Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Язучылар берлегенә бүгенгене белгән яңа рәис килергә тиеш»

Татарстан Язучылар берлеге рәисенең X Дөньякүләм #әдәбимарафон әдәби проектының финал тантанасында ясаган чыгышы.

news_top_970_100
«Язучылар берлегенә бүгенгене белгән яңа рәис килергә тиеш»
Владимир Васильев

Хөрмәтле әдәбият сөючеләр! Күреп торасыз — дөнья тәгәрмәче әйләнә. Элек без үскәндә китапханәләргә керсәк, китаплар эт таланган хәлендә була торган иде: кулдан кулга йөреп тузып бетәләр иде. Әмма тормыш алга бара. 70 ел буе бикләнеп яткан СССР җимерелеп, чикләр ачылганнан соң югары технологияләр килеп кереп, интернет белән дөнья үсеше күпкә алга тәгәрәде. Хәзер кесәдәге телефоннан дөньяның бөтен мәгълүматын аласың. Үземне дә күздә тотып әйтәм — инде икенче гасырымны яшим — без бу әйберләрдән бераз соңга калып барабыздыр. Ә безнең Раил Гатауллин кебек яшьләребез югары технологияне биш бармагы кебек белә. Телибезме-теләмибезме — без шушы тәгәрмәч артыннан барырга тиешбез. Дөнья шуңа алып бара.

Минем нәрсә әйтәсем килә? Киләчәктә Язучылар берлеге белән дә, бүтән бүлекләрдә дә яшьләр эшләргә тиеш! Яшь сулышны аңлый-тоя белә торган кешеләр. Барыбыз да беләбез — быел Язучылар берлегенең съезды җыела. Май аенда инде без дүрт ел эшләгән эшебезгә хисап бирәбез, яңа рәис сайлыйбыз. Мин дүрт ел эчендә сезнең күбегез белән очраштым. Күпме укытучылар утыра монда, күпме укучылар! Бик матур эшләдек. Минем уйлавымча, быел май аенда безнең Язучылар берлегенә бүгенге көнне белә торган кеше килергә тиеш. Безнең буын кешесе хәзер матур гына итеп үзенең әсәрләрен язып, яшьләргә акыл биреп торырга тиеш.

Дүрт елда матур эшләдек, мин сезне яратып калдым. Киләчәктә Язучылар берлегенә килгән яңа рәис белән дә матур итеп эшләрсез дип уйлыйм.

Әгәр сез язучылар белән бергә булмасагыз, безнең әдәбиятыбыз алга бармаячак. Китап — ул безнең киләчәгебез дә, китап — ул безнең кыйблабыз да! Китапсыз, киләчәксез милләт — ул милләт була алмый. Бүген монда килүчеләр «Татар бар! Татар яши! Татар үлми!» дияр өчен бу тантана турындагы хәбәрне үз социаль челтәре аша «Җир шарына» эләргә тиеш…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100