Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучылар берлеге: мөстәкыйльлек ни бирде?

Иртәгә Язучылар берлегендә зур вакыйга: сайлау! Дүрт елга бер килә торган мөһим вакыйга.

news_top_970_100
Язучылар берлеге: мөстәкыйльлек ни бирде?
Салават Камалетдинов

«Поэт в России больше чем поэт», - дип белеп әйткәннәр. Һәрвакыт данланырга тиешле профессия вәкилләренең дә дәрәҗәләре элеккеге кебек калмаган мәлдә язучы, шагыйрь сүзенең барыбер дәрәҗәсе калды, минемчә. Дөрес, элеккеге кебек түгел гонорарлары да, алар да вакланды, әмма «Язучы» дигән сүз горур яңгырый. Укучы язучының сыңар әсәрен дә укымаска мөмкин, әмма ул кешенең «язучы» булуын таный. «Кем ул Фәлән Төгәнев? — Язучы!»

Борыннар шундук югары менеп китә.

Берлекләр таралып, бүлгәләнеп, хәлсезләнеп беткән мәлдә дә язучылар берлеге көчен саклап кала алды. Үз сүзен, бинасын. Алар үз сүзләрен әйтеп, үзләре теләгән рәисләрен сайлап яшәүләрен дәвам итәләр. Башкаларга кушып сайлаталар, ә болар — үзләре.

«-ды» дип язам мин. «-ган иде» дип язу отышлырак булыр иде, билгеле. Чөнки соңгы елларда язучылар берлегенең дәрәҗәсе төште.

Без элек берлек рәислегендә нинди язучылар, нинди исемнәр булганын беләбез. Соңгы елларда бу күренеш күзәтелми. Мәйданны шаулаткан, әдәбият үзәгендәге язучылар рәис түгел берлектә.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үзе дә бер очрашуда яза алмавын әйткән иде. Әйе, шулай була язучының — илһам килми. Бер атна килми, бер ай килми… Әмма еллар буена түгел бит инде! Язучыларны әйдәп, янган йөрәге белән юл яндырып барырга тиешле Данкобыз: «Җегетләр, арыдым әле, йөрәгем дә янмый, уты үземә дә җитәрлек түгел», — дип әйтә икән, дөресме соң бу? Без андый Данконы аңлар идек тә, уты янганнарга юл бирсә… Юк бит, үзе чыкты алга. Юлга чыккан ат хәлсезләнгән; хуҗа, кызганып: «Тартмаса да, ярар инде, кызганыч бит», — дип камытта калдырса, әйбәтме бу? Эшли алмасаң, башкаларга юл бир — шулай түгелме?

Язучылар берлегенең мөстәкыйльлеге бар, моның белән язучылар үзләре бик горурлана… Әйтәләр дә — менә хакимият тәкъдим иткән кешене үткәрмәдек, үз кандидатыбызны сайладык. Молодцы, шушы заманда, бөтенесе инде сарай сандугачы булганда шундый батырлык кылдылар… дип мактыйсы килә, әмма, әмма…

Ул мөстәкыйльлектән язучылар берәр төрле файдаландымы соң? Юк бит! Ни файда соң ул мөстәкыйльлектән, әгәр дә син фактта шул ук хөкүмәт биргән акчаны ашап, кыен вакытта халыкны яклап ярты сүз әйтергә курка торган мыштым оешма икән?

«Без мөстәкыйль!» - дип күкрәк сугып, Фәүзия Бәйрәмованы Тукай премиясенә бердәнбер кандидат итеп күрсәтеп, бирдерә алсалар, әйтер идек — менә булдыралар, үз сүзләрен әйтәләр.

«Без — мөстәкыйль!» - дип, телгә һөҗүм барганда ярып үз сүзләрен әйтсәләр, булдырдыгыз дияр идек. Юк бит. Юк. Берсе дә юк.

Мөстәкыйльлек дигәне яшерен, качып-посып премия бүлеп ятуга гына әйләнеп калды түгелме соң? Әмма ул премия өчен акчаны барыбер минкульттан сорап хат язалар бит алар. Минкульт бирә.

Китап нәшриятында кемнең китабы чыгарга, кемнекен киштәгә куярга тиешлеген үзләре генә хәл итү булып калды бит бу мөстәкыйльлек. Кемнеңдер сигез томы чыга, кемнекедер бер китабы да юк. Мөстәкыйльлек.

Язучылар берлеге китап чыгару, укылырга мөмкин булган язучыларны таныту, укучыны китап укырга күнектерү юнәлешендә кыл да кыймылдатмады, минемчә. Азмы талантлы яшьләребез? Нигә без Россия, төрки дөнья аренасына бер язучыны да күтәреп чыга алмадык? Башкортларның Айгизе төрки дөньяга танылды. Ә безнең иҗат чишмәбез коргаксыганмы? Башкортстандагы татар язучыларын да берлек берничек тә туплый, таныта алмады — алар һаман кагылу-сугылуда гомер кичерә. Яшьләргә тиешле премияләрне дә идарә тирәсендәге бабайларга бирәбез — шулмы берлекнең эше?

