Язучы Венера Мәҗитовадан ананаслы салат рецепты
Башкортстанда яшәүче журналист, язучы Венера Мәҗитовадан "Ананаслы салат" рецептын тәкъдим итәбез.
Салат өчен: 1 банка консервланган ананас, 100 грамм әстерхан чикләвеге, 200 грамм пешерелгән тавык ите, ярты лимон согы, майонез.
Беренче катка вак итеп туралган тавык ите, икенче катка чикләвек, һәр катка майонез (лимон соклысын сайласыгыз яхшырак) сыларга кирәк. Чираттагы катка саламлап туралган ананас һәм шуңа ярты лимон согын сыгарга.
Салатны табынга чыгарыр алдыннан суыткычта тотарга.