Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язучы Мәдинә Маликова сәяхәткә җибәрмәгән өчен иреннән аерылган

Татар дөньясында беренчеләрдән булып роман язучы ханым беренче ире белән 9 ел бергә яшәгән.

news_top_970_100
Язучы Мәдинә Маликова сәяхәткә җибәрмәгән өчен иреннән аерылган
«Татар-информ» архивы

ТНВ каналында Зәмирә Рәҗәпованың «Әй язмыш, язмыш» тапшыруында күренекле татар язучысы, драматург Мәдинә Маликова беренче иреннән ни өчен аерылуы турында сөйләде.

Язучы ханым «Чаян» журналында эшләгән вакытта хезмәттәшенә кияүгә чыккан. Аларның уллары туган.

«9 ел яшәгәч, беренче ирем белән аерылдык. Сәбәбе — бик көлке. Ул вакытта журналистларны пароходта Идел буйлап сәяхәтләргә җибәрәләр иде. Иремне җибәрдем, үзем бала белән калдым. Аннары тагын сәяхәт оештырдылар, бу юлы Ленинградка сәяхәт. Мин язылып кайттым. Син бардың инде, хәзер мин барам, дидем иремә. Ә ул бармыйсың, диде. Менә китте ызгыш-талау, гауга. Ул җибәрмәгәч, мин бармадым инде. Шуңа җавап итеп аерылдым. Бер бүлмәле фатирыбыз бар иде. Миңа шул вакытта ике бүлмәле фатир бирделәр. Шул ике бүлмәле фатирга күчтем дә куйдым. Ул бер бүлмәле фатирда калды», — дип җиңел генә сөйләде тормыш авырлыклары турында язучы.

Мәдинә Маликова икенче ире Әхмәт Рәшит белән 45 ел бергә яшәгән (ире узган ел вафат булды). Уртак уллары бар, ул Казанда яши. Беренче улы гаиләсе белән Канадада яши.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100