрлечә кабул итә бит.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

«Бер язуда ук идеаль әсәр туды, дип әйтеп булмый»

– Әсәрләр язылып бетүгә басылып чыкмыйдыр. Һәрхәлдә, төзәтелә, редакцияләнәдер. Әсәр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителгәнче бәяләүче, киңәш әйтүчеләр буламы?

– Язганнан соң, берникадәр вакыт үткәч редакцияләргә туры килә. Бер язуда ук идеаль әсәр туды, дип әйтеп булмый. Син шулай төшенсәң дә, башкалар алай димәс (елмая). Шактый вакыт үзем язганны үзем төзәтеп, өстисе җирләрен өстәп утырам. Кемнәрдәндер махсус тикшертеп торганым юк. Кайвакыт 1-2 якын кешегә, вакытка күрә, укытып, фикерләрен сорыйм.

Әсәр басылып чыкканнан соң, бөтенләй башка күзлектән – чит кеше язуы итеп укыйм. Башка кешенеке булгач, тагын да күбрәк төзәтәсе килә башлый (елмая). Басылып чыкканнан соң хаталар яхшырак күренә бит ул. Ләкин: «Булды, басылды, әсәрнең язмышы шундый. Хәзер ул минеке түгел, укучыларныкы», – дип әйтәм.

– Әсәрләр язуны дәвам итәргә ниятлисеңме?

– Фикерләр бар. Фикерләр әсәр, хикәягә әверелеп өлгергәнче бик күп вакыт үтә әле. Онытылып та китә шунда... Мәсәлән, алда сөйләгән Мөнир картның хатирәләрен берничә ел элек үк ишеткән идем. Конкурс игълан ителгәч, тукта әле, моны эшләргә кирәк дип, утырып яздым.

Бүгенге көндә җыентыгымны чыгару өчен тырышып йөрим. Төркиягә киткәннән соң 6-7 ел эчендә язылган публицистик материалларымны, очеркларны тупладым. «Төркиядә табылган татар эзләре» дип, якынча исемен уйлап куйдым. Башта әле «табылган» урынына «югалган» димәкче идем. Бәлки, тора-бара, бөтенләй башка исем сайланыр, ничек насыйп итәр.

Бу арада «Безнең мирас» журналында яңа мәкаләм чыгып бара. Мин аны узган ел хикәяләр белән бер вакытта яздым. Ул мәкалә бик күп вакытымны, көчемне алды. Мәрьям Бубиның язмышы бик катлаулы, аяныч һәм өйрәнелмәгән диярлек. Шуңа күрә архив тупланмаларыннан 1920-1950 елларда чыккан матбугатны, төрек галимнәренең дистәләгән китапларын табып укырга туры килде. Бубиларның дәвамчылары белән элемтәгә чыктык, әңгәмә кордык. Җавап бирүләренә рәхмәт. Бер караганда, сөйләшмәсәләр дә берни кыла алмыйсың. Аккан елганы туктата алмаган шикелле... Алга таба эзләнүләрне дәвам итә алсам әйбәт инде. Бу мәкалә белән генә тукталып каласы килми.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар язучысының акчасы юк, дибез. Ул – дөнья күләмендә шундый проблема»

– Шундый сорау туа: бүгенге көндә әсәрләр язу матди яктан акча китерәме? Яисә ул җан таләбе, илһамлану гынамы?

– Татар телендә әдәби әсәрләр конкурсына 23 роман килгән, шулардан 3 авторга урын бирелде. Димәк, өчесе акча казанды, калганнары буш калды. Ул авторлар ничә ел тырышкандыр, кем белә... Алга таба романын каядыр бастырып, акча эшли алырмы – икеле. Һәм бу күренеш безгә генә хас әйбер түгел. Чит илләрдә дә шул хәл. Татар язучысының акчасы юк, язучылык белән акча эшләп булмый, дибез. Ул – дөнья күләмендә шундый проблема.

