Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язмаган маллар булса (Кәрим Кара)

news_top_970_100
Язмаган маллар булса (Кәрим Кара)
"Татар-информ" архивы

Безнең якларда бер нигездә берничә буын яши. Ата-ана салган өйдән улы аерылып чыгып китми, шунда төпләнә. Өйне киңәйтә, янкормалар өсти, кирпеч белән тышлый, йорт-кураны заманчарак үзгәртә. Күп очракта аның буй җиткергән улы да шул бусагага килен алып кайта. Яши бирәләр әби-бабай, ата-ана, ул-килен, тупырдап туып торган оныклар шул бер өйдә.

Ә менә чит илләрдә бөтенләй башкача. 15-16 яшьлек бала балигъ санала. Кирәк-яракка акчаны үзенә эшләп таба башлый, әти-әнисеннән ярдәм көтми. 18е-фәлән тулса, өйдән бөтенләй чыгып китә. Үзенә фатир арендалый, я берәр иптәше белән фатир хакын уртаклаша, үзаллы тормыш көтә башлый. Әти-әнисе белән аралашулар юк дәрәҗәсенә җитә. Күбрәк телефон аша яңалыклар уртаклашалар.Аның да әле үзенчәлекләре була. Мәсәлән, әнисе әйтә улына:

– Минем төшке аштан соң йоклап ала торган гадәтем бар. Сәгать 3тән соң гына шалтырат. Ә шимбә, якшәмбе көннәрендә вакытым тыгыз, кортта теннис уйныйм, бимазалама, – ди.

Гадәттә, ата-ана балаларының тормыш коруларын, оныклары туганын шул телефон аша белә. Берәр 5 елдан соң Раштуа бәйрәмендә барысы бергә күркә ашарга җыелалар да гаҗәпләнгән булалар:

– О бэби, син шулай сөйләшә башладыңмыни инде?

– О кей, абый, синең чәчләрең ап-ак булган ич. Ничә ел күрешмәгәнгә? 20 дисеңме? Шулай ук булып киттемени әле...

Теге күркәне ашап бетерәләр дә, 2 йотым вино эчәләр дә таралашалар: гуд бай!

Безнең балалар әти-әнине нык яраталар инде. Һич аерыла алмыйлар. Бәрәңге алуга, төпчеге сагынып кайтып җитә Казаннан, казлар суюга, уртанчысы капканы шар ачып керә, үгез суеп бетүгә – олысы сәләм бирә. Гел шундый билгеле чакларда чыдап булмастай сагыну туа аларның йөрәкләрендә. Без шуңа өйрәнгән, шулай булырга тиеш, дип кабул итәбез. Берәр атна хәбәр бирми торса, йокы югала, бер-бер хәл булдымы әллә бала белән? Ә балага 52 яшь!

Менә Италия халкы безгә ошаган. Барысы бер өйдә өйлегешеп яталар. Балаларны фәрештә урынына күрәләр. Туганнар бер-берсенең газизләре өчен өзелеп торалар. Анда Җир шары балалар өчен әйләнә!

Ярар, болар барысы да – сүз арасында гына. Үзебезнең татарларга әйләнеп кайтыйк әле.

Гөлчирә 20 ел кайнана белән яшәде. Яхшы яклары да, кире яклары да бар инде болай яшәүнең. Бер яктан, син эштә чакта, өең караулы була. Балаларны үстерергә булышты Өммегөлсем карчык. Улы белән килене кайтуга ашарга хәстәрләп торды, мунчасын якты, дигәндәй. Бу яктан уңды Гөлчирә. Төрлечә була бит тормыш булгач. Кемнәрдер пенсия яшенә җиткәнче ирнең әти-әнисен карыйлар, кашыклап ашаталар, аркага йөкләп, мунчага алып баралар. «Уф» дип тә әйтә алмыйсың, алар – синең иреңнең ата-аналары.

