Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар берлегенең яңа әгъзасы Гөлүсә Батталова: "Такмак язып, вөҗданыма каршы бара алмыйм"

Бүген әдәбиятның әһәмияте көннән көн югала, диләр. Әмма дөньяда иҗат тукталып тормый. Иҗатчылар яши, аларның саны арта, олыларны яшьләр алыштыра. Гөлүсә Батталова − Әтнә районында яшәүче шундый иҗатчыларның берсе. Күптән түгел аны Татарстан язучылар берлегенә дә алдылар.

news_top_970_100
Язучылар берлегенең яңа әгъзасы Гөлүсә Батталова: "Такмак язып, вөҗданыма каршы бара алмыйм"

«Интертат» электрон газетасы язучылар берлегенең яңа әгъзасы белән элемтәгә керде.   

- Гөлүсә Батталова кем ул дигән сорауга сез үзегез ничек җавап бирер идегез?

- Мин – халкыбызның милли бишеге булган Казан артында – Әтнә районы Түбән Шашы авылында туган, бүгенге көндә шул ук төбәкнең Күәм дип аталган гаҗәеп бай тарихлы авылында яшәп ятучы, шигырьләр иҗат итүче гап-гади бер татар хатын-кызы. Иң беренче чиратта үземне Әни кеше дияр идем. Ирем Алмаз белән өч бала үстерәбез. Кызыбыз Диләрәгә – 9, улыбыз Аязга – 3 яшь, төпчегебез Айратка 3 ай.

- Шигырьләрне кайчан яза башладыгыз? Бу сәләт сезгә кемнән килә?

- Әтием ягыннан да, әнием ягыннан да нәселебездә иҗади фикер йөртүчеләр байтак. Тәүге шигырьләрем мәктәп елларында ук язылса да, ныклап торып иҗатка тотынуым шактый соңрак, студент елларымда, университетның «Әллүки» түгәрәгенә йөргәндә булды кебек. Ә инде чын-чынлап дөньяга чыгуыма «Казан утлары» журналына, Гөлзадә Бәйрәмова, Марсель Галиев, Ренат Харис кебек олпат шәхесләргә рәхмәтлемен. Үзем өчен генә иҗат итеп яшәгән бер мизгелдә күреп алып, үсендереп, киңәшләрен, хәер-фатихаларын бирүләрен язмыш тарафыннан ясалган олы бүләк дип кабул иттем.

- Сез Әтнәдә яшәп иҗат итәсез. Казаннан, әдәби мәйданнан читтә булу авыр түгелме?

- Мин бөтен тамырларым белән туган җиремә береккән кеше. Әтнәдән читтә бер юл шигырь дә яза алмам кебек. Һәр иҗат җимешемне хуплап каршы алучы, мине ничек бар шулай яратучы якташларым янәшәсендә генә рухыма көч, язарыма илһам алам. Ә бүгенге интернет заманында дистәләгән чакрым ераклык кына түгел, кыйтгалар чиге дә җуела ләбаса.

- Һөнәрегез буенча инглиз теле укытучысы. Инглиз телендә дә иҗат җимешләрегез юкмы? 

- Юк шул. Хәтта кызык өчен генә дә үземне сынап караганым юк. Аллаһы Тәгалә сиңа иҗади сәләт биргән икән, минемчә, ул сәләт тулаем милләтеңә хезмәт итәргә тиештер. Татарча сөйләшүдән, татарча уйлаудан, татарча язудан мәхрүм калырга язмасын.

- Сезнең иҗатта темалар күптөрлелеге күзгә ташлана. Сәясәт тә, фәлсәфә дә, социаль темалар да, мәхәббәт тә бар анда. Темаларны күктән алып утырасызмы, әллә инде күзгә күренеп торганнарына тукталасызмы?