Күптән түгел Төркиядәге бер нәшрият сайтын карадым. Сайтта китапларның электрон вариантларын саталар. Теге яки бу китапны ничә кеше сатып алган, ничә көн элек куелган – барысы күренә, кыскасы, бөтен мәгълүмат ачык. Кызык өчен, төрле авторларның китапларын чагыштырдым. Әйтик, чит ил (төрек телле булмаган авторның) язучыларының төрекчәгә тәрҗемә ителгән китаплары бар. Шундый бер китапны 94 мең кеше сатып алган. Димәк, чит ил авторын төрекләр арасында беләләр, үз иткәннәр. Төрек язучылары китапларын кереп карадым (берничә мәшһүр һәм бөтенләй танылмаган авторларныкын), төрлечә сатылган. Кемнекедер 5-6 тапкыр алынган. Кемнекедер 7-8 мең мәртәбә... Язучы язу өчен көч сарыф иткән бит инде... Бу – ни дигән сүз: язучы алтын каләм белән язса да, акча туплавына гарантия юк.

Татар язучысы белән чит ил язучысын, татар китаплары белән чит ил китапларын чагыштыра башласаң, әллә нинди анализлар ясарга була. Ә китап укучыларны исәпләсәк... Очраклы гына интернетта Төркиянең 2022 елда китап укучылары статистикасын күргән идем. 15 яшьтән өлкәнрәкләрнең 31 проценты бер яки берничә китап укыган. Хәтта шуны хисаплаганнар, көнгә китап уку вакыты – 1 минут диелгән иде. Кызык, бездә һәр кеше башына ничә минут төшә икән?! Менә шуңар җавапны чамаласаң, язу бәясе чыга инде.

Татар язучысын татар халкы тарихына, мәдәниятенә, теленә хезмәт итүче дип тә карыйбыз икән (чынлыкта, хәтта шулай тиеш дип беләбез), дәүләт, булдыра алган кадәр, матди яктан ярдәм итү проектлары белән язучыларның хәленә кереп торса иде. Аллаһка шөкер, Татарстанда бу яктан язучыларга карата аңлаешлы мөнәсәбәт бар, ул – шул әдәби бәйгеләр, әсәрләрнең «Казан утлары»нда, моннан тыш аерым җыентыкларда басылуы белән күренә.

«Төркиядә исемле язучылар, шәхесләрнең конкурслары бар. Нигәдер бездә шушы тәҗрибәне кертмиләр»

– Язучылык дигәндә, Төркиядә дә иҗатчылар, язучылар өчен бәйгеләр үткәреләме?

– Әйе, алар бик күп. Мәсәлән, фәлән-фәлән яшьтәгеләр өчен пьесалар конкурсы, фәлән шәһәрнең проза конкурсы, фәлән яшьтәгеләр өчен романнар конкурсы һ.б. Акчалата премияләр вәгъдә ителә. Конкурсны шәхси нәшриятлар үткәргән очракта, җиңгән авторның китабын бушлай бастырып чыгаралар.

Шуңа игътибар итәм: исемле язучылар, шәхесләрнең конкурслары бар. Нигәдер бездә шушы тәҗрибәне кертмиләр. Шундый ук яхшы әсәрләр язган, укып туймаслык шәп китаплар чыгарган әдипләребез, шагыйрьләр, язучылар бар. Нигә алар үзләренең бәйгеләрен игълан итмиләр? Аның өчен мәрхүм булу мәҗбүр дигән канун юк кебек. Безнең язучылар кыенсынамы шунда... Тыйнаклык та түгел инде ул…

Без кайчак шатланырга уңайсызланабыз, мактаудан кыенсынып куябыз. Болар – ясалма киртәләр. Төрле ил кешеләрен күзәткәннән соң, шундый уйлар, фикерләр туа. Безнең дә горурланырлык эшләребез күп. Яшьләргә сокланып карыйм: кайсы китап чыгара, кемдер бизнес проект эшли, кемдер фәлән бала үстерә, шуның өстенә эшләп йөри. Сөбханаллаһ, дип карарлык. Бу – горурлык. Боларны үзебез үк күрә өйрәник, горурлана белик. Һәркайсыбыз үз эченә пәрәвез үрсә, пәрәвәзләнеп бетәр.

– Журналистлар белән бәйле бәйгеләр дә юк диярлек бит. Күпме исеме билгеле булган исән журналист бар бездә!

