«Әни, ничек хәлләр? Нәрсә эшлисең? Сагындым сине, озак күрешмәдек. Син миңа үпкәләмисең бит, әйеме? Гел эш тә эш...»
Телефоннан кызы Әнисәнең тавышын ишетүгә, Әлфия апа аның болай гына, хәл белергә генә шалтыратмавын аңлады.
«Әйбәт кенә, кызым. Үзегез ничек? Раяз ни хәлләрдә?» – дип сорады.
«Әйбәт кенә. Әни, кара әле, безнең корпоративка барасы бар, Раязны бакчадан алырсың әле», – диде Әнисә.
«Минем эшем бар иде, Әнисә», – диде Әлфия апа.
«Ну, син нәрсә инде, әни? Миңа син дә ярдәм итмәсәң, кем булышсын. Алай булмый инде. Мин сиңа өметләнеп торган идем әле. Әлфирнең әнисеннән сорый алмыйм бит, аның нинди икәнен үзең дә беләсең. Нигә киреләнәсең инде, әни? Без болай да Әлфир белән беркая бармыйбыз, узган ел да, Раяз чирләгәч, корпоративка бара алмый калдык. Хәзер тагын өйдә утырыргамы инде?» – дип үпкәләде Әнисә.
«Ничек шулай дия аласың, кызым? Мин гел Раяз белән калып торам. Сез 5 көнгә диңгезгә китеп, 2 атна торып кайтканда да, дусларыгызның туган көннәренә барганда да, Раяз гел минем белән кала. Өй мәшәкатеннән туеп, кем шимбә көнне генә ресторанда йөреп кайтты? Ә 2 атна элек якшәмбе көнне сез концертка киткәч кем белән калды Раяз?» – диде әнисе.
«Ну әни, без яшьләр бит әле, күңел дә ачасы килә...» – дип акланды Әнисә.
«Ә менә минем тешләремне дәвалыйсы бар, Әнисә. Мин табибка язылдым, кич шунда барам. Шулай булгач, гафу, бүген Раязны алып кала алмыйм», – диде Әлфия апа.
«Әни, сиңа оят түгелме, ул – синең оныгың бит!..» – диде Әнисә.
«Беренче чиратта ул – синең улың», – диде Әлфия.
«Ярар, мин беркая да бармыйм алайса. Бар, тешләреңне карат, әгәр сиңа бу бик мөһим икән, бар...» – дип, Әнисә трубканы ташлады.
Әлфиянең кәефе бозылды. Ул көзге каршына килде һәм үзенең чагылышына бик игътибар белән карады: аңа 50 яшьлек ханым карап тора, әле чибәрлеген, сөйкемлелеген югалтмаган, әмма никтер моңсу.
Әлфия гомер буе мәктәптә тарих фәне укытты. Эшен бик яратты ул һәм укучыларының үзен яратуы белән дә бик горурланды. Өстәвенә, бу ярату аңа өендә бик җитми иде шул.
15 ел элек ире Рәсим, аны ташлап, яшь һәм бай бер тол хатын – Розалиягә китте. Кызы Әнисә дә әтисенә ияреп китте. Әлфия ялгызы гына калды. Күпме төнне елап уздырды, күпме кырын карашка, төртмә сүзләргә теш кысып түзде. Буш өенә ничек кайтасы килмәгәнен дә, яшисе килмәгәнен дә ул бары тик үзе генә белде.
Ә Розалия яңа иренең кызына хәерхаһлы булды, аны яхшы кабул итте, һәм алар берничә ел шактый әйбәт яшәделәр. Хәзер Әнисәнең бик күп матур күлмәкләре, кыйммәтле косметикасы, төрле вак-төяк әйберләре булды. Ә соңыннан Розалия Рәсимгә игезәкләр тапты, ә Әнисә, уйлап та тормыйча, әнисе янына кайтып китте.
Рәсим кызына бик үпкәләде. Ул Әнисәне Розалиягә рәхмәтле булыр дип уйлаган иде, әмма Әнисә энеләрен карарга җыенмады. Әнисе дә кызының бу адымын хупламады.
«Син, Әнисә, гел үзең турында гына уйлыйсың. Әтиең белән син ташлап киткәч, беләсеңме мин ничек кайгырдым?! Ярар инде – әтиең, без барысына да аның белән икәү генә гаепле, әмма син бит – минем кызым! Һәм син мине авыр минутымда ташлап киттең. Ә хәзер әтиеңне ташладың. Аларга кечкенә балалар белән авыр икәнен аңлыйм, һәм синең ярдәм аларга бик ярап куяр иде..» – дип орышты Әлфия кызын.