- Темаларны тормыштан алам. Яшәешкә, җәмгыятькә, заманага, кешеләргә битараф булмавым, күңелдә туган уй-фикерләремне башкалар белән дә уртаклашасы килүем – менә мине шигырь язарга этәргән сәбәпләр.

- Быел Татарстан китап нәшриятында «Бер йотым бәхет» дип исемләнгән тәүге китабыгыз дөнья күрде. Аны нигә нәкъ менә шулай атарга булдыгыз?

- «Бер йотым бәхет» – әлеге исемнең мәгънәсе минем өчен шактый киң. Тәүге шигырьләр җыентыгым да, иҗат та, яшәү үзе дә, бер уйласаң, бер йотым бәхет бит!

- Шигырь укырга яратучыларны иң кызыксындырган сорау: шигырь ничек языла? Ничек гадәти сүзләрне матур итеп тезеп, кәгазьгә төшерергә?

- Шигырь ничек языла дигән сорауга анык кына җавап биреп буламы икән? Менә мин хәзер шигырь язам, менә монда шушы рифманы куям, тегеләйрәк-болайрак итәм дип, каләмгә үрелеп, иҗат итү мөмкин эшме? Белмим... Шәхсән миндә шигырьләр бербөтен ләззәтле-газаплы өермә булып туа. Җан-бәгырьне актарып дөньяга килә ул шигырь – әнә шуңа һәрберсе кадерле дә инде аның.

- Кемнәндер үрнәк алып, бәлки башка берәр шигырь нигезендә үзегезнең яңа шигырь иҗат иткәнегез бармы?

- Әдәбиятыбыз классиклары һәр яшь каләм иясе өчен олы үрнәк булып тора дип саныйм. Рус шигърияте, чит ил әдәбиятын өйрәнү дә күңел хәзинәсен баета. Башка шигырь нигезендә үзегезнең шигырь язганыгыз бармы дигән сорауга килгәндә, Г.Кандалый, Р.Вәлиев шигырьләреннән берничә юлны эпиграф итеп алып язылган шигырьләрем бар.

- Иҗатыгызны республика матбугатында еш күреп була. Һәр яңа шигырегезне интернеттагы шәхси битегезгә дә эләсез. Димәк, алар һәркем өчен ачык. Шигырьләрегезне, шигырьләрегезнең юлларын урлаганнары бармы?

- Иҗат җимешеңне укучыларга тизрәк тәкъдим итәсе килү һәр каләм иясе өчен табигый инде ул. Интернет бу яктан иң җәһәт ысул. Китаплар, газета-журналлар елдан-ел азрак укыла дип чаң суккан дөньяда яшибез бит. Ә интернет бүген һәркемнең кул астында. Шигырьләрне урлау кебек күңелсез хәлләр белән очрашканым юк. Моннан соң да мине әлеге ямьсез күренеш урап үтсен иде.

- Күптән түгел Роберт Миңнуллин «Интертат»ка шигърияттәге урлашуларны үзешчәнлектән килә дип белдергән иде. Сез моның белән килешәсезме?

- Роберт абыйның шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән буын вәкиле буларак, аның фикерен хөрмәт итәм, әмма Шагыйрь сүзе янына үзешчән сүзен янәшә куймас идем. Шагыйрь – минем өчен бик олы сүз. Халкың тарихында, әдәбиятында сүзең калса, шигырьләрең аша сине танысалар, буыннар алмашынганда да иҗатың үз кадерен җуймаса – әнә шул чакта син - Шагыйрь! «Кайсыгызның кулы җылы, бәйлисе бар йөрәкне» – Хәсән Туфанның әлеге юллары мәңгелек! Шагыйрьнең каләменнән әнә шундый юллар тамарга тиеш. Шагыйрьләрнең шәкерте булырга хыялланып, шигырь язучы мин.

- Сер түгел, заказга шигырьләр, җыр текстлары язып тормыш көтүчеләр шактый. Сез кемдер соравы буенча гына иҗат итә аласызмы?

