Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язны тиз генә көтмәгез: Татарстанга Кара диңгездән карлы яңа циклон килә

“Татар-информ” агентлыгы көйсез һава торышының Татарстан халкына тагын ниләр күрсәтәсен белеште.

news_top_970_100
Язны тиз генә көтмәгез: Татарстанга Кара диңгездән карлы яңа циклон килә

Татарстан кешеләре мартта кисәк кенә яуган кар-бураннардан арынып бетә алмый калды, республикага тагын көчле кар килә. Инде бу атнада пәнҗешәмбе көнне үк чираттагы циклон йогынтысында булабыз. Метеорологлар март азагына кадәр чын яз булмас дип кисәтә.

“Якын көннәрдә һава торышында сизелерлек үзгәрешләр булмас. Һава торышы кышкы сценарий буенча дәвам итә. Бүген көньяк районнарда урыны белән бераз кар явачак. Минималь һава температурасы 12-17 градус салкын, аязган вакытта урыны белән -24 градуска кадәр салкын булачак. Бүген көндез һава 4-9 градуска кадәр җылына. Иртәгә, чәршәмбе көнне, төнлә -21 градус салкын булачак, явым-төшем көтелми. Иртән һәм кич көнбатыш районнарда кар, җиңелчә буран көтелә. Төнлә температура 11-16 градус салкын була, көнчыгыш районнарда аязган вакытта -20 градуска кадәр салкын көтелә. Көндез 2-7 градус салкын булыр дип фаразлана”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Татарстан Гидрометеорология үзәге метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина.

Пәнҗешәмбе, 22 мартта, республика чираттагы, көньяк-көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында булачак. Ул безгә Кара диңгездән килә һәм үзе белән кар, ә урыны белән көчле кар китерәчәк. Аерым районнарда буран көтелә. Төнлә температура 5-10 градус салкын, көндез 0-5 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык һәм кар көртләре булачак.

Чын яз булмас


Язның беренче ае дәвамында республика территориясендә һава температурасы "минус"лы була, шуңа кар эреп бетмәячәк. КФУның Экология һәм табигый байлыкларны файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев шундый фараз әйтте.

“Республика Арктика циклонының көнчыгыш чигендә. Көчле кояш радиациясе йогынтысында кояшлы һава торышы күзәтелә. Күпьеллык күзәтүләр буенча, бүген көндез Казанда уртача температура 4 градус салкын булырга тиеш. Чынлыкта ул күпкә түбәнрәк. 19 мартта төнлә термометр баганалары 18 градустан түбән төште, көндез һава -8 градуска кадәр җылыначак. Һава температурасы нормадан 5 градуска түбәнрәк”, - дип әйтте Юрий Переведенцев.

Салкын декада


Белгеч сүзләре буенча, республика Арктикадан килгән салкын һәм коры һава йогынтысында. 20-21 мартта һава температурасы, тиңдәшле рәвештә, көндез -6 һәм -4 градус салкын, төнлә -13 һәм -12 градус салкын булачак. Пәнҗешәмбедән башлап, циклон йогынтысында температура күтәреләчәк, кар рәвешендә явым-төшемнәр көтелә. Термометр баганалары төнлә -7 градуска кадәр төшәчәк, көндез -3 градуска кадәр салкын көтелә. Ял көннәренә таба һава торышы үзгәрәчәк. Якшәмбе көнне көндез һава температурасы -1 градуска кадәр җылыначак, төнлә -11 градус салкын булачак. Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматы буенча, мартның алдагы декадасында һава торышы салкын булачак дип фаразлана.

“Республикага төньяк йогынты ясый, шуңа күрә түбән температуралар күзәтелә. Һава температурасы нормадан 5 градуска түбәнрәк булачак. Бу төньяктан һәм Арктикадан һава массалары килү белән бәйле. Кичә Казанда көчле кар яуды, тәүлек эчендә айлык норманың өчтән бер өлеше кадәр, 8 мм кар төште. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кабат кар яву көтелә. Кар катламы тагын 2-3 мм га артачак”, - дип сөйләде КФУ белгече.

“Татар-информ” агентлыгы әңгәмәдәше әйткәнчә, бу ел салкын булды. Мәсәлән, былтыр 19 мартта уртача тәүлеклек температура -2,5 градус булган, ә хәзер 10-12 градус салкын.


Климатик яз

Татарстанда климатик яз, гадәттә, 31 мартта башлана. Бу вакытта уртача тәүлеклек температура 0 градустан күчә. Республика территориясендә кар катламы, гадәттә, 9 апрельдә бетә башлый. Язның беренче аеның икенче яртысында җылы һәм салкын һава дулкыннары күзәтеләчәк. Метеорологлар әйткәнчә, чын, җылы яз республикага апрельнең беренче декадасыннан да алдарак килмәс. Нәкъ менә шул вакытта гына сизелерлек үзгәрешләр булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100