«Ой, әни, ярар, акыл сатма инде, ә! Кайда телим, шунда яшим. Сез икегез дә миңа әти-әни, һәм кайда яшәргә икәнен үзем дә сайлый алам!» – диде Әнисә.
«Син хаклы түгел...» – дип башлаган иде Әлфия, кызы, сабырсызланып, аны бүлдерде.
«Ярар, булса соң, миңа барыбер», – диде ул.
«Ә миңа барыбер түгел, – дип кырт кисте әнисе. – Зинһар, әтиең янына кайт. Шулай гадел булачак. Син чикерткә кебек тегендә-монда кунаклап, үзеңә җылы урын эзләп тик йөрисең. Алай гына булмый ул. Ул – синең әтиең, һәм син аңа ярдәм итәргә тиеш. Безнең аерылышу – безнең гаеп, синеке түгел. Болай эшләргә хакың юк!»
«Ә-ә-ә, шулаймы әле? Син мине куасыңмы? Ну ярар... Ярар, мин китәм! Әмма син моңа үкенәчәксең! Мине тәрбияләргә кирәкми. Мин олы инде! Аңладыңмы??? Хәзер әйберләремне җыям да китәм. Аннан «кире кайт» дип ялынасы булма миңа, минем да характер бар! Хуш, әни!» – дип тузынды Әнисә.
Әнисә чыннан да китте, әмма әтисе янына түгел. Озак та үтмәде, Әлфия кызының ниндидер егет белән яшәгәнен белде. Әлфия аны эзләп тапты, өйгә кайтырга үгетли башлады, әмма Әнисә борынын гына җыерды.
«Соң инде, әни! Мин Әлфирдән бала көтәм. Ул миңа тәкъдим ясады. Менә туй уздырырга гына акча юк, болай гына язылышабыз. Мине әйбәт тәэмин иткән өчен, җитеш тормышта яшәткән өчен рәхмәт инде сезгә, әти белән әни!» – диде Әнисә.
Әлфия нәрсә дип тә җавап бирергә белмәде, ул кызын эгоист итеп тәрбияләгәнен аңлады. Ничек болай булды соң әле бу?
Барысы да бик гади: Әлфиягә эшендә чит кеше балаларына күп вакыт бирергә туры килде һәм, өенә кайткач, үзен кызы алдында гаепле тойды. Шуңа күрә кызына күп нәрсәне рөхсәт итте, көен көйләде, аны кызганды... Һәм менә шундый тәрбиянең ачы җимешләрен татый хәзер.
Әни белән кыз берничә ай аралашмады. Әлбәттә, Әлфия шалтыратты, бүләкләр җибәрде, берничә мәртәбә Әнисә янына килде, әмма тегесе шалтыратуларга җавап бирмәде, әнисенә ишек ачмады, дөрес, бүләкләрен кире кайтармады, димәк, алар аңа ошаган булган инде...
Һәм бары тик Әнисәне бала тудыру йортыннан чыгарганда роддомга килгәч, кызын күзәтеп, бераз читтә басып торды. Әнисә аны кызганды бугай, янына килде. Әни белән кыз арасында тагын татулык урнашты, ә менә әтисе Әнисәне кичермәде.
Хәер, Әнисәгә аның кичерүе кирәкми дә иде, шуңа күрә ул әтисенең үз янында булмавына артык пошынмады. Ә менә Әлфия янында...
...Әлфия авыр сулады да табибка барырга җыена башлады. Инде чираты җитеп, табиб янына керергә җыенгач, телефоны шалтырады. Оныгы Раязның тәрбиячесе шалтырата икән.
«Әлфия апа, исәнмесез. Нишләптер, кызыгызга шалтырата алмыйм. Бүген Раязны килеп алмадылар, ә минем эш көне бетте инде», – диде тәрбияче ханым.
«Шулаймыни? Хәзер киләм алайса, гафу итегез инде...» – диде Әлфия.
Ул кызының номерын җыйды, әмма җавап бирүче булмады. Кияве Әлфиргә шалтыратты, озак кына көткәч, телефонны алдылар, Әнисәнең шат тавышы ишетелде.
«Әнисә, моны ничек аңларга? Нишләп Раязны бакчадан алмадыгыз?» – диде Әлфия.