- Сирәк булса да заказга шигырьләр язам, әмма аларны язганда иҗаттан алган рухи ләззәт кичермим. Җыр өчен текстлар сораучы композиторлар күп булса да, минем шигырьләргә язылган җырлар күп түгел. Матди керемне генә уйлап, такмак язып, вөҗданыма каршы бара алмыйм. Чын җыр сүзләре язу өчен табигатьтән бирелгән үзгә сәләт кирәк дип уйлыйм. Миңа, кызганыч, андый сәләт бирелмәгән.

- Сезнеңчә шигъриятнең хәзерге көндә иң зур проблемасы нәрсә?

- Бүгенге тизләнеш чорында, нанотехнологияләр заманында шигъри сүзнең кадере, кодрәте кими бара кебек. Акыл идарә иткән яшәештә йөрәк, күңел, җан сулышына – димәк, шигърияткә дә урын булырга тиеш!

- Шагыйрь иҗат итә алсын өчен илһам кирәк, диләр. Бу чыннан да шулаймы, әллә язасы сүзе булган кеше илһамсыз да яза аламы?

- Кемдер, бәлки, илһамсыз да яза аладыр. Ә миңа шигырь язу өчен илһам кирәк! Бер көндә 40 шигырь язучылар турында ишеткәч, гаҗәпләнеп тә куям. Илһам миңа сагындырып, көттереп кенә килә, аны күңел тетрәнүләре китерә. Сөенеч-борчулар кебек үз хис-кичерешеләремме ул, яки башкаларныкымы, дөньядагы ниндидер вакыйга, яисә күренешме – минем җанны тетрәндерә икән, әнә шул чакта миндә шигырь туа. Тыныч күңел белән шигыремнең бер юлын да яза алмыйм.

- Күптән түгел сезне Татарстан Язучылар берлегенә кабул иттеләр. Котлыйбыз! Сезгә яңа иҗади уңышлар телибез!

- Бик зур рәхмәт! Язучылар берлегендә булу - олы җаваплылык, миңа ышанганнарның ышанычын акларга насыйп булсын иде.

Гөлүсә Батталованың шигырьләре:

Югалган буын


“Көтүчесез калган көтү ничек
Без дә шулай хәзер җир өчен.” (Разил Вәлиев)

Фитри иман белән җиргә килеп,
Бисмилланы белеп үссәк тә,
Һәйкәлләргә табындырды заман –
Теш үтмәде соңрак терсәккә...

Тәүбә кирәк иде, ә без дәррәү
Каушый-каушый үптек әләмне.
Бер атадан туган кардәшләргә
Чит лөгатьтә бирдек сәламне.

Кинәт булды кебек (әллә юкмы?) –
Әй буталды кәгъбә, мәйданнар!
Без бит – җирдә хак кыйбланы табып,
Кабат-кабат аны җуйганнар!

Яңа дәвер безгә динсез, диеп,
Һәр чат саен сукты яңакка.
Денсез түгел ич без – нахак бәла
Төер булып ятты тамакка!

Югалганнар – безнең ишләр шулай
Кушаматлы туар-тумыштан –
Бар гөнаһка хуҗа табар өчен
Җиң сызганып кемнәр тырышкан?!

Вакыт-вакыт кыйбла җуелса да,
Буталса да уңы-суллары,
Тетрәнүләр кичкән безнең буын
Сыек умырткалы булмады!

Тел очында калган ирек тәме
Юк булудан безне саклады,
Эзәрлекләп, арттан иярсә дә
Үткәннәрнең кара сакалы.

...Югалтулар алда күп булыр күк –
Телдән язып туса буыннар.
Югалулар аша табылырга
Иртәгә – соң. Бары БҮГЕН бар!
10.09.2017


(Милләт мәнфәгате белән Әби Патшаның үзенә кадәр барып җиткән татар сәүдәгәрләре – якташларыма багышлыйм)

Җыелдыкмы?.. Җуелдыкмы?.. Әллә?!.
Көфер уйлар йөри төн ката.
Салкын җәйнең коры куанычы
Кысыр хәсрәтләрен озата.