– Килешәм. Журналистлар өчен дә бу – бик актуаль. Очрашулар үткәрергә бер сәбәп! Булсын ул 1-2 тапкыр... Һәр елны үткәрү мәҗбүри түгел. Меңләгән кеше катнашыр дип тә әйтмим. 10-20 кеше булсын. Бәлки, әллә нинди зур бүләкләр бирә алмассың, бәлки, берәр иганәче табылыр. Китапларыңны бүләк итәрсең. Әмма син аларга язучылык, яки журналистлык сабагын бирәсең, иҗатың турында сөйлисең... Иҗат кешесенең үзе исән чакта ук кадерен, кыйммәтен арттырыр өчен дә, яшь буын белән бәйләнеш саклансын өчен дә мондый бәйгеләр кирәк, дип саныйм.

«Төркия журналистлары теләсә нинди темага төрле форматта җанлы тапшырулар, эфирлар оештыра ала»

– Журналистлар турында да сөйләшик әле. Төркиядәге журналистларны күзәтәсеңме? Аларның эшләү тәҗрибәсе, эш алымнары нинди, синеңчә? Бәлки, күзгә чалынган аермалар, үзенчәлекләр бардыр? Төркиядәге журналистика кайсы ягы белән аерыла? Анда журналистлар өчен карьера өлкәсендә үсеш ясау мөмкинлеге бармы?

– Бездә телевизорны бик карамыйлар, Төркиядә – киресенчә. Каналлар бихисап. Бөтенләй хәбәрләр күрсәтмәгәннәре дә бар. Төрле телләрдә эшли торган каналлар күп. Бу инде – дәүләт сәясәте.

Төркия журналистлары теләсә нинди темага төрле форматта җанлы тапшырулар, туры эфирлар оештыра ала. Техник яктан да яхшы тәэмин ителгәннәр, дип уйлыйм. Тапшыруларда эксперт буларак, вазыйфалы кешеләр, профессорлар, журналистлар күп катнаша. Сәясәткә кагылышлы тапшыруларда, мәсәлән, сәясәт темасына язучы журналистлар килеп, депутатлар белән бәхәсләшеп бетәләр. Кайчак, хәтта тапшыруларны туктаталар.

Туры эфир вакытында социаль челтәрләрне уңышлы куллану бик нык сизелә. Мәсәлән, интернетта тапшыру сәхифәсенә язылган фикерләрне, минуты-секунды белән, алып баручы туры эфирда укый. «Безгә болай яздылар, сез нәрсә әйтерсез?» – дип, экспертларга мөрәҗәгать итә. Яисә: «Твиттер»га хәбәр төште, министр әле генә шулай язды. Нәрсә әйтерсез?» – диләр. Экспертлар җавап бирә, Төркиянең төрле җирләреннән һәм чит илләрдән корреспондентлар туры эфирга (вакыйга урыныннан) кушыла... Реакцияләре бик тиз. Җанлылык, импровизация бик көчле. Шул күренешкә шаккатам: төнге 12ме, иртәнге 8ме, көндезме – көннең һәр вакытына туры килгән тапшырулар туры эфирда бара.

Шулай ук, нәкъ киресе, бик тыныч тапшырулар күрсәтелә. «Тамашачыга кызык түгел, темасы ялыктыргыч», – дигән тапшырулар инде болар. Мәсәлән, бер галимне чакыралар, һәм ул, акрын гына, 2-3 сәгать тарих аңлатып утыра. Сүз уңаеннан әйтим, еш кына Татарстан, татарлар тарихын телгә алалар, Идел-Урал тарихына кереп китәләр. Ислам динен кабул итү темасында Болгарның фотоларын күрсәтә-күрсәтә сөйләргә мөмкиннәр.

Бер әдәби тапшыру төнге 11дә башлана. Төн уртасында кем язучы тыңлап утыра инде, дип әйтерсез. Язучының китабы турында сөйләшә башлыйлар, аннан соң 1-2 әзер сюжет куела. 10 минут саен диярлек алып баручы тамашачыларга китап темасына бәйле сораулар бирә. Теге яки бу социаль челтәрдә кем беренче җавап бирә – бүләк. Шул бер тапшыру кысаларында нәрсә генә эшләп бетмиләр: алып баручының бер кулында – телефон, шуннан ул комментарийлар карый, икенче кулында – китап, аннан алдан билгеләп куйган өзекләрне китерә.

