Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ачы язмыш ятим итте кызың, улыңны»: Рүзәл Минһаҗев 22 яшьлек якташы һәлак булуын әйтте

news_top_970_100
«Ачы язмыш ятим итте кызың, улыңны»: Рүзәл Минһаҗев 22 яшьлек якташы һәлак булуын әйтте
Фото: "Татар-информ" архивыннан

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм илтүче, хәрби якташлары белән яхшы таныш шагыйрь Рүзәл Минһаҗев кабат яу кырындагы югалту турында хәбәр итә.

«Кайгы җиле кабат капка шакый. Йөрәктән кан тама... Мөслимебезнең япь-яшь егете, 22 яшьлек Идиятуллин Ильяс Ленар улы махсус хәрби операция зонасында батырларча һәлак булды.

Гаиләсенең, туганарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Без дә сезнең белән кайгырабыз. Сезгә сабырлык телибез!

Ильяс энебез, урының оҗмах түрләрендә булсын», – дип язган якташы турында шагыйрь һәм мәрхүм хәрбинең фотосын куйган.

Ильяс энем Идиятуллин!!!

Син яшь идең, яшен төсле идең,
Матур иде синең тормышың...
Гади тормышлардан булгангамы,
Дөнья, диеп, үзең тырыштың...

Ильяс энем, Рамил абыең күк,
Горур тоттың һәрчак үзеңне.
Апайларга була белдең абый,
Яшь булсаң да, булдың түземле...

Максатыңа ирешүчән булдың,
Селтәмәдең бер дә кулыңны...
Ачы язмыш кисте синең юлны,
Ятим итте кызың, улыңны...

Тынычлыклар көтеп яшәсәм дә,
Югалтудан тора бу язым...
Күңелләргә яра салып киттең,
Хуш, бәхил бул, энем – Ильясым...
Мөслимемнең син бит нуры идең,
Рәнҗеп китмә, энем – Ильясым....

Рүзәл абыең...
15.05.25.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100