«Язмагыз андый сүзләр» - Чулпан Йосыпова сеңлесенә булышмауда гаепләүчеләргә җавап бирде
Җырчы Чулпан Йосыпова үзенең сәхифәсендә бик тә четерекле темага кагылып үткән. Артистның бертуган сеңлесе инде озак вакытлар яман шеш авыруы белән көрәшә. Төрле дәвалау курслары узу һәм операцияләр ясату өчен Энҗегә берничә тапкыр ярдәм дә җыйдылар. Чулпан Йосыповага исә язылучыларыннан әледән-әле сеңлесенә булышмавы турында гаеп аткан смс-коментарийлар килеп ирешә икән. Үзе әйтмешли, андый хатларга иммунитеты барлыкка килеп, борчылмаска, уйланмаска тырышса да, җырчы бераз аңлатма биреп үтәргә булган.
«Гел яхшы кыз булып утырып булмый, дуслар. Беркөнне язганнар: «Нигә ул сеңлесенә булышмый икән?» - дигәннәр. Каян беләсең соң син, җанкисәгем, булышкан-булышмаганны?
Бер коллегам яныма килде дә: «Аның яман шеш түгелдер, гади шеш кенәдер?» - ди. Соң сиңа барыбер түгелме? Икенчесе исә килде дә: «Менә акча җыясыз сеңлекәшеңә. Мин гел җибәрәм инде, җибәреп торам», - ди. Әле аны бөтен коллегалар алдында әйтә…
Ул акчаны мин җыймыйм, дуслар, мин моңа бөтенләй кысылмыйм. Без аерым яшибез. Мин үзем аерым шәхес, минем үземнең гаиләм бар. Әниләр аерым яшиләр. Бу акча җыю әни белән сеңлем бергә уйлап эшләгән әйбер. Мин исә үземнән ничек булдыра алам, шуның кадәр ярдәм итәм, - ди ул.
Чулпан Йосыпова башкаларга шундый авыр сүзләр язар алдыннан йөз тапкыр уйларга киңәш итә.
«Зинһар, кешегә андый сүзләр язмагыз. Мин ярар, көчле кеше дип уйлыйм үземне. Ә бит нечкә күңелле кешеләр була. Андый сүзләр аларны сындырырга мөмкин. Шуңа күрә пычрагыгызны чәчмичә, матурлыкны, яхшылыкны гына күреп яшәргә тырышырга кирәктер.
Дөнья бу һәм кемнең нинди юл үтәсен Аллаһ Тәгалә үзе генә белә. Мин үз юлымны үтәм, – дип сөйли ул.
Инде Чулпан Йосыпова сеңлесенә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты оештырырга ниятләгән. Видеода ул бу хакта да әйтеп үтә. Башта ул тамашаны үзе генә куярга теләгән булган, әмма башка сәхнәдәш дуслары да аңа теләктәшлек белдерергә ашыкканнар.
«Үзем генә чыгыш ясармын дип уйлаган идем, коллегаларымның иң якыннары: «Без дә киләбез, күп акчалар белән ярдәм итә алмасак та, концертка үз өлешебезне кертәбез», - диделәр. Хәйрия концертын 22 ноябрь көнне «Чулпан» концертлар залында оештырабыз. Билетлар тиздән сатуга чыгачак», – дип хәбәр итә Чулпан Йосыпова.