Төркия каналларын караганда, «бу дөрес хәбәр микән» дип, интернеттан өстәмә рәвештә тикшереп утыру ихтыяҗы бик аз кала. Чөнки журналистлары халыкта сорау тудырган әйберләрне туры эфирда ачыклык кертә бара. Һәм каналларның төрлелеге бөтенләй капма-каршы фикерләрнең дә яңгыравына китерә.

Әлбәттә, цензура бар. Төркия сериал индустриясендә эшләүче татарлардан ишеткәнем бар, цензура Төркия сериаллары өчен дә көчле. Һәр сериалның һәр бүлеме цензура аша үтә, диләр. Шуңа күрә кайбер сериаллар 4-5 сериядән артык бармый, туктатыла. Цензура тикшерә, зур штрафлар суга...

Алар актуальлекне сериалларга бик оста кертәләр. Мәхәббәт турында карый башлыйсың, ә анда Төркиядә шау-шу уяткан берәр вакыйганы яки бүгенге җәмгыятьтәге нәкъ менә хәзерге мөһим мәсьәләне күтәреп чыгалар. Тәрҗемә ителеп, Россиядә күрсәтелгән вакытта, ул нечкәлекләр аңлашылмас. Ә Төркиядәге җирле халык аны бик яхшы аңлый. Хәтта сәяси мәсьәләләрне дә сериалда җиткерәләр. Гомумән, һәр серияне көндәлек тормышка бәйләп төшерергә тырышалар. Параллель рәвештә «You Tube» каналлары актив, барлык сериаллар, тапшырулар урнаштырыла.

– Шуларны күреп, үзегезнең «Ютуб» каналын ачтыгызмы?

– Бүгенге заманда социаль челтәрләрдә фикер белдерү, хисләр белән уртаклашу – гадәти күренеш. Шул ук вакытта кемдер сәхифәсен үзреклам өчен файдалана. Социаль челтәрләр – сәүдәгәрлек алып бару өчен дә «кибет». Болардан тыш, иҗади хезмәтеңне күрсәтү мәйданы булып тора. Менә шушы соңгы очрак минем өчен дә мөһим бит, дип уйладым. Аннары, еш кына, чит илләрдә туып үскән татарлар: «Кирилл хәрефләрен танымаганга әсәрләреңне укый алмыйбыз», – дип зарлана. Язганнарымны аларның да тыңлавына өметләндем һәм «Айзирәк Гәрәева-Акчура: Иҗатым тавышы» дигән ютуб-каналымны теркәдем. Бу – бик кызык тәҗрибә. Үзең язасың, үзең укыйсың, үзең «Ютуб»ка урнаштырасың... Хәзер каналыма язылучылар 3 меңгә якынлашты. Үткән ел язу белән күбрәк утырылды, алга таба анда яңа әсәрләрне куярга җыенам.

«Гаяз Исхакыйның романнары Төркия газеталарында икешәр ай чыккан»

– Ә менә радио һәм басма матбугат ничек эшли?

– Радио турында әйтсәк... Әле яңа гына бер хәбәр таралды. 30 еллык бер радиода, Мәлтәм исемле, Төркиянең беренче «ясалма акыл» радио алып баручысы эшли башлады. Якшәмбе көнне «Чынбарлык диярлек» дигән тапшыруда үзе сөйли, үзе музыкалар сайлый…

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Компьютерларны яхшы белгән ирем әйтмешли, һәркайда «ясалма акыл»ны телгә алу мода хәзер. Югыйсә башка компьютер программалары кебек бер программа инде. Чыннан да, бер мода кебек бит, һәм шөбһәләндерә дә. Ясалма акыл тегене эшли, моны эшли… Төркиядә бер партия лидеры, яңа технологияләргә, яшьләргә якынрак торуларын белгертәсе килде микән, халык алдында чыгыш ясаганда: «Без кандидатларны «ясалма акыл» белән сайладык», – дип мактанды. Икенче көнне каршы партия вәкиле җавап бирде: «Күрдегезме, халык вәкилләрен сездән, халыктан, сорамыйлар, «ясалма акыл» белән сайлыйлар!». Ә тавышны кем бирер икән?!

Басма матбугатка килгәндә, чит илләрдә дә шул ук хәл. Бетә, диләр... Газета ул кадәр тарала дип әйтмәс идем. Кибетләрдә сатыла, абунәчелек системасы эшли. Минемчә, бездә газеталар кызыклырак, һәм халык тагын да күбрәк укый.