«Ә-ә-ә, әни... Кара, мин Әлфирнең әнисеннән сораган идем Раязны алырга, оныткандыр инде. Аны үзең барып ал әле, алайса, без эчкән идек инде...» – диде Әнисә.
«Эх, Әнисә, Әнисә», – дип кенә әйтә алды Әлфия.
Әлфия телефонын сүндерде дә, ишектән чыгарга дип борылган иде, үзе яшендәге бер ир-ат белән очрашты. Бу – теш табибы иде.
«Ой, гафу итегез...» – диде Әлфия.
«Зыян юк. Әйдә керегез, сез – бүген минем соңгы пациент», – диде табиб.
«Миңа оят, – диде Әлфия, кыенсынып, һәм бейджиктагы исемен укып, өстәп куйды: – Миңа китәргә кирәк, оныгым бакчада берүзе генә калган, алырга кирәк... Гафу итегез... Айрат Мансурович».
Кәефе кырылган Әлфия урамга чыкты һәм, такси чакыртырга дип, тагын телефонын алды, әмма кинәт алдына машина килеп туктады: аның каршында тагын Айрат иде.
«Әйдәгез, илтеп куям сезне. Барыбер эш көнем бетте бит», – диде Айрат Мансурович.
Әлфия нишләптер каушады, кызарды, әмма соңыннан ир-атка рәхмәт әйтте дә машинага утырды. Аның күңелен ниндидер сәер, дулкынландыргыч хис биләп алды. Аның мондый хисләрне күп еллар кичергәне булмаган иде инде, баксаң, ул исән икән бит әле...
Янында утырган Айрат аны үзенең барлыгы белән дулкынландыра, һәм Әлфия кабат үзенең кызарып чыкканын сизде. Айрат аңа таба борылып карагач, Әлфия аның соравын ишетми калганын аңлады.
«Нәрсә? Гафу итегез, ишетмәдем...» – диде Әлфия, уңайсызланып.
«Сезне берәр нәрсә борчыймы? Бигрәк уйга чумып барасыз?» – диде Айрат.
«Юк, юк...» – дип куйды Әлфия һәм үзен беренче очрашудагы мәктәп укучысы кебек тотканга эченнән генә шелтәләп алды.
Ниһаять, аларның сүзләре ялганып китте. Айрат инде 7 ел тол икән. Улы бар, әмма ул гаиләсе белән Германиядә яши. Айрат үзе дә Европада яшәгән, әмма Россиягә кире әйләнеп кайткан.
«Картаям ахры, күңел нечкәрә, менә туган җир тартты, әти-әнинең каберләре монда, туган-тумачалар, дигәндәй… Күреп китим, дип кенә кайткан идем. Бераз торырмын да китәрмен, дидем, менә китә алмыйча ятам. Ә сез гел монда яшәдегезме?» – дип сорады Айрат.
«Әйе, гомер буе тарих укытучысы булып эшләдем. Ирем китте, кызым бар, оныгым Раяз... Китереп куйганыгыз өчен рәхмәт, Айрат», – диде Әлфия.
«Ярар, пүчтәк эш. Әйдә, Раязны алыгыз да, өегезгә кайтарып куям», – диде ир.
«Алай уңайсыз бит инде...» – диде Әлфия, читенсенеп.
«Бер дә уңайсыз түгел», – диде Айрат.
Раяз Айратка да ошады, малай тыныч, тәртипле иде, юлда да, Әлфия ирне чәй эчәргә чакыргач – өйдә дә, теңкәгә тиеп, туйдырып бетермәде. Өстәвенә, бала әбисен күрүгә дә бик сөенде, әбисен бик яратканы күренеп тора. Айрат аларда ярты сәгать чамасы кунак булды, ә соңыннан Әлфия белән телефон номерларын алмаштылар һәм ул, саубуллашып, китәргә ашыкты.
Берничә көн узды. Шушы вакыт эчендә Әлфия Айратны оныта алмады, хәтта төшләренә кереп йөдәтте ир. Әлфия аны уйларыннан чыгарып ташлый алмавына үзен әледән-әле битәрләп торды. Көтмәгәндә Айрат аңа шалтыратты һәм ресторанга чакырды.
Әлфия моңа бик сөенде. Ул бик теләп, баш-аягы белән яңа мөнәсәбәтләргә кереп чумды. Айрат белән бергә искиткеч рәхәт бер атна уздырдылар. Көндезләрен аңа стоматологиягә килсә, кичләрен бергә шәһәрдә йөрделәр, берәр кафега кереп кичке аш ашадылар, аннан Айрат аны өенә кайтарып куйды. Әмма Әлфия өчен бу әкият башланырга өлгермичә дә, көтмәгәндә тәмамланып куйды.
