Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Зифа Кадыйрованың бакча йорты яну сәбәпле, укучылары аңа матди ярдәм җыя

Акчалата ярдәм җыю - язучы инициативасы түгел.

news_top_970_100
Язучы Зифа Кадыйрованың бакча йорты яну сәбәпле, укучылары аңа матди ярдәм җыя
Яков Абрамов

Татар халкының яраткан язучысы Зифа Кадыйровага матди ярдәм җыюны ВКонтакте социаль челтәрендә татар блогеры Рушания Шаяхмәтова игълан иткән.

"Хөрмәтле дуслар! Ярдәм кирәк!!! Халкыбызның сөекле кызы, 6 китап авторы Зифа Кадыйровага зур бәла килде. Санаулы минутлар эчендә барлык корылмалары белән йорты янды. Бу йорттан бер вакытта да кеше өзелмәде. Һәркемне монда кайнар чәй, Зифа апаның күңел җылысы, җанлы әңгәмәләр көтә иде. Барлык китапларын ул шушы йортта язды. Дуслары, туганнары, укучылары белән очраша торган җылы оясы иде бу йорт...

Ярдәм тәкъдим итүчеләргә: "Юк, кирәкми, мин үзем..." дип җавап биргәнен беләм, үземә дә шулай диде, хәтта бераз ачуланды да... Ничектер кешечә, мөселманнарча булмый бит болай, янгыннан каза күрүчеләргә гомергә ярдәм иткәннәр. Шуңа күрә, дуслар-кардәшләр, әйдәгез, ярдәм кулы сузыйк! Ил төкерсә - күл була.

Янгында язучының кулъязмалары, яңа китапка тупланган барлык материаллар да янган. Шуңа бик тә өзгәләнә ул. Безнең ярдәмебез, күңел җылыбыз Зифабызга рух ныклыгы, яңа иҗади дәрт бирми калмас", - дип яза Рушания Шаяхмәтова үзенең ВКонтакте битендә.

Зифа Кадыйровага ярдәм итәргә теләүчеләр Рушания ханымга шалтырата ала: 8-927-043-25-40.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100