Буын – сыек, сыек эчәр чәйләр –
Бармак янап Мәскәү күренә.
Акланырга форсат табылырмы,
Дәверләрнең карап күзенә?

Патша сарайлары безгә язык,
Бишек җырын көйли тышаулар.
Гамьсез генә җәйне җәйләдек тә,
Башланмаган әле кышлар бар!

Җан авазы белән кычкырыр чак –
Күзләр – тонган, тавыш – карлыккан.
Кәмит булырмы соң, юкмы, диеп,
Ничә пар күз карый ярыктан.

Җыелдыкмы?.. Җуелдыкмы?.. Әллә?!.
Эредекме чәкчәк балында?..
Патшасына сүзе үтәр егет
Әллә туган, әллә карында...

Бер кайгысыз кебек. Җыелдык та,
Әй биедек табан кыздырып!
Җиңел кулдан ник беребез куйсын
Сезнең гаярьлеккә кызыгып...

Мескен кол булсаң да, Хан булсаң да –
Аерма юк – көн дә таң ата!
Безнең хәлне Патша белә микән?!
Көфер уйлар йөри төн ката...
11.08.2017.

Без икәү

Килеш-килбәт ярыйсы да кебек,
Тик модадан чыккан холыклар.
Бер чырайга карап, кайдан белик,
Җиң эчендә ничә йодрык бар?!

Акыллылар өчен без - исәрдер -
Исбатлыйсы килми киресен!
Чын йөзеңнән йөз чөерсәң генә
Үз булала шакал тиресе!

Әлмисактан калган сабый җаннар -
Юаш бәхет бездә куш учлап!
Теш сындырыр насыйп ризыкларны
Тәкъдир әзерләгән борычлап.

Тәкәбберләр куык кабартканда
Безнең үрләр - нәни калкулык.
Шул үрләрнең, ярый, җегәре бар
Таш кыялар булып калкырлык!

Заман үзе, бәлки, ят итәдер -
Сирәк нөсхә безнең ишеләр.
Таш гасырдан калган гадилек дип,
Сәерсенсен, әйдә, кешеләр.

Килеш-килбәт ярыйсы да кебек...
Тик модадан чыккан холыклар.
Иман даулап җанга ябышсалар,
Җебеп тормас ләкин йодрыклар!
07.07.2017.

Чикерткә һәм яшел чүәкле

Шәһәр урамында бер үксез мин,
Ватаныннан язган сукбай мин...
Асфальт тузанында җан бирәчәк
Күңел кырын жәлләп сукалыйм...

Таш мәйданда гаҗизләнеп торам -
Беркем дә юк мине аңларлык ...
Яшел чүәгемдә болын күреп,
Бер чикерткә кунды алданып.

Әй, җандашым, җирсенәсең, ахры,
Сагындырган бәбкә үләне?
Бу шәһәрдә яшеллекнең туа
Җаны белән күптән үлгәне.

Рух тамыры өзелгәннәр шыта
Йотар өчен дөнья төтенен.
Ышандыра үзен, беләм диеп,
Бөтен серен дөнья көтүнең.

Син, чикерткә, монда мәңге мәхрүм
Җан яңартыр садә тынлыктан.
Былбыл диеп йөртелгәннәр күптән
Сандугачлар телен оныткан ...

Мин үзем дә синең хәлеңдәмен -
Зиндан булып шәһәр илертә.
Яшәү көче сулкылдаган чакта
Ватаннарга качыйк, чикерткә!

Шәһәр урамында - ике үксез -
Чикерткә һәм яшел чүәкле...
Авыллыгы чыккан чырайлары,
Хөр җаннары белән куәтле.
28.05.2017.

