Гөлсем ишле гаиләдә үсте. Чибәр, уңган, игелекле 6 кыз үстеләр алар гаиләдә. Гөлсем уртанчысы иде. Кызның бала чагы авыр елларга туры килде. Ул чакларда әле авыз тутырып ипекәй ашау көн дә эләкми иде. Әтисе мәрхүм Лотфулла абый «тормышның артына тибеп» яши торган кеше түгел иде. Һәр иртә, шым гына, үшән «Спартагын» җигеп, колхоз эшендә мәш килде. Гади колхозчының алган акчасы ул чакларда тиеннәр белән исәпләнде.
Әнисе мәрхүмә Сабира гел өй тирәсендә кайнашты. Шулкадәр бала үстерүләре җиңел булмагандыр. Атнасына 2 тапкыр кулдан, ышкып, тау-тау керләр юырга, көнаралаш бер мич ипи салырга, сүтелгәннәрен ямарга, итәкне кисеп җиңгә өстәргә, шул гөжләп торган күчнең көнозын тамагын туйдырырга да озын көнең җитмәс төсле. Шуңа өстәп, терлекләрне карау, чутсыз кош-кортны туйдыру да хатын өстендә иде. Шулай да бик кызу чакларда бригадир өмәгә эндәшә иде хуҗабикәне. Кырык эшен кырык якка ташлап, янып-пешеп, колхоз эшенә чыгып чаба иде.
Тамак ягы накыс булды. Куерак итеп чәй ясап эчү дә тәтеми иде аларга. Кеше-фәлән ишек ачса гына, саклап тотылган кургашлы грузин такта чәен мулрак куллана иде Сабира. Ә калган вакытта кайнар суны бераз сөт кушып агартасың да, маңгайдан тирләр бәреп чыгарырлык чәй була.
Колхоздан кергән акчалар күбрәк чәй-шикәргә, налог түләргә, уку елына кием алырга китә иде. Ә тамак ягын үзләре кайгыртырга өйрәнделәр алар. Иртә яздан барысы бакчага кадалып яталар иде. Иренмәсәң, ниләр генә үсми юмарт кара җирдә! Кишере, суганы, кабагы ел әйләнәсе өстәлдән өзелми иде. Кәбестәне мичкә-мичкә тозладылар. Әтисе арбасына агач мичкә утыртып, барысын төяп, Сазурманга чыга иде.
Кызлар кырмыскаларга тиң булып гөмбә җыялар, ата кеше шул табигать бүләген турыдан-туры мичкәгә тутырып тозлап тора. Шулай гөмбә күп булгандыр инде ул чакларда! Әлбәттә, беренче урында бәрәңге иде. Һәр бүлбесен көлгә аунатып, шытыгын җиргә каратып, бар күңелләрен салып утырталар иде бәрәңгене. Соңыннан әле шул җирне эссе кояш астында утыйсы була, җәй үткәнче берничә тапкыр күмәсең әнинең үткен карашы астында. Көз җиткәч инде туктамас яңгырлардан аяз көннәр ялбарып, көрәк белән казып аласың җир нигъмәтен. Бәрәңге булса, кеше ачтан үлми!
Сабира апа балаларга кырысрак булды. Үз алымда эшләр төгәлләнгәч, кызларны күрше-тирәгә, әби-чәбигә ярдәмгә куалый торган иде. Бәй, уйнаклап торган 6 кыз нишләп өй каравыллап ятсыннар, ди?
– Тамагыгыз булса да туеп кайтыр – анысы да файда. Штубы да кеше арасында тырышып эшләгез, соңыннан миңа сүзе килеп ишетелерлек булмасын, – дип озата иде кызларны.
