Язучы һәм драматург Рөстәм Ибрагимбеков вафат булган
Ул «Белое солнце пустыни» киносына сценарий язган.
Язучы һәм драматург, «Белое солнце пустыни» киносының сценарий авторы Рөстәм Ибрагимбеков үлгән. Бу турыда РИА Новости Азәрбайҗан Кинематографистлар берлегенә сылтама белән яза.
Язучы Бакуда туган. Аңа 83 яшь булган. Ул озак авырган. Мәрхүмне Азәрбайҗанда җирлиләр.
Ибрагимбеков кырыклап фильмга сценарий язган, аларның күбесе буенча кино төшергәннәр, диелә хәбәрдә.