Кычыткан

Юашланган быел кычытканнар...
Зәһәрлеген җуйган нигәдер...
Табигать тә заманына күрә 
Ялгышамы әллә нигә бер ?

Өтеп алыр ут-ялкынын тоймыйм -
Көлтә җыям ялан кул белән .
Өтәләсен иде шунда берсе,
Әрнү көтеп бүген тилмерәм!

Әллә үзем тупасландым микән,
Тән газабын бер дә тоймаслык.
Күзәнәкләр җанны алдалыймы -
Дөньясыннан качкач ихласлык...

Бармак битен үлән чагу нәрсә,
Инанганың үтсә кылычтан!..
Үз ишләрем диеп сыйпап үттем -
Юашланган быел кычыткан...
18.05.2017.

***
“Татарлар елмаеп үлделәр...”
(Риниера Ланфредини, Моабит төрмәсендә Италия әсире)

Үлемгә елмаеп карарлык
Татарның дәһшәтле кодрәте
Дөньяны мәңгелек коллыкта
Хөр рухлы булырга өйрәтте!

Чылбырлар, богаулар, палачлар –
Бар алар, булганнар, булачак!
Балта кем кулына күчсә дә,
Татарлар елмаеп үләчәк!..

Әҗәлгә елмая алганнар
Елмаеп туарга хаклымы?
Тарихын иярдә язганнар
Әле дә аттамы? Атлымы?!

Көч бармы? Иш бармы? Дәрт бармы?
Дәверләр капкасын шакырлык?!
Көннән көн тилергән бу илдә
Елмаеп яшәү дә – батырлык!

Дәш кенә! Дошман дип, сатлык дип,
Мең төрле кушамат тагарлар...
Әле дә үз-үзен онытып,
Елмаеп үләргә татар бар!
10.05.2017.

Җүләрләр йорты

Тәрәзәнең тимер челтәрләре
Яктылыктан көн дә пароль сорый.
Акыл белән хисап өзгән гәүдә
Тар коридор аша кая сөйри?

Тыштан йозак элгән бүлмәләрдә
Чәчен йолка кемдер ирек даулап...
Эврика! – дип, шәрран яра галим,
Гаскәрбашы кайткан җиңү яулап...

Монда бар да үзен даһи саный,
Монда фикер хакыйкатьтән өстен!
Тышкы дөнья тимер челтәр аша
Бигрәк төссез акыллылар өчен!

Ачкыч ярыгыннан теш ыржайта –
Каһкаһәләп әллә язмыш көлә?
Сары төскә манган шушы йорттан
Дөньясына сары йогып килә.

Пәрәвезле тәрәз ырмаулары
Җан газабын инде потлап йоткан...
Күктә очам дигән иләсләрне
Әллә кайчан кемдер төртеп еккан...

Балы кипкән, агу гына саркый
Кесәләргә тулган кәрәзләрдән...
Сиңа охшаш берәү карый төсле
Тимер челтәр элгән тәрәзләрдән...
24.04.2017.

Бөек идеаллар 

Киереп ач, әйдә, тәрәзәне,
Күмәртәләп керсен яз җиле!
Ютәл, томау – пүчтәк! Күчәреннән
Дөнья бора бүген бер тиле!

Борау белән дивар каезлаган
Күршегә дә бераз эләгер.
Комачаулап йөрмәс моннан ары,
Йонга төргән, ахры, йөрәген!

Җир шарының бөек симфониясе
Туып ята безнең башларда!..
Ноталардан калган күпме ярык
Кирпеч дигән затлы ташларда!

Буш кесәне искә төшермәле –
Тормыш ваклыгыннан мең гарык!
Уй бәләкәй икән, буең – карыш,
Тагаракны боза бер ярык!

Бөек хыялларны биек күккә
Эләр өчен баскыч эзләсәң,
Корбаннарсыз булмый – жәл түгел лә,
Баштан шуып төшкән эшләпәм.

