Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язмыш сынавының соңгысы түгел иде...

Җилкәннәр җилдә сынала инде ул... Кайбер кешеләр дә шул җилкәннәрдән бер дә ким түгел, аларның өлешенә дә күп тия. Күрше хатынның чыдамлыгы, сабырлыгына шаккатам да, нигә һаман да шушы бер үк кеше җилкәсенә төшә соң бу кадәр авырлык, дип сызланам.

news_top_970_100

Аидага (исеме үзгәртелгән) кечкенәдән үк тормышның ачысын татырга туры килде. Аның хәтта балачагы да бәхетле булды дип әйтеп булмыйдыр. Эчкече әнисе аркасында, ул инде 11 яшендә үк сукбайлар белән урамда сөйрәлде. Шул вакытта ук токсикоманиягә бирелгән иде. Әнисе вафат булгач, ятимнәр йортына эләкте. Аның тагын энесе һәм сеңлесе бар бугай. Ничек шулай килеп чыккандыр, әмма ул кечкенәдән үк туганнарыннан аерым үскән. Соңыннан алар табышкан, дип беләм, тик туганнарча җылы итеп аралашып китә алмаганнар. Төрлесе төрле җиргә сибелгән. Менә шундый ялгыз җан ул.

Ятимнәр йортыннан ул «тегүче» белгечлеге алып чыга. Куллары алтын, тик Аида тегәргә генә яратмый. Булачак ире белән ул наркоманнарны дәвалау клиникасында танышкан. Бу вакытта Аида үзе дә анда токсикоманиядән дәвалана торган булган, дип аңладым.

Алар яшьли өйләнешәләр. Ире дә чиреннән котыла. Яшьләргә күп кирәкме инде, әлбәттә, алар бәхетле булалар. Әмма беренче балалары үле туа. Озак та үтми, Аида икенче тапкыр авырга уза. Кайгылары онытыла: Аида сау-сәламәт ир бала таба. Ятимнәргә тиешле дәүләт фатирын көтеп, яшьләр кечкенә генә бер бүлмәдә көн күрәләр. Ире төрле җирләрдә эшләп акча таба. Бер елдан соң, гаилә тагын да ишәергә тиеш була. Зәңгәр күзле, ак йөзле кызлары бу дөньяда берничә көн генә яшәп кала. Аиданың бу мизгелдә ниләр кичергәнен беребез дә аңламады. Ул бер ноктага төбәлеп катып кала да, тыныч кына елый иде, кычкырмый да, акырмый да. Улын кочагына кыса да, кешегә күрсәтми генә тагын елап ала иде. Без аңа сүз катырга да курыктык. Бу хәлләр турында, гомумән, сөйләшмәдек.

Ходай бер баласын ала торды, икенчесен бирә торды. Әле һаман да үз сыеныр почмаклары булмаса да, Аида куркып тормады, тагын бер бала тапты. Кечкенә генә арендага алынган бүлмәдә инде ике бала тавышы яңгырый иде.

«Ул котылды»

Вакыт үтә торды, балалар үстеләр. Аидага инде 30 тула дигәндә, аларга бер бүлмәле фатир бирелде. Бу вакытта аларның инде 4 балалары бар иде.

Тормыш җайлы гына ага торды. Гаилә башлыгы кечкенә генә бизнес оештырмак булып та йөрде. Икесенең дә машиналары бар иде. Иске генә булса да, йөреп торырга ярый әле, дип сөенделәр алар.

Аидага елмаерга ярамый, күрәсең. Беркөн ире эштән авырып кайтты. Укшый, коса, тәне бөтенләй соры төскә кергән. Ул үзен берәр ризык-мазар белән агуланганмындыр, дип уйлады. Хәле яхшырмагач, икенче көнне ашыгыч ярдәм машинасы аны хастаханәгә алып китте. Машинада ук ир кеше аңын югалтты. Берничә сәгать реанимациядә ятканнан соң, үлеп тә китте. Аида шунда: «Ул котылды», – дип кенә әйтеп куйды. Бу авыр минутларда ул ничек чыдагандыр, белмим: берүзе 4 кечкенә бала белән калды, җитмәсә, даими эше дә юк иде. Әтисез калганлыкларын балалар да авыр кичерде. Аиданы бу авыр мизгелләрдә берүзен генә калдырмаска тырышсак та, кайгысын моның белән генә киметеп була идеме соң? Түзде, ничек кенә авыр булмасын, бирешмәде, балалары хакына көчле булып, яшәвен дәвам итте.

Гаилә башлыгының үлеме белән Аида өстенә калган проблемалар килеп өелде: иренең бетмәс-төкәнмәс бурычлары. Булган ике иске машинаны сатып, ничектер очын-очка бәйләп чыкты ул бу хәлләрдән, чөнки балаларны фатирсыз калдыра алмый бит инде.

Аида япа-ялгыз, башын куеп зарланырлык бер туганы да юк. Бу хәлләрдән соң иренең дусты булышып, килгәләп йөрде. Акчалар җыеп бирделәр. Күрше-күлән дә Аиданың кайгысына битараф калмады, ничек тә ярдәм итәргә тырышты. Әмма ни генә булмасын, төп авырлыкны Аида үзе тартты.

Иренең дусты өйләнмәгән, урта яшьләрдәге ир-ат. Әллә Аиданы артык кызганды, әллә чынлап та яраттымы, тәгаен генә әйтә алмыйм, бераздан алар өйләнештеләр. Балалар да яңа әтине җылы кабул иттеләр. Кычкырыш, талаш булмады. Әлбәттә, бер бүлмәле фатирга ишле гаилә инде сыймый башлады. Балалар да көннән-көн үсә. Бу фатирларын сатып, кредит, ипотекалар алып, зурракка – өч бүлмәлегә күченделәр.

Язмышның сынаулары моның белән генә бетмәде. Инде барысы да көйләнгән кебек: җылы өйләре, ашарларына – кайнар ризыклары, Аиданың ире, балаларның аталары бар… Матур гына яшәп ятканда, кайгы кабат аның бусагасын атлады.

Аида белән алар бергә 4 ел яшәп калдылар. Инфаркт... Аида кабат ялгызы калды... Бусында аның инде еларлык күз яшьләре дә калмаган иде. Ул еламады. Ирен кызганмады түгел. Ул аны яратты да, хөрмәт тә итте, тик аның башка еларлык күз яшьләре генә калмады. «Нишлим? Балаларым турында уйларга кирәк. Аларны ашатасы, киендерәсе, укытасы, кеше итәсе бар», – диде ул, мөлдерәмә тулган күзләре белән туры карап, тик күзеннән бер генә бөртек яше дә төшмәде. Кредит, ипотека да синең елаганыңны көтеп ятмаячак. Тегүче булып кына да финанс кыенлыкларыннан чыга алмавын Аида бик яхшы аңлый иде.

Бүген ул өйләр җыештыручы булып йөри. Дүрт баласын карый, кредитларын түли, яши. Аида гомер буе алга карап яшәде, ни генә булса да, гел алга атлады. Атлый алмаганда, үрмәләп булса да барды, тик чигенмәде.

Бу – язмыш сынауларының соңгысы булсын иде, дим инде... Ул җилкәннәрдән бер дә ким сыналмады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100