Тазалыгы әйбәт булды Өммегөлсем карчыкның. Гел аяк өстендә булды, үз-үзен карады. Тазалыгы булмаса, 90ны туракламый инде ул.

Әмма җанга тигән яклары да җитәрлек булды анысы. Бигрәк тә кырсылдык карчык иде кайнана. Нинди эшкә алынсын килен кеше, ялт итеп, янына килеп баса, һәр хәрәкәтен күзәтә, «алтын» киңәшләрен бирергә тотына:

– Токмачны ваграк кис, пычагыңны ешрак йөрт. Камырны ике йомыркага бас...

– Минем бу француз яулыгын кайнар суда юма, төсе чыга аның. Күрше карчыгының истәлеге ул... Йонлы кофтамның суын сыкма, җәеп кенә киптер, сузыла ул...

– Помидорны күршеләрнең коймасы буена утыртма. Күзе бигрәк каты Санияның. Койма аша бер үрелеп караса, саргаеп кына китәр үсентеләрең, уңыш күрә алмассың...

Күп иде тиктормас карчыкның киңәшләре. Адым саен өйрәтте киленен ничек яшәргә. Тешен кысып булса да түзде Гөлчирә, хисләрен тышка чыгармады. Мәгәр тешләре бетте инде.

Тагын бер ягы бар иде кайнаның. Авыл арасына чыкса, киленен телгә алырга гына торды.

– И, безнеке эш рәтен белми ул...

– Безнекенең яхшыга киярлек күлмәге дә юк...

– Иргә ярарга белми, бер тыңкыш шунда...

Болар барысы, урап килеп, Гөлчирәгә ишетелә иде. Яхшылап әйтеп тә караганы булды кайнанасына, барыбер үзенекен куды җен карчыгы.

Ничек булса булды, зурлап тавыш чыгармый, озак еллар бергә яшәделәр алар. Соңга таба Өммегөлсем карчык басыла төште, йөрешләре дә үзгәрде, тазалыгы да какшады, аның саен килененә рәхмәте артты.

Әмма бер холкы үзгәрмәде. Ничә еллар бергә яшәп, карчык бер тиен акчасын да ни улына, ни кызларына бирмәде. Казанда ике кызы яши иде аның. Уртага салып сөйләшкәндә, алар да яшереп тормадылар. «Әнинең бер тиен акчасын күргәнебез юк», – дип, дөресен әйттеләр. Пенсияне яхшы гына ала иде карчык. Шул алган акчаларына оныкларына, я килененә берәр бәйрәм хөрмәтеннән өч тиенлек әйбер алып бирсен! Шунысы да бар: бергә яши башлаганнан бирле, аның бер тапкыр да кибет тирәсен әйләнгәне булмады. Резин галуш кирәк булса да, улына яисә килененә яңасы турында кисәтә иде.

Соңгы елларда Өммегөлсем карчык бик тә диндар булып китте, биш вакыт намазын калдырмады. Аны, хөрмәтләп, аштан ашка йөрттеләр. Садака акчалары да шактый гына кергәләгәндер. Сабын, тастымал ише нәрсәләр бирсәләр, үз бүлмәсендәге зур сандыгына яшерә иде карчык. Үлемтеккә җыйды, үлгәч, килгәннәргә таратырга хәер булсын.

Әлеге акча ягына катылыгына исләрең китәр! Ничә еллар буена байтак җыелгандыр бит инде. Бер елны улы, яңа лапас эшләргә булып, әнисеннән бурычка сорап караган иде.

– Көзгә 2 үгезне суеп саткач та бирәм. Арттырып кайтарырмын. Менә бүген материалларны арзанрак хакка алырга мөмкинлек чыгып тора, – дип ялынды.

Ник бер керфеге селкенсен әнисенең.

– Нинди акча булсын миндә? Кайдан килгән, ди, акчалар? Юк, сукыр бер тиен акчам юк бүгенгесе көндә. Башкалардан сорап тор, – дип кырт кисте.