Киереп ач, әйдә, тәрәзәне –
Тал песие исен иснәрбез!
Тишек түшәм аша кояш күргән
Барып чыккан соңгы исәрбез!

Һавадагы торна – торна гына...
Булгач булсын таулар бөркете!
Дөнья үзгәртәм дип җиң сызгандык –
Чыпчыкны да кулдан өркеттек...

Әйдә, ярар, ач Мыраудан гайре
Берни дә юк, бары хыяллар!..
Әле ярый ватык пыялалы
Тәрәзәдән дәшә идеаллар...
18.04.2017.

***

Син - көчле бит, диләр. Ә мин менә
Кабыгыма кереп бикләндем.
Нәзберек җан хәлсез гәүдәм булып,
Аратасын куйды чикләрнең.

Җебегән, дип, яңаклады берәү,
Башны иеп тордым, дәшмәдем.
Иңнәремдә адәм күтәрәлмәс
Йөгем барда кирәк яшьләрем...

Хисләреңдә - пафос, диде кемдер,
Ышанмады ихлас йөрәккә ...
Ясалмалык минем сүрү түгел,
Хакыйкате үткән үзәккә.

Җансыз, диеп, җанны ашадылар,
Безгәме соң каты бәгырьлек!..
Дөнья үзе - тере гәүдәләрне
Үле җаннар баскан каберлек...

Яши белмим, ахры, кысаларда -
Ызаннары күптән җимерек.
Күндәмлеккә ант эчкәндә генә
Баш калкытып куя кирелек.

Җайсыз адәм, диеп, һич булмаса ,
Җиз иләккә салып иләгез!
Мең юньсезлек аша исән калган
Татарлыкка ләкин тимәгез!
07.04.2017.

Соңгы арадагы уйланулар...

"Казан - этләргә калачак..." (Риваятьтән...)

Айга карап өреп кердек бүген,
Казаннарның парын чыгардык...
Иске такта өебездә әле
Бүгенгәчә ничек чыдадык?!

Аһ, шәбәйдек, без бит, без бит дидек -
Бүре нәселе, Ашин токымы!
Эт көненә безне кем калдырды,
Гадел түгел тәкъдир хөкеме!

Койрык чәнчеп, хуҗа көен көйләп
Җан асрауда хәзер бар кайгы.
Хөрлек рухы бүген чылбырланган,
Ахырзаман көтә байрагы ...

Эт күңеле тик бер мескен сөяк!
Өмет өздек майлы калҗадан.
Алабайга инде язмагандыр
Күк бүреләр булу яңадан ...

Шәрә горурлыгың кемгә хаҗәт -
Маңгаеңда икән ярлыгың...
Айга карап өреп кердек бүген
Булдырмагач шуннан артыгын...
31.03.2017.

Ялгызлык

Колак сызлый төче кайтаваздан:
“Мин дөньяга, дөнья миңа гашыйк!..”
Кантар-кантар җан актара гавәм,
Бугаз ерткан өндәмәдән шашып.

Тик бу шау-шу күрше галәмдәдер,
Минекендә – дөм караңгы, бушлык...
Узган елгы шайтан таяклары
Җан дәвасы булыр берәр кышлык...

Зур дөньяның бары гамьсез өне
Минем урамымда җилләр куа.
Җилкуарлар тәхет тоткан илдә
Даһилары хәтта җилдән туа...

Мин берүзем. Кармаланып атлыйм...
Кәрван-кәрван уйлар бара шуып.
Яңгыр көткән туфрак кебек көтәм
Заман белән холкым аңлашуын.

Купшылыкның тузаны да йокмас
Тигәнәктән укмаштырган оям.
Дөньясыннан ваз кичәргә куркып,
Ялгызлыкка качып акыл җыям...
27.03.2017.

Ходайга сорау

Син яралткан Адәмнәрме соң без?
Безнең үзәк үзле балчыкмы?
Хәтер җуйдык. Җиргә ник килгәнне
Уйлап тормый уйлар талчыкты.