Берсендә Айрат үзенә күпмедер вакытка китеп торырга кирәк дип әйтте, ниндидер мөһим эшләре килеп чыккан. Әлфия ризалашты, нишләсен, әмма йөрәгенең тетрәнеп куйганын сизде, ә Айрат аның кулларын учларына кысты. Айрат киткән көнне кызы Әнисә күз яшьләренә буылып килеп керде. Иренең зур бәлагә юлыккан сөйләде. Әлфир эшендә ниндидер махинацияләр белән тотылган икән һәм хәзер, бурычларын түләр өчен, төрмәгә утырмас өчен, зур суммада акча кирәк.
«Минем ул кадәр акчам юк, Әнисә. Нәрсә эшли алыйм мин?» – диде Әлфия.
«Фатирыңны сат. Тагын нәрсә булсын», – диде кызы, аны-моны уйлап та тормыйча.
«Ә мин кайда яшәргә тиеш, Әнисә?» – диде Әлфия, кызының бу сүзенә чын-чынлап аптырап.
«Бездә урын табылыр әле. Бу хәлләрне җайлап бетергәч, сиңа фатир алырбыз әле», – диде Әнисә.
«Юк, Әнисә, юк», – дип кырт кисте Әлфия.
«Әни-и-и, – дип үксүен дәвам итте Әнисә. – Мине дә утыртачаклар бит. Нәрсә эшләргә соң, әни? Беркем дә безгә кредит бирми... Дуслар, танышлар йөз чөерде. Әти мине ишетергә дә теләми».
«Ярар, кызым, елама. Берәр нәрсә уйлап табарбыз. Сатармын фатирны, сатармын, әмма әле, алучы тапканчы, озак бит ул», – диде Әлфия.
Әнисенең бу сүзләрен ишеткәч, Әнисәгә җан кергәндәй булды.
«Алучы бар, әни. Ул инде бүген үк акчаны бирергә, ә иртәгә килешү төзергә әзер», – диде Әнисә, сөенеп.
«И Аллам, Әнисә», – диде Әлфия, ни әйтергә белмичә.
«Әни-җаным, рәхмәт сиңа, мең рәхмәт. Син безне коткардың бит!» – дип кычкырды Әнисә. югалып калган әнисен үбә-коча.
Чыннан да, икенче көнне бер ир-ат килде, һәм алар килешү төзеделәр. Әнисә әнисенә шалтыратып, куана-куана нидер сөйләде, ләкин Әлфиянең күз алдында тоташ томан иде.
«Кызым, мин әйберләрне җыям, аларны сезгә алып барырга кирәк», – диде Әлфия.
«Әйе-әйе, ярар! Борчылма, әни, алып килербез! Тагын бер кат рәхмәт сиңа, әни! Мин соңрак шалтыратам, яме!» – диде кызы.
Әлфия авыр сулады да әйберләрен җыя башлады. Кич җитте. Әлфиягә фатирның яңа хуҗасы шалтыратты һәм иртәгә анда яши башларга җыенуын әйтте, башка яшәр урыны юк икән. Әлфия кабалана башлады һәм кабат кызына шалтыратты, әмма Әнисәнең телефоны сүнгән. Кияве Әлфир дә телефонын алмады. Бер сәгать узды, ике сәгать... Бер үзгәреш тә булмады...
Шунда Әлфия такси чакырды да Әнисәнең өенә китте. Әмма ишек ачучы булмады, шакыганга, күрше фатирдан бер хатын-кыз чыкты.
«Ә, алар бер атна элек үк күченеп китте бит...» – диде ул.
«Ничек инде күченеп киттеләр? Кая?» – дип аптырашта калды Әлфия.
«Мин белмим шул. Әнисә Сочида фатир алырга җыенулары турында сөйләнгән иде. Әйе шул! Ул әле, диңгез буенда яшәячәкбез, дип, бик сөенде...» – диде күршесе.
«Туктагыз, ә суд?» – диде Әлфия.
«Нинди суд? Суд турында берни белмим алай. Ә аларның китүе хак. Бик бәхетлеләр иде...» – диде күрше хатыны.
Әлфия уйлады да, Әнисәнең дус кызына шалтыратты. Алар икесе бер фирмада эшли бит.
«Алсу, соң шалтыратканга ачуланма инде, Әнисә синең янда түгелме?» – дип сорады.
