Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Язмыш ирониясе»: Киров кешесе шәһәрләрне бутаган һәм чит фатирга керергә теләгән

«Рен ТВ» телеканалы чып-чын Яңа ел вакыйгасы хакында хәбәр итте.

news_top_970_100
 «Язмыш ирониясе»: Киров кешесе шәһәрләрне бутаган һәм чит  фатирга керергә теләгән
www.youtube.com/watch

«Яңа ел алдыннан Эльдар Рязановның популяр «Ирония судьбы, Или с легким паром!» фильмының сюжеты Киров өлкәсендә яшәүче Алексей Лукашинның тормышында кабатланган.

Нәкъ фильмдагы Женя сыман Алексей да корпоративтан соң өенә кайтырга чыга һәм калганы һәммәбезгә билгеле сценарий буенча дәвам итә: чит фатир, чит өй, чит шәһәр.

Камералардан күренгәнчә, төп герой көч-хәл белән подъезд ишегенә килеп җитә, кесәсеннән ачкыч алмакчы була, тик медицина маскасын тартып чыгара. Ниһаять, дүртенче талпынышта ул ачкычларының кулында булуын аңлап ала. Урамга чыгып баручы күршеләр ишекне ачалар һәм Лукашин, ачкычларының домофонга туры килмәвенә карамастан, подъезд эченә керә.

Яңа ел корпоративыннан соң Алексей Кирово — Чепецк адресын билгеләп, такси чакырган була. Таксист маршрутны аңлап җиткермәгән булса кирәк, ул исерек пассажирны Кировка кайтарып куя. Әлеге торак пунктлар арасы 40 чакрым гына. 

Полиция хезмәткәрләренең килүе сценарийга үзгәрешләр керткән. Лифтта да Лукашин йортта яшәүчеләрнең берсе белән менгән, әмма фильмдагы сыман эт кенә булмаган.

Алексей үзенеке булмаган фатирга кермәкче булган, үзе булдыра алмагач, чын фатир хуҗасының күрше хатыны ярдәмгә килгән, тик ул да ишекне ача алмаган. Шунысы кызыклы, фатир ачкычлары туры килгән диярлек. Күрәсең, бөтен җирдә дә йозаклар бер төрле. Фатирга керә алмаган Алексей подъездда йокларга яткан. Алексейның йокысын фильмдагы сыман чибәр, сары чәчле хатын-кыз түгел, ә полиция хезмәткәрләре бүлгән. Кызганыч, фатирның чын хуҗасы гына кадрларда күренми. Хуҗа кеше ул төндә эштә була. Шәһәрләрне бутаган ир кешегә полиция бүлегендә дә йокларга туры килгән. «Ирония судбы» филмының бүгенге герое — Алексей бары иртән генә үзенең Кирово — Чепецкта түгел, ә Кировта булуын аңлап алган. Күршеләре төн уртасында чит фатирга керергә теләүче яки популяр фильмның яңа сериясен төшерүче Алексейга бернинди дәгъва да белдермәгәннәр.

Алексей тиздән өенә кайтачак. «Азрак эчәргә кирәк» дигән гыйбарәгә ул инде бүтән градустан карый башлар», — дип хәбәр итә «Рен Тв» хәбәрчеләре.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100