Бер кешенең язмышы икенче кешенекенә охшамый. Күпме кеше булса, язмышлар да шуның кадәр төрле. Кызганыч, язмыш һәрвакытта да син теләгәнчә генә бармый шул. Менә Дилә дә соңгы вакытларда шушылар хакында еш уйлана. Дилә кызлары Гөлфинә белән Алисә мохтаҗлыкта үсмәсен, ким-хур булмасын өчен, аларны кеше итәм дип, гомер буе тырышты-тырмашты. Кайвакыт 3 эштә эшләргә туры килде аңа. Ә нәтиҗәдә нәрсә?
Хәзер Дилә лаеклы ялда, сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Әмма иң йөрәкне өзгәне – үзен ялгыз хис итүе.
«Бу тормышта нәрсәне дөрес эшләмәдем, кайда ялгыштым соң? Кызларым үзләрен кеше арасында ким-хур итеп тоймасын, өсләре бөтен, тамаклары тук булсын, яхшы белем алсыннар, дип тырыштым бит. Хәзер мин япа-ялгыз. Ни өчен?» – дип гаҗәпләнде ул.
Әмма Дилә үз сорауларына җавап таба алмый.
Беренче тапкыр 18 яшендә чынлап гашыйк булды ул. Мәктәптә ошатып йөргән егетләре булды анысы, әмма бу бөтенләй башка хисләр шул. Диләнең чибәрлеге хәтта киноактрисалар көнләшерлек иде. Чибәр, төз гәүдәле сылукай педагогика көллиятендә укучы студент кызлар арасында шундук аерылып торды. Егетләр дә тын алырга ирек бирмәде, бөтенесе дә Дилә дип авыз суларын корытты. Ләкин Дилә чая, матур Дамирга гашыйк булды. Ни өчен нәкъ менә Дамирга гашыйк булуын ул үзе дә аңламады, аңлата да алмады.
Бер ел чамасы очрашып йөрделәр дә өйләнештеләр. Кызлары Гөлфинә туды. Дамир Диләне укуын ташларга һәм бөтен буш вакытын кызына багышларга күндерде. Диләнең ирен тыңламый чарасы юк иде.
«Ярар, кызым үскәч, укып бетерермен әле», – дип уйлады Дилә.
Дамир коточкыч көнләште, шуңа күрә дә укуын ташлаттырды ул Диләгә.
«Әнә бала карап өйдә генә утырсын. Үткән-сүткән һәр кешегә елмаеп йөрмәсен», – диде Дамир әнисенә.
Ә кайнанасы килененең укып бетерүен теләгән иде.
«Укысын, улым, ичмасам, һөнәре булыр», – дип улын үгетләп караган иде дә, булмады.
Дамир үз сүзеннән кире кайтмады.
Әмма күп тә үтмәде, Дамир бәйдән ычкындай булды. Диләне һәр адымда көнләде, кулын да уйната башлады. Кызы белән паркта йөрергә дә рөхсәт итмәде, хәтта Дилә кибеткә чыгып кергән арада да әллә ниләр уйлап чыгара башлады. Чираттагы мәртәбә ызгышып, кыйнашып туктаганнан соң, Дилә кызын алып, әйберләрен җыеп, әнисе янына кайтып китте. Дамир белән аерылышырга гариза язды.
Гөлфинә үсте, балалар бакчасына йөри башлады. Дилә дә шунда эшкә урнашты. Бакча мөдире Диләнең педагогика көллиятен укып бетермәгәнен белгәч, аңа киңәш бирде.
«Дилә, читтән торып булса да укырга кер, диплом ал. Укып бетерергә, эшне ахырына җиткерергә кирәк», – диде.
Дилә үзе дә кирәк икәнен аңлый иде. Көллиятне укып бетерде ул.
Бер ялда кызы Гөлфинә белән паркта йөргәндә, бер егет белән танышты. Егет чибәр, яшь хатынны күргәч, кулындагы фотоаппаратны аңа таба төбәде. Васил – профессиональ фотограф иде. Соңыннан, икенче очрашуда, ул фотоларны Диләгә тапшырды. Шулай танышып киттеләр. Озак очрашып йөрмәделәр, өйләнештеләр.
Соңрак уртак кызлары Алисә туды. Гаилә Василның фатирында яшәде. Дилә балаларын карап, өйдә генә утырды. Ашарга бик тәмле пешерә иде Дилә, иренең туганнары кунакка килгәч, аны мактап туя алмадылар, барысын да тәмле ризыклары белән шаккатырды ул.
Әмма бәхетсез булу Диләнең язмышына язылган, күрәсең. Берсендә элекке классташ кызы белән очраштылар.
«Дилә, син ул майлы күз фотографыңның бер итәкне дә калдырмаганын беләсеңме соң? Әллә барысы да яхшы дип кыланып кына йөрисеңме?» – дип сорады.
«Ничек инде? Безнең барысы да яхшы. Мин чынлап та берни дә белмим», – диде Дилә, тәмам аптырап.
