Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Марат Кәбиров: «Паразитларча яшисең икән, нәрсәңдер бетәргә тиеш» 

Әдәби әсәрләрне тәрҗемә итү темасы әледән-әле көн үзәгендә булып ала. Әмма ул дәүләти әһәмиятле мәсьәлә дәрәҗәсенә күтәрелә алмыйча, нигездә аерым энтузиастларның тырышлыгы белән башкарылган эш булып кала бирә. Бу нисбәттән тәрҗемә үзәге кирәк дигән тәкъдим еш яңгырый. Бу турыда Марат Кәбиров фикерен укыйк.

news_top_970_100
Язучы Марат Кәбиров: «Паразитларча яшисең икән, нәрсәңдер бетәргә тиеш» 

Яшь чагында күп тәрҗемә иттем. Мин тәрҗемә итмәгән бер классик та, бер билгеле шагыйрь дә калмады дисәң дә буладыр. Хәтта кытай, япон поэзиясын да маташтырып карадым. Төрки халыкларның шагыйрьләрен оригиналдан эшләдем. Студент чакта да кешеләр лекция язганда, мин тәрҗемә ясап утыра идем. Аларның күбесе я өстәлдә кала, я чүп савытына ташлана иде. Җыймадым, сакламадым. Шулай дөрес тә булгандыр. Боларның барысы да шул классикларны аңлау, тәҗрибә туплау, каләм чарлау өчен генә иде. Шулай да, Есенин белән Евтушенко шигырьләренең кайберләре бүген дә саклана. Бу ике шагыйрьне тәрҗемә итә алыр идем кебек. Мин аларны яхшы тоям.

Мин сүзгә-сүз тәрҗемә ясау ягында түгел. Һәр шигырьнең үз моңы, үз аһәңе була — әнә шуны сакларга кирәк. Мин, гадәттә, сүзләргә ябышып ятмыйм, «Әгәр Есенин татар булса, ничек язар иде икән?» - дигән караштан эшлим. Әгәр аны шигырь язарга мәҗбүр иткән кичерешләрне укучыга җиткерә алам икән — әйбәт. Ул вакытта тәрҗемә дә оригинал кебек яңгырый. Бу мөһим. Идеалда болай ул: бер авыз татарча белмәгән рус кешесе дә син укыганда аның Есенинның кайсы шигыре икәнен әйтә алырлык булсын. Тик бу идеал, аңа ирешеп булмый, якынаеп кына була.

Ә тәрҗемә үзәге кирәк!

Тәрҗемә үзәге талантлы кешеләрдән торырга тиеш. Сәләте булганнарны тупларга кирәк. Укытырга, өйрәтергә, эшләтергә! Дөньяның иң яхшы, иң популяр әсәрләре татарча яңгырарга тиеш.

Ләкин тәрҗемә үзәге булдыру бик җиңел нәрсә түгел. Талантларны тупларга, өйрәтергә мөмкин. Моның өчен Мәскәүгә җибәрергә кирәкми, андый көчләр үзебездә дә бардыр. Шуның өстенә ул җитди чыгымнар сорый, авторлык хокукларына барып тоташа. Шуңа күрә, аерым кешеләрнең көченнән килә торган гамәл түгел. Дәүләт башлангычында оештыруны сорый.

Башлап җибәрү өчен, әйтик, берәр журнал чыгарырга мөмкин. Шуның нигезендә талантлар тупларга, авторлык хокуклары белән тәҗрибәләр үткәрергә була. Русчага тәрҗемә ителмәгән әсәрләрне сайларга кирәк — аларны француз, немец, төрки халыклар әдәбиятыннан табу җиңелрәк.

Әгәр шул ук Гарри Поттер турында китап, әйтик, татарчага иң алдан тәрҗемә ителсә, балалар да, ата-аналары да: «Татар теле безгә нигә кирәк?» — дигән сорау бирмәсләр иде. Руслар да кызыгып карар, телне өйрәнү җаен хәстәрләр иде. Гомумән, үзен хөрмәт иткән халык башка халыкларның рухи хәзинәсен үз телендә чыгарырга тиеш. Һәм аны беренчеләрдән булып чыгарырга!

Без чит ил китапларын русча укыйбыз, рус җилкәсендә утырабыз һәм телебез бетә дип зарланабыз. Өстәвенә, сүгәбез дә әле. Паразитларча яшисең икән, нәрсәңдер бетәргә тиеш — ул бер җәзасыз була алмый. 

Без чит ил китапларын русча укыйбыз, рус җилкәсендә утырабыз һәм телебез бетә дип зарланабыз. Өстәвенә сүгәбез дә әле. Паразитларча яшисең икән, нәрсәңдер бетәргә тиеш — ул бер җәзасыз була алмый.

Бездә тәрҗемә турында сүз чыкса, гадәттә, классикларга тотыналар. Татарның бер чиредер инде бу, без нәрсә булса да, тарихка барып ябышабыз. «О, безнең ата-бабалар!..» — дип күкрәк сугарга тотынабыз. О, безнең классиклар!.. Иң башта бүгенгеләрне тәрҗемә итәргә кирәк.

Миңа, мәсәлән, башка халыкларның классиклары кызык түгел. Алар инде үткәндә калган, тарихны өйрәнүчеләр өчен әйбәт, ә бүген уку өчен миңа аларның бүгенге язучысы кирәк. Лев Толстой да, Федор Достоевский да бөек язучы, тик руслар бүген Акунинны укый, Пелевинны… Бүгенге әдәбиятны бүгенге язучылар билгели. Үткәнеңдә хет әллә кем бул, әгәр бүген миңа кызык түгелсең икән, минем өчен син юк. Милләт, әдәбият мәсьәләсендә дә шундый ук хәл. Синең кичә нинди булуың түгел, бүгенгә кем булып чыгуың мөһим.

Оригиналда укып булган әсәрне татар теленә тәрҗемә итү мәгънәсез

Дөресен әйтсәм, яратмаслар инде… Тик мин Пушкин шигырьләренә мөкиббән кеше түгел. Алар оригиналда да тәрҗемә шикеллерәк яңгырый. Ә тәрҗемәләре… белмим… укыганым юк, миңа рус әдәбиятыннан тәрҗемәләр кызык түгел. Оригиналда уку мөмкинлеге булганда берәү дә тәрҗемә укып утырмый торгандыр.

Тәрҗемә үзәге, дидек бит әле… Менә бүген иң мәгънәсез эш — рус әдәбиятын тәрҗемә итү. Русны без болай да укый алабыз. Башка халыкларны татарчага әйләндерергә кирәк. Рус кулы җитмәгәннәрне. Җиткәннәрне дә. Тәрҗемә - татарның бүгенгесен башка халыкларның бүгенгесе белән тоташтыру чарасы булырга тиеш. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100