Эштән туктап торганнары булмагандыр да. Иртә яздан алар урман буйларына йөрергә тотыналар иде. Кымызлык, юа, көпшә – барысы тамакка китә, иш янына куш була. Бакча буйларында кычытканнарга котырып үсәргә ирек бирми иде алар. Яңа баш калкыткан кычыткан ашка салсаң харап тәмле була бит ул. Җиләк пешә башласа, авылдан сары таңнан чыгып китәләр иде, каз бәпкәләредәй тезелешеп. Булганда, чиләк төбенә ипи кыерчыгы саласың. Тешне камаштырырлык салкын сулы чишмә буенда шул ипи телемен иң тәмле җиләкләрне сайлап кына сыпыртып куясың да, сузылып ятып, чишмәдән йотлыгып су эчәсең. Яшиселәр килеп китә, валлаһи. Кызлар җыеп кайткан җиләкләрне әниләре ничек тә акчага алмаштырырга тырыша торган иде. Ичмасам, берәрсенә кәкре тарак белән чәчүргеч, китап-дәфтәр алырлык акча була ул.
Кызлар көннәр буе каен җиләге, җир җиләге, кура җиләге, чия, шомырт җыялар иде. Бу – авыр хезмәт. Әмма барысыннан бигрәк печән әзерләүләре теңкәсенә тия иде Гөлсемнең. Кигәвеннең, черкинең азган чагында, алар гаиләсе печәнгә төшә торган иде. Авылдан 5 чакрымлап читтә урнашкан чабынлыкка кадәр җәяү барасы. Кул селтәп түгел. Иңбашыңда чалгың, бер кулыңда 3 литрлы банкага тутырылган су, икенчесендә – ризыкларның бер өлеше салынган киндер капчык. Шуларны өстерәп, тәпи-тәпи җилдерәсең. Барып җиткәч утырып ял итүләр юк, чалгыңны селтәп, апаларың артыннан төшеп китәсең.
Җәйге озын көндә туктамый чабасың да чабасың. Күз аллары караңгылана башлый. Ә печән күп кирәк, үз терлекләре генә түгел, кохоз аты да истә тотыла. Аннан соң инде шул печәнне тырмалап җый, күбәләрен ташып, чүмәләгә сал. Иң соңыннан гына әтиләре, вакыт табып, чүмәләләрне берләштерә кибәнгә. Әле печәннең «замиры» моның белән генә бетми. Кар төшүгә, атларга төяп ташыйсы лапас башына бу кибәннәрне.
Котылдык ахрысы быелга, дип шатланырга өлгермиләр кызлар, әниләре алдан кемнәргә булышырга икәнлеген билгеләп куйган була.
– Эшләп кеше үлми, – дип кабатлый иде гел мәрхүмә. Шуңа да балаларын да, үзен дә аямады ул. Хәер, бар авылдашлары шундый тормышта яшәделәр.
Гөлсем югары класларда укыганда, өч апасы кияүгә чыгарга өлгергән иде инде. Барысы да шул авыл егетләрен сайладылар. Баштанаяк эшкә чумдылар, кулларын тынгы белмәде. Яшь гаиләгә күп кирәк: өй саласы, чирәм җирләрне үзләштерәсе, терлек үрчетәсе, лапасын, мунчасын коршыйсы, дигәндәй.
Апаларының тормышында һич тә үзгәреш булмаганын күргәч, Гөлсем үзенә үзе сүз бирде: «Егылып үлсәм үләм, тик авылда яшәмим!» – диде. Клубта күрсәтелгән кинолардагы шәһәр тормышына гашыйк булган иде ул.
Шундый ырым бар: юраганың юш килә, ни телисең – вакыт үтү белән теләгеңә ирешәсең. «Югары көчләр» ишеттеме, кабул булды теләгәннәре Гөлсемнең. Педучилищедан соң ул зур булмаган Ачит шәһәрендә төпләнеп кала алды. Практика үткәндә ошатып калганнар иде кызны. «Уку бетүгә, туры үзебезгә кил!» – дип чакырды директоры.
Ах, шәһәр тормышы! Көрәп бетмәстәй карлар күзгә күренми анда, җылынырга кочак-кочак утын ташыйсы юк, суы гөрләп агып тора. Яңгырлар яуса – кызык кына. Резин итекләреңне көчкә тартып алып баткак ерасы юк, матур түфлиләрдә тек-тек басып, күлдәвекләрне урап китәсең. Шундый зур шәһәргә кибән-кибән печәннәр дә әзерлисе түгел, җимеш-җиләкләре җыелган, банкаларга тутырылган, кибетләр киштәләренә кереп тулган. Менә хөррият кайда!