«Ну-ну, фотосудиясенә нинди чибәркәйләр килгәне турында иреңнән сорап кара әле. Һәм, иң мөһиме, ни өчен килгәннәрен сора, яме», – диде классташы.
Дилә аптырашта калды, әмма иренә берни әйтмәде, сиздермәде. Бер көнне җыенды да иренең студиясенә китте. Ә анда күргәннәрдән соң аяк астында җир убылгандай булды. Ул иң кирәкмәгән мизгелдә килеп керде, һәм Василга аклану файдасыз иде. Шулай итеп, Дилә, кызларын алып, кабат әнисе янына кайтырга мәҗбүр булды.
Беренче вакытларда әнисе ярдәм итте. Дилә, кызларым бернәрсәгә дә мохтаҗ булырга тиеш түгел, дип уйлады. Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләде, кичләрен идән юды һәм төннәрен сакчы булып эшләде. Бу вакытта кызлары инде мәктәптә укый иде. Гөлфинә дә, Алисә дә гел «бишле»гә генә укыды. Дилә алар өчен сөенеп туя алмады.
«Әни, кызларымның акыллы, башлы булуына бик сөенәм. Гөлфинә – музыка мәктәбендә, Алисә спорт мәктәбендә укый. Мин иң бәхетле инде бу дөньяда. Аллага шөкер, кызларым сөендереп кенә тора», – дип сөйләде Дилә әнисенә.
Әнисенең сәламәтлеге шәптән булмаса да, кызына, оныкларына булдыра алганча булышып торды ул.
Әмма бәла килде: әнисе йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләкте. Шул китүеннән кайтмады инде әнисе. Әнисен җирләгәннән соң, Дилә озак кына аңына килә алмый йөрде. Барысын да үзе эшләргә тиеш, ә вакыт җитми. Дилә эшли дә эшли. Кызларын да өй эшләреннән азат итте.
«Балаларым әйбәт укысын һәм алга таба укырга керсеннәр генә. Алар өчен барын да эшләрмен, Алла боерса», – дип уйлады ул.
Мәктәпне бетергәннән соң, олы кызы Гөлфинә институтка укырга керде, аны кызыл дипломга укып бетерде. Соңыннан Алисә дә институтны кызыл дипломга тәмамлады. Дилә сөенеп туя алмады. Кызларының бәхетле булуы турында хыялланды.
«Кызларымның ныклы гаилә коруларын телим. Миңа аларны ялгыз аякка бастырырга туры килде. Аларга мондый язмыш теләмим», – дип сөйләде танышларына.
Озакламый, олы кызы Гөлфинә әнисенә шатлыклы хәбәр ирештерде.
«Әни, мин кияүгә чыгам. Денис миңа тәкъдим ясады», – диде.
Дилә булачак кияве Денисның бай гаиләдән икәнен белә иде. Гөлфинә булачак ирен әнисе белән таныштыруны да кирәк тапмады хәтта. Гөлфинә әнисеннән ояла, чөнки «колхозница» кебек киенә, әнисенең хәерче статусыннан хурланды кыз. Яңа туганнары алдында мондый әни белән күренеп йөрисе килмәде аның.
«Әни, Денис белән безнең фатирга килеп йөрисе булма. Иремнең сине күрүен, синең ничек киенүеңне, нинди кыяфәттә йөрүеңне күрүен теләмим. Аның әнисе – бик зыялы ханым, зәвыклы киенә. Иремнең туганнары сине күрмәсә әйбәт булыр», – дип команда бирде Гөлфинә.
«Кызым, минем кайсы җирем дөрес түгел соң? Әйе, киемнәрем очсыз, әмма гел чиста һәм пөхтә», – дип үпкәләп сорады Дилә, әмма кызы аңа кул гына селтәде.
Чыннан да, Дилә бик тыйнак, әмма пөхтә һәм җыйнак киенеп йөри. Аның бөтен киемнәре дә базардан сатып алынган. Ул бит кызлары өчен тырышты, эшләп тапкан һәр тиенен алар өчен тотты.
Денис Гөлфинәдән әнисе турында сораштырганда, Гөлфинә сүзне кирегә генә борды, гел ниндидер сәбәп табып торды. Әмма берникадәр вакыттан соң Денис дөреслекне – Гөлфинәнең әнисенә үзләренә килеп йөрмәскә кушканын белгәч, аптырады. Хатыны үз әнисеннән баш тарткан булып чыга бит. Мондый хәлне аңлый алмады ир.
«Гөлфинә, син нишләп үз әниең белән шулай кыланасың?» – дип сорады ул, чын күңеленнән аптырап.
«Әй, шул хәерче тәре өчен аптырама әле. Аның өчен оят», – дип ачулы гына җавап бирде Гөлфинә.
Бераз вакыттан соң Денис аерылышырга гариза бирде. Гөлфинәгә дә нәни кызы белән әнисе янына кайтып егылырга калды. Гөлфинәнең үз әнисенә карата мондый хайваннарча мөнәсәбәтен кичерә алмады Денис. Ничек кенә сөйләшеп, аңлатып карамасын, Гөлфинә әнинең якты тормыш бүләк иткән бердәнбер һәм изге кеше булуын аңлый алмады. Гөлфинәдә әнисенә карата тамчы да хөрмәт-ихтирам юк иде.