«Юк, Әлфия апа», – диде Алсу.
«Ә алар бүген Әлфир белән эшкә килдеме соң?» – дип сорады Әлфия.
«Әллә белмисезме, Әлфия апа, алар әле 1 ай элек үк эштән киттеләр бит. Яңа эш таптык, диделәр», – дип аптырашта калдырды Алсу.
«Алсу, аларның берәр проблемасы булдымы? Эштә акча белән бәйле, мәсәлән?» – дип кызыксынды Әлфия.
«Юк алай. Бар да тәртип иде. Ә нәрсә булды соң?» – дип сорады Алсу.
Әлфия, телсез калып, телефонын сүндергән иде инде, ул кабат шалтырады, һәм Әлфия кызының тавышын ишетте.
«Әни, миңа шалтыратып, син безне эзлисең, диделәр. Борчылма, безнең бар да әйбәт. Судтан котыла алдык», – диде Әнисә.
«Әнисә, син кайда?» – дип сорады Әлфия коры гына.
«Ничек инде кайда? Өйдә», – диде кызы.
«Алайса, ач ишекне, мин синең ишек төбендә басып торам», – диде Әлфия.
«Ә-ә-ә, әни, беләсеңме... ничек әйтергә инде? Безнең бер проект барлыкка килде бит, шуны эшләргә телибез. Минем алай иткәнгә ачуланма инде, башкача син фатирыңны сатмас идең. Ә безгә акча кирәк булды...» – диде Әнисә.
«Анда минем бөтен нәрсәм калды... Минем тормышым, син шуны аңлыйсыңмы, кабәхәт?!» – дип кычкырды Әлфия.
«Уф, әни! Нәрсәң калды? Укучыларыңның портретларымы? Башыңны эшләт, әни, Әлфир аркасында без миллионерларга әйләнәчәкбез!» – диде Әнисә.
«Хәзер үк кайт, Әнисә, ишетәсеңме?» – диде Әлфия.
«Мин диңгездә инде, әни. Кайтмыйм, хыялланма да! Син барысына да үзең гаепле! Безне тыңларга идең, шулай итсәң, синнән бернәрсә дә яшереп тормаган булыр идек. Ә хәзер теләсәң ничек яшә! Мин башка синең хакта ишетергә дә теләмим!» – диде кызы.
«Йә Аллаһым!» – диде дә Әлфия телефонын төшереп җибәрде.
Таш идәнгә килеп төшкән телефон чәлпәрәмә килде. Әлфия подъезд баскычына утырды һәм булган бар нәрсәсен югалту ачысыннан әрнеп елап җибәрде.
Аннары әкрен генә торып басты да, аякларын көч-хәлгә өстерәп, урамга чыкты. Ләкин менә барыр җире генә юк аның, аны беркайда беркем көтми. Хәзер өе дә юк менә...
...10 ел узды. Әлфия яшәгән шәһәрдә тимер юл вокзалы перронына поезддан йончыган, шешенеп беткән бер хатын-кыз чыкты. Бу хатын Әнисә иде. Сочига күченгәннән соң, алар Әлфир белән яр буенда ук йорт сатып алдылар, аны арендага бирделәр. Үз тормышлары белән бик канәгать иде алар. Әмма соңыннан Әлфир яшьрәк хатын-кызны очратты һәм Әнисәне өйдән куып чыгарды. Өстәвенә, йортны үз исеменә яздырган иде Әлфир.
«Син акылдан шаштыңмы әллә!!! Аерылышырга бирсәм, бөтен нәрсәңне тартып алам бит! Бала да минем белән калачак, әле алиментлар да түләячәксең!» – дип тузынды Әнисә.
«Ха-ха, кадерлем, оныт, түт-үт инде акчалар! Минем барысы да уйланылган, яшь бичәм – полиция җитәкчесенең кызы, димәк, берниең дә барып чыкмаячак. Һәм тагын, Раяз да минем белән кала. Баланы сиңа калдырырмын дип уйладыңмы әллә? Юк! Ул – минем улым, аңладыңмы? Ә син, бар, ычкын моннан! Ычкын!» – диде аңа ире.
Әнисә тиз генә сумкасын алды да өйдән чыгып китте, хәтта бүлмәсендә уйнаган улына да күз төшерә алмады. Раяз әтисе белән калды. Ләкин Әнисә дә ялгызлыктан озак интекмәде. Ул кафега эшкә урнашты һәм аның хуҗасын тиз арада тозагына эләктерде.
