Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язмышны үзгәрткән очрашу

Наил балачактан ук тырыш, үҗәт, үз дигәненә ирешә торган булып үсте. Нәрсә генә булса да, үз дигәненә ирешү юлларын таба иде. Аның бу балаларга хас булмаганча җитдилеге әнисен бераз шөбһәгә салса да, әтисе: «Чын ир-ат үсә!» дип сөенде.

news_top_970_100

Наил мәктәптә дә шундый ук булды. Билгеләре гел яхшыдан гына булмаса да, укытучылар аны җаваплы укучы дип саный иде — бөтен класс өчен реферат яки презентация ясыйм дип әйтсә, димәк, борчылыр урын юк, ул барысын да вакытында эшләп тапшырачак. Укучыларга хас булган «мин өлгермәдем», «йоклап калганмын», «дәресләр күп иде» дигән сылтаулар аның өчен бөтенләй юк кебек.

Мәктәпне укып бетергәч, егет инженер һөнәрен үзләштерү өчен югары уку йортына керергә планлаштырды, әмма армиягә чакырдылар. Туганнары-дуслары җыелган озату кичәсендә ул апасының дус кызы белән очраклы гына очрашты. Сөйкемле Айсылу күк йөзедәй зәңгәр күзләрен күтәреп карауга, Наилнең йөрәген яулады. Егеткә ул кичтә ниләр булуы бөтенләй барыбер иде. Ул үз уйларына чумган иде һәм икенче көнне апасыннан Айсылуның телефон номерын сорап алды. Апасы Наилдән көлеп кенә куйды: «Кызлар бөтенләй юләр түгел, син армиягә китәсең, шушы вакыт эчендә ул нишләргә тиеш соң?» — диде. Әмма абыйсының чәнечкеле карашын күрүгә тиз генә телен тешләде һәм Айсылуның номерын әйтте.

Айсылу да, әйтерсең, бу шалтыратуны көткән кебек, беренче гудоктан ук трубкасын алды.

«Айсылу, бу Наил иде. Сез кичә минем „проводка“ килгән идегез. Минем сезнең белән күрешәсе килә», — диде ягымлы гына итеп.

Яшьтәшенең «сез» дип эндәшүе кызның күңеленә хуш килде, хәтта ул уйлап та тормастан Наил белән күрешергә ризалашты. Икесенең дә язмышын үзгәрткән бу очрашу кечкенә генә, аулак кафеда булды. Наил үзенә ышанган кеше буларак, кыска һәм анык кына итеп кызган аларның киләчәк тормышын тасвирлап та бирде. «Синең миңа кияүгә чыгуыңны, ике бала табуыңны телим. Без әти-әниләрдән аерым яшәргә тиеш. Армиядән кайткач, туй ясарбыз һәм мин шуннан соң бер елга чит илгә эшләргә китәргә телим. Соңыннан шул эшләгән акчага фатир һәм зур машина алырбыз. Син эшлмәссең, ә балалар белән шөгыльләнерсең, ә мин гаиләбезне тәэмин итәр өчен барысын да эшләячәкмен. Елга ике тапкыр чит илгә ялга йөрербез, балалар белән дә, икәү генә дә барырбыз», — дип шаккатырды ул кызны.

Айсылу әле берничә сәгать кенә таныш булган 18 яшьлек егетнең сүзләрен берни дәшмичә, авызын ачып тыңлады. Ә Наил киләчәкләренең идеаль картинасы турында сөйләде дә сөйләде. Ниһаять, сүзе беткәч шок хәлендә утырган кызга карап: «Син ризамы?» — дип сорады. Айсылу исә берни дәшмичә башын гына селкеде. Һәм бу гаҗәеп егетне тагын ике ел көтәргә күңеленнән генә әзерләнеп куйды.

Айсылуның әти-әнисе бу хакта белгәч, чәчләре үрә катты. Әнисе кызын акылдан язган дип уйлап: «Бер белмәгән егетне ике ел буе көтәргә җыенасыңмы?» — дип кычкырды. Ә алар Айсылуга булачак ирен «әзерләп» куйганнар иде инде — дусларының уллары, яхшы гаиләдән, перспективалы егет. Ә Айсылу ул перспективалы егетнең ниндирәк булуы турында әйткәч, әнисе «Ярар, бер кызның да итәген калдырмый икән, шуннан ни инде? Йөреп туяр да, бер дигән гаилә башлыгы булып куяр. Яшь чакта барыбыз да йөри инде. Әнә, әтиең дә ай-һай күпме кызның башын әйләндерде, аңа карап кына үлмәдек, 20 ел яшибез инде», — дип кызын ачуланды. Әмма бөкрене кабер генә төзәтә шул, әтисенең яшьлектәге шуклыкларын олыгайгач та кууын әнисе Айсылуга әйтеп тормады.

«Бердәнбер кызымның ниндидер бер белмәгән егетне ике ел көтүен, әле аннан тагын берничә ел фатир өчен акча эшләп кайтканын көтүен теләмим! Бала ясар да качар, менә утыр шуннан соң көтеп! Ә ул акча эшләгәндә кайда яшәячәксең соң? Бездәме? Алайса нигә кияүгә чыгып торырга?» — дип тузынды әтисе.