Индустрия техникумы тәмамлаган бер егеткә тормышка чыкты Гөлсем. Гомер-гомергә гаиләләре, туганнары, танышлары металлургия заводында эшләгәннәр. Марат кәләшне өенә алып кайтты. Ике бүлмәле фатирда 5 кеше яши башладылар. Маратның әти-әнисе, унбише белән барган сеңлекәше. Өс-баш алыштырырлык та почмак юк иде өйдә. Гаилә әгъзалары кунак-кунак уйнарга хирыс булып чыкты. Әле танышларына җыелышып китәләр, әле үзләренә якыннарын чакырлар. Ял көннәрендә ишек аллары яңгырап тора. Бар фатирларда диярлек бер үк хәл, имеш. Нәрсәдер эшлисе юк, иләнгән-тукылган, башка төрле күңел ачу чарасын да белмиләр.
Гөлсем шундый шартларда кызын тапты. Соңыннан, түзә алмый, баласын кочаклап, тулай торагына кайтып китте. Марат кызы янына килгәләп йөрде йөрүен, әмма яңадан кавышып китмәделәр алар. Тагын шул мәхшәргә кайтасы килми иде, кызын кочаклап, Гөлсемнең.
Бераздан аңа эш урыныннан гаилә тулай торагыннан бер бүлмә бирделәр. Кечкенә кухня төсле нәрсәсе бар, туалеты, ваннасы үзендә. Бик канәгать булды мондый шатлыклы үзгәрешләргә Гөлсем.
Авылга кызы белән сирәкләп кайткалап йөрде ул. Әмма кунакка гына. Кызык өчен дә кулына сәнәк, чалгы, көрәк ише нәрсәләр тотып карамады. Буыннар чиренә зарланган булды. Аны артык көчләмәделәр дә. Ник дигәндә, авыл тормышы җиңеләя төшкән иде инде.
Башкача кияүгә чыкмады Гөлсем. Бар гомерен кызына – Аринага багышлады. Аның белән дәресләр әзерләде, җырлар өйрәнде, бердәнберен түгәрәкләргә озатып йөрде. Кызы аннан күпкә бәхетлерәк булыр, тулы тормыш белән яшәр төсле тоела иде анага.
Күз тимәсен, Арина бик акыллы, белемле, талантлы кыз булып үсте. Өздереп скрипкада уйнады, вокалга йөрде, гимнастика буенча уңышлары зур булды. Екатеринбург шәһәренең университетын тәмамлады кыз, шунда эшләргә урнашып торып калды. Ниндидер тел әйләнмәс төгәл фәннәрнең кафедрасына чакырдылар аны, яхшы эш хакы билгеләделәр.
Язмышмы икән, ялгышмы – Арина әнисенең тормыш юлын кабатлады. Бер фәнни хезмәткәргә кияүгә чыгып карады да, кыз бала күтәреп, кире үз бүлмәсенә кайтты. Шуннан соң йомылды эченә, әйтерсең аның өчен бу җирдә ир затлары бөтенләй юк иде.
Шуннан соң күңеленә курку керде карт укытучының. Бу вакытта, пенсиягә чыгып, үз бүлмәсендә гомер итә иде Гөлсем. Ярар инде, аның үзен исемлеккә кертмәсәң дә була. Ялгыз күке булып гомер кичерде, мәктәптән башканы белмәде. Замана икенче иде бит, шартлар икенче. Хәзер үзеңне беренче урынга куярга кирәк, үз тормышыңны кайгыртырга! Кызына төрле яклап «чөй кагып» карады ул: эшеңне үзгәрт, ял йортына бар, күңел ачу үзәкләренә йөре. Үзенә тиң пар аны эшенә килеп эзләп йөрмәс бит. Әллә Аринасы да кызы өчен яшәргә уйлыймы шул кош оясы кадәр генә бүлмәсендә? Шуны күреп үскән бала – оныгы Зинфирасы – шул юлны кабатламас дип, кем гарантия бирә ала? Әллә берәр төрле бозым бармы икән аларның нәселендә? Тәмам башы каткан иде Гөлсемнең...