Дөрес, мөнәсәбәтләре озак дәвам итмәде. Әнисә аптырамады, тагын яңа ир-ат тапты. Шулай яңа ир-атлар белән очрашулар, аерылышуларны Әнисә спиртлы эчемлекләр белән «бәйрәм итәргә» яратты. Ә аннан соң инде аңа эчәр өчен сәбәп кирәк тә булмый башлады.
Мондый кәеф-сафалы тормыш Әнисәне тиз эштән чыгарды. Ул үзенең җитди авыруы турында белгәч курыкты һәм әнисен эзләргә тотынды. Әйе, ул әнисе турында хәзер генә исенә төшерде, шушы еллар дәвамында аның белән кызыксынып та карамады, аның хакында берни белмәде һәм аны каян эзләргә икәнен башына да китерми иде.
Шулай да, «ятып калганчы, атып кал» дигәндәй, элекке танышларыннан белеште, әмма алар да Әлфия турында берни белми иде. Берничә көн Әнисә шәһәр буйлап арлы-бирле йөрде, арзанлы гына кунакханә бүлмәсендә кунды һәм эш табарга тырышты. Кинәт ул яңа ачылган теш дәвалау клиникасына җыештыручы кирәк булуы турында белдерү тапты.
Әнисә күрсәтелгән адрес буенча барды һәм бу урынга кеше алмаганнарын белеп сөенде. Директор бүлмәсеннән өлкән яшьтәге ир белән хатын һәм 40 яшьләр чамасындагы ир-ат чыкканда, Әнисә холлда басып тора иде. Алар өчесе дә бәхетле елмая, ниндидер күңелле нәрсә турында сөйләшәләр ахры. Әнисә аларга сокланып карап куйды: алар зәвыклы һәм кыйммәтле киенгән. Хатын-кызның пөхтә, матур прическасы, табигый макияжы һәм тәрбияләнгән куллары аның аксөяк булуын күрсәтеп тора, ә йөзе...
Әнисә бу ханымга карады да катып калды: бу – Әлфия, аның әнисе бит! Әнисә башын эшләтеп өлгергәнче, алар инде аның яныннан узып киткән иде.
«Әни!» – дип кычкырды Әнисә.
Әлфия һәм аның янындагы ир-ат әкрен генә борылдылар. Әлфия Әнисәнең йөзен җентекләп карады. Тыныч, әмма нык тавыш белән җавап бирде:
«Сез ялгыштыгыз. Минем кызым юк!» – диде.
Бу сүзләрне әйткәндә, Әлфиянең керфеге дә селкенмәде, әмма күзләре генә караңгы зәңгәр төскә керде.
Соңыннан Әлфия кире борылды да, өлкән яшьтәге ирне кулыннан җиткәләде, яшь ир белән ягымлы гына хушлашты һәм машинага утырды. Ә Әнисә һаман басып, аларга карап торды. Әнисе белән бергә чыккан яшь ир-атның тавышы аны айнытып җибәрде.
«Гафу итегез, әмма бездә сезгә эш юк», – диде ул.
«Кем бу апа? Кем ул?» – дип сорады Әнисә, ашыгып.
«Ул – минем әтинең хатыны», – дип җавап бирде ир-ат.
«Ул – минем әнием...» – дип пышылдады Әнисә.
«Шулаймыни? Алайса, мин сезнең белән ниләр булганы беләм. Сез аны йорт-җирсез, акчасыз, гаиләсез калдыргансыз. Алдагансыз, хыянәт иткәнсез... Минем әти тапканда, ул фәкыйрьләнеп беткән булган. Әти аны очраклы тапкан, Әлфия апа урам себерүче булып эшләгән һәм иске бер сарайда яшәгән... » – дип сөйләде ир.
«Минем аны күрәсем, гафу сорыйсым килә. Язмыш мине болай да җәзалады, мин авыру...» – диде Әнисә, елый-елый.
«Алар киттеләр. Әти белән Әлфия апа инде күп еллар Европада яши һәм монда кайтмаячаклар инде. Аларның анда яр буенда үз йортлары бар. Мин аларны бар нәрсә белән дә тәэмин иттем, Аллаһка шөкер, аларның бернигә мохтаҗлыгы юк һәм алар бик бәхетле!
Ә сез китегез... Һәркемне, иртәме-соңмы, тормыш барыбер үз урынына утырта. Һәркем үзенә лаек булганны ала...» – диде ир-ат.