Богъдай агачын да ботарладык.
Күптән инде. Моннан биш былтыр...
Ә Тәкъдире... безнең кулда аның –
Кемгә – дәрья. Кемгә – шымытыр.

Фәрештәләр куып таратылды –
Артык кашык сыймас казанга.
Дөнья малын әрдәнәләп өйдек
Ахирәткә илтер ызанга.

Син яралткан Адәмнәрме соң без?
Гидайлармы әллә адашкан?
Мәхшәр мәйданында берәү йөри
Иман эзләп сыңар караштан.

Ватаныңда Пәйгамбәрләр булмый –
Табындырса купшы әләмнәр.
Шайтан ыруында табан ялый
Син яралткан садә адәмнәр...
01.03.2017.

"...туган җирем, кан яңартып яткан элекке авылым, хуш!” М.Мәһдиев “Бәхилләшү”

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Без ниләрне васыять иттек?
Кайдан килдек? Кая барыш?!

Ак алъяпкыч... Яшел болын...
Беркатлырак ихлас җаннар...
Яшен булып яшьнәгәнбез –
Бүген – утсыз аҗаганнар...

Ак тукыма. Милли чүәк.
Йөз аклыгы – чиккән бизәк.
Ник югалды шушы сүрәт –
Йокты әллә яман бизгәк?

Гамьсез уйлар. Гамьле караш –
Дөнья әле күчәрендә.
Инде зәгыйфь тамырларда
Яшәү булган... Кичә генә...

Ә бүген без никтер сүлпән...
Соң кемнәрдән, нәрсә даулыйк –
Сагынмаклык булып калгач
Ак алъяпкыч, ап-ак яулык?!.

Ап-ак яулык... Яшел болын...
Үткәннәрдән саркый сагыш...
Буш хыяллар – чакрым-чакрым,
Кылган гамәл бары карыш...
Тарих ялы – күн дилбегә –
Яшим дисәң, ныклап ябыш!
Тик әлегә җансыз юлдан
Җәяү генә атлап барыш...
24.02.2017.

***

Татар барда хәтәр бар ди...
Бер мичкә бал, кашык дегет.
Кемнәр безгә тамга суккан?
Кемнәр шулчак торган җебеп?!

Чакырмаган кунактан да
Татар һәрчак яман булмас!
Илбасардан ватанпәрвәр,
Эт җаннардан инсан тумас.

Татар башын татар ашар –
Хак-нахактан кемгә файда?
Татар башын ашаучылар
Болай да күп татар барда.

Татар тугач кем елаган?
Ә кем ихлас куанган соң?
Чын тарихка ясин укып,
Бөек булып юанган соң?

Татар аңы төштән соңмы?
Ә кемнеке төшкә кадәр?
Киләчәктән үзләренә
Юллыйк әле җәһәт хәбәр!

Татар барда хәтәр бар дип,
Мескен генә түгәр зарын.
Дөнья яттан белсен иде,
Татар барда яшәү барын!
04.02.2017.

***

Бүре булып бер улыйсы килә,
Тавыш чыга никтер бәэлдәп.
Хөрлек даулап сөрән салган рухым
Зынҗырларга килеп бәрелгән.

Бөркет булып бер очарга иде!..
Суалчанга охшый шуышу.
Сазда тыпырчынган мәхлүк төсле
Үргә менәм диеп тырышу.

Мин – әүлия дисәм, кем ышаныр,
Иблиснеке булгач дөньясы?!
Ятлар күңелендә кая урын –
Үз җаныңа ничек сыясы?!

Арсландай гаярьлек тә бар күк
Күкрәк суккан чакта куянлык.
Без үлмәгән, без йокыда бары –
Төшкә керә милли уяулык.

Җиде кат күк әллә измә белән
Әверелгән таныш идәнгә?
Кем булуым тагын искә төште
Бүре булып улыйм дигәндә.
23.01.2017.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100