Кызын ияртеп, әнисе янына кайтты Гөлфинә.
«Без хәзер синең белән яшәячәкбез. Денисның минем белән аерылуына син генә гаепле. Син генә!» – диде ул, әнисенә зәһәрен чәчеп.
Ә төпчек кызы Алисә апасын да уздырды. Башка шәһәрдә яшәде, институтта укытучы булып эшләде. Әнисе белән сирәк кенә аралашты. Менә берсендә кияүгә чыгарга җыенуы турында хәбәр итте.
«Кияүгә чыгам. Туйга килеп йөри күрмә. Мине эзләмә дә, кирәк булсаң, үзем эзләп табармын», – диде Алисә, исәнлек-саулык та сорашып тормыйча.
Дилә йөрәген кабат үкенеч, рәнҗү көйдерде.
«Нигә шулай соң? Алисә кызым өчен нинди начарлык эшләдем?» – дип өзгәләнде ул.
Ә Алисә иренең туганнарына үзен ятимә кыз, туганнарым юк, дип әйтте. Хәтта апасы турында да исенә алмады.
«Апа минем тормышка тыкшынмасын. Ул аерылган, аны ире куып чыгарды. Миңа аның өчен оят», – дип уйлады сеңлесе.
Алисә ире һәм 2 баласы белән икенче шәһәрдә шулай яшәп ята, туганнары турында уйлап та карамый. Ә ире һәм аның туганнары Алисә ятим дип кызгана, аңа һәрнәрсәдә дә ярдәм итәргә тырышалар.
Ә Гөлфинә әнисе белән аралашмый, сөйләшми диярлек. Әнисе белән бер фатирда яшәсә дә, эшләми, әнисе хисабына яшәп ята. Ә Дилә оныгын бик ярата, бөтен яратуын, җылысын аңа бирә.
Берсендә Гөлфинә бер ир-атны ияртеп кайтып керде. Әйберләрен җыйды.
«Мин Вадим янына китәм, аның өендә яшәячәкмен. Кызымны әле алып китә алмый, аны сиңа калдырам», – дип әнисенә әйтте дә «дусты» белән чыгып китте.
Яңа «кияү» дә беркайда да эшләми, әмма әбисеннән калган фатиры бар. Гөлфинә дә эшләргә теләмәде, кызыл дипломы да кайдадыр тузан җыеп ята. Вадимның әбисе мирас итеп калдырган акчалары беткәч, уйга калдылар. Алга таба ничектер яшәргә кирәк бит, ә берсенең дә эшлисе килми.
Шунда Гөлфинә бер нәрсәне исенә төшерде.
«Кара, Вадим, минем әнинең дача җирендә төзелеш материаллары бар. Ул өй һәм мунча салырга тели. Әз-әзләп күптәннән алып куйды инде, киләсе елга төземәкче була бугай. Хәзер көз бит инде, язга шуның белән шөгыльләнә башларга кирәк, дип сөйләгән иде. Пенсиягә чыккач, җәйләрен шунда җирдә казынып, саф һавада яшәргә тели», –диде Гөлфинә.
Вадим озак уйлап тормады, төзелеш материалларыннан тиз арада «котылды». Дилә язын дача җиренә килгәч, коры җиргә генә тап булды. Күршесе генә монда «киявенең» кулы уйнаганын әйтте. Бу хәлләрдән соң Диләнең сәламәтлеге бөтенләй какшады. Йөрәк өянәге белән хастаханәгә эләкте. Соңыннан Гөлфинә әнисе һәм кызы янына килүдән тәмам туктады.
Хәзер Дилә пенсиядә, аның белән оныгы – Гөлфинәнең кызы Лилия яши. Лилия – мәрхәмәтле, ярдәмчел кыз бала, ә иң мөһиме – әбисен ихлас ярата. Дилә, оныгым әнисенә охшамас, андый таш бәгырьле булмас, дип бик өметләнә. Дилә, әлбәттә, кызларын кичерде, аларны һаман да булса ярата. Яше барган саен кызларының берәрсе кайчан да булса кайтыр, дип өметләнеп яши. Ә бәлки, кайтмаслар да...
«Менә нинди бит син, тормыш! Нинди хата җибәрдем соң мин, нишләп кызларым шулай рәхмәтсез булып үсте? Гомер буе алар дип тырыштым, ә алар миннән баш тартты. Яраткан балаларым була торып, нигә япа-ялгыз калдым мин? Кызларымны бик яратам бит, минем янга килсәләр, барысын да кичерер идем...» – дип уйлана Дилә.
Ләкин әлегә ялгызы яши. Әле дә ярый оныгы Лилия каникулларга кайта. Ул да башка шәһәрдә укый, мөгаен, шунда төпләнеп тә калыр.