Шундый фикер туа — китапларның аз тираж белән чыгуы бәгъзе адәмнәр өчен файдалы да кебек. Китап чыгаручыларга да файдалы — уйлыйсы да, эшлисе дә юк, әзер исемлек буенча хөкүмәт акчасына укылмый торган китапларны штамплап утыру күпкә кулайрак. «Менә, укучы укымый бит», - дию отышлырак. Чөнки укыла торган язучының китабы дистә меңләгән тираж белән чыкса, мактаулы-мактаулы исемнәре булган, язучылар берлеге тирәсендә ышкылып йөреп премия алганнарның талантсыз булулары ачыклана, дәрәҗәләре төшә. «Хәзер укучы китап укымый, чөнки журналистлар халыкка китапны танытмый, хакимият берни эшләми», - дип дистә еллар буе әкият сөйләп, хезмәт хакы алып утыручы ялкау милли-мәдәни мародерларның ялкаулыгы һәм эшлексезлеге калкып чыгачак. Кул кулны юа, ике кул битне юа. Татар гына ярык тагарак янында утырып кала.

«Татар-информ»ның татар редакциясен башлап җибәргәндә дә: «Хәзер татар кешесе сайт укымый, бөтен кеше русча укый, күп дигәндә сайтка көненә 1500 кеше керә, татар аудиториясе шуннан артмый», - диючеләр бар иде. Шулай җайлы чөнки. Аз укыган саен файдалырак — эшлисе юк, ә күп укыймы укучы, аз укыймы — хезмәт хакы аңа бәйле түгел бит. Күп укыса — читен. Чөнки укучы күп булса, аңа яраклыны әзерләп бирү күпкә кыенрак. Укучылар саны бик күпкә артыграк булып чыкты, әле дә арта бара. Минемчә, татар китапларының аз тиражлы булуының да сәбәбе язучылар начар язу һәм укучыларның укымавы түгел, эшли белмәү нәтиҗәсе.

Язучылар берлеге рәисе элек депутат иде. Соңгы өч рәис депутат түгел. Депутат булырга теләкләре дә юк кебек. Данил Салихов ачыктан-ачык язучының эше трибун булу түгел, аның эше — каләм һәм кәгазь дип белдерде. Болай каты әйткәч, каләме белән дөньяны яндыруын көткән идек, анысы да булмады — «язылмый» диде ул. Трибун да түгел. Язылмый да. Нишләргә инде? Премия бүләргә дә, мәрасимнәр оештырырга гынамы?

Кытайлар әйткән мәкаль бар — хакимият ул учак кебек: еракка утырсаң, салкын, якын утырсаң — пешүең бар, шуңа күрә алтын уртаклыкта булырга кирәк. Мөстәкыйльлек әйбәттер дә, әмма әйтүемчә, ул мөстәкыйльлектән язучылар берничек тә файдаланмады — аларның хакимиятне тәнкыйтьләп, халыкны яклап бер кәлимә сүз әйткәннәре дә булмады. Без Татарстанда яшибез, хөкүмәтнең татар халкын якларга тиешлеге Конституциягә язылган. Хөкүмәт тел мәсьәләсен популярлаштыручы проектларга грантлар бирә. Ул аны бирергә тиеш тә! Чөнки ул татар телен, мәдәниятен якларга бурычлы.

Язучылар берлеге нинди грант алды? Яшьләрне танытырлык, укучыларны укытырлык, китап чыгарырлык нинди проектлар әзерләде? Юк бит. Әзерләмәде. Ә ник? Мөстәкыйль булганга бирмәделәрме аларга ул акчаларны? Юк, әлбәттә. Әзер премияләрне бүлеп, хөкүмәт биргән акчага кемнең китабын чыгарасын хәл итүдән башкага яраксыз ялкау булганга. Мин андый кешеләрне милли мародерлар дип саныйм. Милләт язмышы кыл өстендә булганда хөкүмәт өстәленнән төшкән вак валчыкларны үзара тарткалашып, шундый җаваплы вазифалы урынны шәхси баю максатларында гына файдалану — корткычлык.

Дәрәҗә төшүнең башка күрсәткечләре дә пәйда була аның. Язучылар берлегенең нинди яхшы бинасы бар! Ул гөрләп торырга тиеш кебек. Күптән инде гөрләми. Журналистлар берлегенең дә бинасы бар иде. Дәрәҗә төште — бинадан да чыгып очтылар. Үзәктәге бу бинага кул салырга теләүчеләр күп булуы бар. Яңа рәис шуны аңлап торсын иде — бер чыгып очсаң, кире инде анда кайта алмыйсың. Татарга шәһәр үзәгендә болай да әллә ни урын юк.

Язучылар берлегенә эшли ала торган кеше кирәк. Кешенең сүзеннән түгел, гамәленнән чыгып бәя бирергә кирәк. Дөрес, кемдер Язучылар берлеге беренче чиратта матур итеп кәфенләп озата, ләхетне киң, боргаланып-сыргаланып ятарлык иркен итеп казый торган оешма, аның рәисен дә беренче чиратта шуның белән шөгыльләнергә тиешле кеше буларак кына күзаллый торгандыр. Әмма Язучылар берлеге — милләт язмышы да. Аның белән уйнарга ярамый. Безнең нинди илдә яшәвебезне белеп, хөкүмәт белән дә дөрес итеп мөнәсәбәтләр төзи, казнадан үзенә тиешле акчаны да ала, Президент янына да, Дәүләт Советы рәисе янына да, кирәк икән Путинның үзе белән дә очрашып сөйләшә алырлык тәҗрибәсе булган шәхес рәис булырга тиеш дип уйлыйм мин. Билгеле, төп шарты: аның язучылык сәләте дә башкаларда шик-шөбһә уятырлык, «Бу нәрсә язды соң әле?» - дигән сорау тудырырлык булмасын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100