Материаллар язганда, Төркиядә элегрәк чыккан гәзитләрне укыйм. Безнең Төркиядә яшәгән татар галимнәре, шәхесләре күп язганнар, төрле вакыйга уңаеннан мәкаләләре, шулай ук әдәби әсәрләре басылган. Ул вакытта «газета романы» бастыру тәҗрибәсе киң таралган. Мәсәлән, Төркиядә 1930-1960 елларда чыккан «Соң почта» («Son posta») исемле гәзиттә Гаяз Исхакыйның «Татар кызы» («Tatarın kızı») романы чыккан. 1949 елның 29 сентябреннән башлап, 24 ноябрьгә кадәр һәр санда. Барлыгы 54 санда дәвам иткән! Әле шуны өстәргә кирәк, романны чыгара башлаганчы 2 санда гәзитнең беренче битләрендә рәсемнәр белән игъланы бирелгән. «1-2 көн эчендә «Соң почта» нәфис бер роман башлый. Шаһанә бер кызның хисләр тулы тормышы. Иртәгә башлыйбыз…» кебек сүзләр язылган. Романның 1нче кисәге чыккан санның беренче битендә өченче белдерү: «Язган Гаяз Исхакый. Чын тормыштан алынган, зур бер мәхәббәт, хис, характер романы. Бүген 2нче сәхифәбездә нәшер итә башлыйбыз». Электән төрек гәзитләре менә шулай татарларга кагылышлы озын-озын әсәрләр бастырганнар. Хәзер көндәлек сәяси-иҗтимагый гәзитләрдә әдәби әсәрләр бирү әллә ни күзгә ташланмый.

Гаяз Исхакыйның «Татар кызы» («Tatarın kızı») романы

Ни өчен бүгенге көндә Төркиядә сериал индустриясе популяр булды, дигәндә, аларда ул узган гасырда ук гәзит битләреннән башланган. Шунысы да күренә, гәзит романнары арасында тарихилары шактый очрый. Газеталар зур тиражлар белән чыккан. Димәк, укыганнар.

«Үзем сайлаган юлны мөһимрәк, кирәгрәк дип саныйм»

– Журналист булып эшләү тәҗрибәсе булгач, Төркиядә дә журналист булып эшләп карау теләге тумадымы?

– Төрек журналисты булу, төрекчә уйлап мәкалә язарга, төрек менталитеты белән эшләргә кирәк, дигән сүз. Мин төрекчә укыйм, аңлыйм, тәрҗемә итәм. Әмма...

Бүгенге көндә чит илдәге татарлар белән эшләргә мөмкинлегем бар, шуңа күрә, рәхәтләнеп, татарча язам. Татарча язуым белән Казаннан, Татарстаннан, туган җирдән аерылмыйм. Бу – минем өчен бик мөһим.

Фото: Айзирәк Гәрәева-Акчураның шәхси архивыннан

Барыбыз да күреп тора, чит илләргә киткән кешеләрнең кулларында телефон. Алар экскурсияләргә йөри, фотога төшерә, видео куя, туры эфирга чыга. Кайсы илне карама, теге яки бу ил турында интернетта мәгълүмат тулы. Мин дә шушы юлдан китә алыр идем, бәлки, сыйфатлырак итеп эшләр идем, төрекләрнең тормышы турында язар идем, шәһәрләрен мактый алыр идем. Әмма бу кирәкме?! Моның мөһимлеге ни дәрәҗәдә?! Бу эшне күп кеше башкара ала. Әмма мин үзем сайлаган юлны – чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында өйрәнеп, татарча язуны мөһимрәк, кирәгрәк дип саныйм.

Читкә киткәч, ерактан яхшырак күренә, диләр бит. Казан – мәдәнияте белән бай шәһәр. Юкка гына бүген Казанга килергә атлыгып тормыйлар. Казанлылар игътибар итәме икән, минем үземә шәһәр, кайткан саен, ныграк үзгәрә бара кебек. Урамнары, юллары, биналары шул ук, әлбәттә. Үз өеңә кайткан кебек рәхәт. Ләкин... Хәзер, нигәдер, Казан күңеле далада төсле...

