news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Язмышыңа канатлар өстәлсен» – Иркәнең олы кызы Айсылу тормышында үзгәрешләр

news_top
«Язмышыңа канатлар өстәлсен» – Иркәнең олы кызы Айсылу тормышында үзгәрешләр
Фото: Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Иркәнең олы кызы Айсылу шатлыклы хәбәр җиткерә. Ул Казан (Идел буе) федераль университетын гел «бишле» билгеләренә генә тәмамалап, кызыл диплом алган. «Бүгеннән мин – халыкара туризм буенча дипломлы белгеч», – дип язды Айсылу үзенең сәхифәсендә, дипломын тотып төшкән фотосын куеп.

Иркәнең сторис-постлары аша Айсылуның бик тырыш кыз икәнлеген барлык тамашачылары да белә инде. Укуыннан тыш, Айсылу әнисенең концерт директоры булып та хезмәт куя. «Алтыным минем, горурлыгым! Уңышлар, балам», – дип котлаган Иркә кызын комментарийларда.

«Айсылу, котлыйбыз. Зурдан-зур уңышлар телибез»;

«Булдырасың, алга! Язмышыңа канатлар өстәлсен»;

«Бик акыллы кыз бала. Бәхетле бул. Без синең өчен бик шат»;

«Укыганыңның, тырышлыгыңның рәхәтен күрергә насыйп булсын», – дип, әнисенең матур теләкләренә кушылган калганнар да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар