2026 елда яз көне ял алу иң өчен отышлы ай – апрель, аннан соң март, ә иң соңгы урында – май. Бу хакта SuperJob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалинга сылтама белән РИА Новости яза.
«Биш көнлек эш атнасы буенча һәм оклад алып эшләүчеләргә отпуск өчен иң отышлы ай – апрель; аннан соң – март. Иң отышсыз ай – май. Айда эш көннәре төрле булу сәбәпле, бер эш көне бәясе дә төрле була», – ди белгеч.
Аның сүзләренчә, бу апрельдә 22 эш көне, мартта – 21, ә майда 19 эш көне булуга бәйле. Белгеч аңлатканча, отпуск көне соңгы ел өчен уртача көнлек хезмәт хакы буенча түләнә, ә эш көне бәясе окладка һәм айдагы эш көннәре санына бәйле.
«Бер эш көненең бәясе уртача көнлек хезмәт хакыннан югарырак булган айда эшне дәвам итү кулайрак, ә бу күрсәткечләр якынча бер үк төрле булган яки уртача көнлек хезмәт хакы югарырак булган айда отпуск алу отышлырак», – дип йомгаклый ул.