«Өйрәнү, гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юллар»

– Хәзерге яшь буын журналистларга нинди киңәш-теләкләр булыр?

– Бүгенге яшьләргә ниндидер киңәшләр бирү авыр, чөнки алар – бөтенләй башка заман баласы. Шуңа карамастан, берничә гомуми киңәш-фикер әйтә алам. Әгәр журналист булырга телисең икән, алдан ук шуны истә тотарга кирәк: син үз өстеңә зур йөк аласың, дигән сүз. Татар журналисты булу ул – гади бер хәбәрче сыйфатында гына эшләү түгел. Милләтне кайгырту, мәдәният, тарихыбызны өйрәнү һ.б. бурычлар да йөкләнә. Шуңа күрә татар журналистына хас үзенчәлекләргә әзер килергә кирәк.

Икенчедән, бервакытта да гыйлем артык түгел. Эшкә керәсеңме, кайдадыр мәкаләләрең басыламы, кулдан килгәнчә камилләшергә омтылырга, үзеңне шәхес итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Укучыларга шәхес булган журналистлар кызыклы. Моның өчен мөмкинлекләрне исәпкә алып, укырга кирәк. Мәсәлән, аспирантурада яки башка өлкәләрдә белем тупла. Телләр өйрән яки төрле ил журналистларының тәҗрибәләрен күзәт... Өйрәнү, гыйлем туплау – үзеңне шәхес буларак тәрбияләүгә китерә торган юллар.

  • Айзирәк Гәрәева-Акчура – 1978 елның 13 июнендә Татарстанның Актаныш районы, Качкын авылында туа. 1996-2001 елда КДУның татар журналистикасы бүлегендә укый. 2002 елдан Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы. 2000 – 2012 елларда «Шәһри Казан», «Интертат.ру» Татарстан Республикасы электрон газетасында бүлек мөхәррире, «Пар алма» шәхси басмасы редакторы.
  • «Иделем акчарлагы» яшь язучылар конкурсы дипломаты, «Шәһри Казан»дагы язмалары өчен ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан гаиләсе» программасы лауреаты. «Шәһри Казан»ның 15 еллыгы уңаеннан ТР Журналистлар берлеге, 2012 елда «Интертат.ру» электрон газетасындагы язмалары өчен ТР Мәдәният министрлыгы дипломнары белән бүләкләнә. 2009 елда шәхси нәшриятта «Тешле кояш» хикәяләр китабы дөнья күрә.
  • 2012 – 2017 елларда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте дәгъват бүлеге, матбугат хезмәте баш белгече. 2018 елда «Казан утлары» журналы «Татнефть» җәмгыяте белән берлектә уздырган «Хәзинә» әдәби конкурсында «Повесть» номинациясендә «Төркиянең беренче нефтьчесе – татар» исемле повесте өчен II урынга лаек була.
  • 2018 елда «Идел» журналы уздырган «Коръән нуры» хикәяләр бәйгесендә «Казан әүлиясе» хикәясе II урынга лаек табыла. 2019 елда «Казан утлары» журналы редакциясе ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырган «Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар бәйгесендә «Ике әни» очеркы кызыксындыру бүләген ала. 2020 елда «Казан утлары» журналы уздырган «Илең турында уйла» дип аталган ачык әдәби конкурста «Гаҗизлек» («Агай») әсәренә III урын бирелә.
  • 2020-2022 елларда хикәяләре «Яңа гасыр тавышы. Яңа буын язучыларның шигъри, чәчмә һәм драма әсәрләре» антологиясенә, «Кыйтгалардан килә татар сүзе», «Саумы, Казан!», «Безнең кавем» һәм башка җыентыкларга кертелә. 2021 елда Татарстан китап нәшриятында «Ипекәй» дип аталган китабы басыла. 2023 елда «Бирүзә йорт» повесте «Күңелгә илһам килә» җыентыгында дөнья күрә. 2017 елдан Төркиядә яши. Мөһаҗирләрнең чит илләрдә үткән гыйбрәтле тормышын өйрәнә һәм моңарчы җәмәгатьчелеккә киң таралмаган читтә яшәүче татарларга кагылышлы мәгълүматларны туплый. Әдәби әсәрләр, мәкаләләр язуын дәвам итә. «Казан утлары» һәм «Идел» журналында даими басыла.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100