Ә Айсылуны Наил әйтерсең сихерләгән иде. Әти-әнисенең теләгенә каршы килеп, егетне озатырга вокзалга барды ул, соңыннан аннан шалтыратулар, хатлар, СМСлар көтте. Наил исә үз сүзенә тугры калды һәм тагын кайчан шалтыратачагын төгәл әйтә иде. Кайчандыр бер-берсенә чит-ят булган кешеләрнең ике ел дәвамында телефоннан аралашуы чын мәгънәсендә бик җылы мөнәсәбәтләргә әйләнде. Алар сөйләшеп туя алмады, аларның уртак яклары шулкадәр күп иде.

Вакыт сизелми дә диярлек узды һәм менә Наил кулына зур чәчәк бәйләме тотып, сөйгәненең ишек төбендә басып тора. Айсылу үзләренә кем килгәнен күргәч, хисләрен тыеп тора алмады һәм иренең муенына сарылды. Ә әти-әнисе дәшми генә бу мәхәббәт чыпчыкларын күзәтте. Алар бу «әрсез алабай» белән җитди сөйләшүгә әзерләнгән иде. Әмма Наил белән ярты сәгать сөйләшкәннән соң, алар нибары 20 яшьлек егетнең төпле булуын, акыллы сүзләр сөйләвен аңларга мәҗбүр булды. Шуңа күрә гаилә җыелышында туй бер айдан булачак дип хәл иттеләр…

Беренче кызларының тууын бәхетле әти-әни түземсезләнеп көтте. Наил хәтта чит илдәге эшен ташлап кайтты, гәрчә шуның өчен җитәкчесе белән сүзгә килде, чөнки ул булдыклы ир-егетнең бөтенләйгә күченеп килүен һәм үз фирмасында даими эшләвен теләде. Әмма бу ызгышка карамастан, җитәкчесе Наилгә 9 айлык хезмәт хакын тулысынча түләде, хәтта саллы гына премия дә язды.

Кышның аяз бер иртәсендә гаиләдә кыз бала туды. Әти-әнисе аңа Газизә дип исем кушты, «Аллаһ биргән газизебез» дип йөрттеләр аны яратып. Әмма һәр бәхетле гаилә бер-берсенә охшаш, һәр бәхетсез гаилә үзенчә бәхетсез, диләр. Бала тапкан вакытта Айсылу табиблар игътибарсызлыгы, саксызлыгы аркасында инфекция йоктырды һәм гел елмаеп, балкып торган хатын-кыздан тиз кызып китә торган, авыру кыяфәтле хатынга әверелде. Айсылуның буыннары бик сызлады, табиблар берничә тапкыр аңа тулысынча яңа кан салды, әмма инфекция аның тәненә гомерлеккә кергән кебек иде. Иң зур хыялыннан — бала имезү бәхетеннән дә баш тартырга туры килде аңа. Күкрәк сөтеннән балага да авыру йогарга мөмкин дип кисәтте табиблар. Наил хатынына булдыра алганча ярдәм итте. Әмма Айсылу гел депрессия-истерика халәтендә яшәде. Аны бу халәттән икенчегә бала алып кайту гына чыгара ала иде.

Айсылу тестта ике сызык күргән шатлыгыннан үз-үзен белештермәде. «Икенче балабыз булачак! Аны үземә имезергә насыйп булмаса да, кечкенә Газизәбезгә иптәш булачак! Кызыбыз минем кебек үзе генә үсмәячәк!» — дип куанды бәхетле хатын. Наил хатынының шатлыгын бүлешә алмаса да, аңа борчылуын да күрсәтә алмый иде.

Айсылу икенче кызын вакытыннан алда тапты. Ләкин берничә минуттан бала тудыру бүлегенә реанимация бригадасы, берничә табиб йөгереп керде, реанимация приборларын алып керделәр. Баланың хәле яхшы иде, әмма Айсылу… Табиблар кулларыннан килгәннең барын да эшләде, әмма авыруы һәм бала тапкандагы борчылулары аркасында ул комага киткән иде…

Әллә никадәр тикшерү һәм анализлардан соң да табиблар Айсылуның аякка басачагына бернинди шанс бирмәде. Әгәр аның ире Наил булмаса, бу бәлки шулай булган да булыр иде. Наил көне-төне хатынын карады, тәненә массаж ясады, мускуллары катмасын дип гел уып торды, реабилитологлар чакырып торды, балаларын карарга няня яллады, бер хәрәкәтсез яткан хатыны белән бертуктаусыз сөйләште. Моңа кадәр бары тик үз көченә генә ышанган ир хәтта намазга да басты. Хәзрәтләр чакыртып, хатынын өшкерттерде.

Бу тырышлыклар юкка булмады, Айсылу коляскага утырып тора, куллары хәрәкәтләнә башлады. Консилиумда Айсылу беркайчан да аякка басмаячак дип хөкем карары чыгарган табиблар авыру хатынның өенә килгәч, чак кына артларына авып китмәделәр. Алар килгәндә инвалид коляскасында булса да, Айсылу үзлегеннән утырып тора һәм кулында алты айлык нәни кызын тирбәтә иде! Ә олы кызлары Газизә әнисенең әкият сөйләвен сорап, аның тирәсендә бөтерелеп йөри. Ә бу күренешне елмаеп кына Наил күзәтеп тора. Үзе артында табибларның аяк тавышын ишеткәч әкрен генә: «Ә әйдәгез Айсылу белән ике елдан тормышыбызның нинди булачагын сөйлим. Тагын өч айдан ул аягына басачак. Тагын бер ай узгач гаиләбез белән ялга барачакбыз. Ә биш елдан соң ул миңа малай табачак…» — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100