Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Айгөл Әхмәтгалиевадан кышка борщ әзерләү рецепты

news_top_970_100
Язучы Айгөл Әхмәтгалиевадан кышка борщ әзерләү рецепты
Фото "Татар-информ" архивыннан

Кышын борщ ашыйм дисәгез, хәзер үк хәстәрен күрегез. Файдалы да, җиңел дә аш белән якыннарыгызны сөендерерсез.

Язучы, шагыйрә, драматург, Аяз Гыйләҗев исемендәге татар дәүләт драма театрының әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиевадан борщ рецептын тәкъдим итәбез, дип яза «Шәһри Чаллы».

Ингредиентлар: кыргычтан эре итеп уылган 1,5 кг чөгендер, нәкь шундый ук 1 кг кишер, ярым божра итеп туралган 1 кг суган, иттарткычтан чыгарылган 2 кг помидор, салам итеп туралган 1 кг татлы борыч, 50-100 г сарымсак, 2 бәйләм яшел укроп, 300 г сыек май, 1,5-2 аш кашыгы өеп тоз, 10-12 аш кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы аш серкәсе.

Эш барышы: суганны майда кыздырырга, бераздан кишер өстәп кыздырырга кирәк. Помидор өстәп, кайнатып чыгарырга, борыч өстәргә, кайнап чыккач, чөгендер салып, 50-120 минут пешерергә. Пешеп җитәрәк укроп, сарымсак салырга, сүндерер алдыннан аш серкәсе өстәп болгатырга. Кайнар килеш банкаларга салып, тимер капкач белән ябарга.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100