Карчыкның кәефе яхшырак чакта, техникумда укып йөргән оныгы, шаяртып:

– Ну әби, капчыклаптыр инде синдә акчә, ә? – дип сораштырганы булды.

Карчык кеткелдәп көлеп:

– Бардыр, бардыр, бар булганы сиңа калыр, бәпкәчем, мин үлгәч, – дип җаваплый иде.

Еш кына Өммегөлсем карчыкны кызлары Казанга кунакка алып китәләр иде. 10-15 көн кунак булып, якыннарын күреп, «тузан кагып» кайта торган гадәте бар иде әбинең. Бу юлы ул агачлар бөреләнгәч, табигать яшелеккә төренгәч китте башкалага. Ул китеп 3-4 көн узгач, Гөлчирә ахирәтләре белән өй юып алырга булды.

Бу – мәшәкатьле эш. Ел буена кузгалмый тузан җыеп утырган җиһазларны күчергәләргә кирәк, чаршау-пәрдәләрне юып эләргә, буясын буярга, агартасын агартырга, дигәндәй. Кичкә таба гына 3 хатын чәй эчәргә утыра алдылар.

– Өммегөлсем әбинең бүлмәсе җайлыдыр да үзе өчен, урын-җир әйберләре хан заманыннан калган төсле, – дип сүз арасында әйтеп куйды ахирәтләренең берсе Асия. Шуннан соң башка якка борылды әңгәмә. Әмма ахирәтенең әйткәннәре пычак булып кадалды Гөлчирәнең йөрәгенә. Сүзләре хак иде Асиянең, яшь чагында үзе сырган юрганы өстендә кайнанасының, үзенең каз асраган заманнардан калган ястыгы баш астында. Ничә тапкырлар алыштырырга укталды шуларны Гөлчирә, аяк терәп карышты җен карчык.

– Үзем белән бергә картайган бирнәләрем, кагыласы булмагыз, – дип кире борды ишек төбеннән. Асия ахирәте яхшы аның, әмма авылны тутырыр инде күргәннәре турында. Карамыйлар әбине, дияр...

Карчыкның өйдә юклыгыннан файдаланып, бу ялгышны төзәтергә булды килен кеше. Чакырып китергәндәй, икенче көнне урам буйлап мендәр чистартучылар йөрде. Иске мендәрләрне кабул итеп, яңага алыштырасылар икән. Ике уйлап тормый, карчыкның түшәкләрен чыгарып тоттырды бер каратут йөзле адәмгә Гөлчирә. Алмашына бер дигән мендәрләр алды. Алып куйган җиңел генә синтепон юрганы бар иде аның. Кайнанасының бүлмәсен гөл итеп җыештырып куйды. Үзенә дә ошап китте хәтта.

Атна-ун көн үткәч, туган нигезен сагынып, Өммегөлсем карчык кайтып төште. Исәнлек-саулык сорашкач, күчтәнәчләрне өстәлгә өйгәч, өстен алыштырырга булып, үз бүлмәсенә йомылды. Минут эчендә уктай атылып кире килеп чыкты ул. Йөзенә карарлык түгел иде мескенкәйнең.

– Минем юрганым кайда? – дип сорый алды ул зәгыйфь кенә тавыш белән.

Гөлчирә аңа түшәкләрен тау ягы кешеләренә яңа мендәр исәбенә алыштырып җибәргәнен әйтте. Басып торган урыныннан сыгылып төште кайнанасы. Ире белән икәүләп бүлмәсенә кертеп салдылар аны, битенә су бөркеделәр.

– И килен, – диде ул күзләрен ачкач, – ишкәнсең икән ишәк чумарын! Соң ул юрган эчендә минем гомер буе җыйган акчаларым саклана иде бит!..

Әнә шулай да була, язмаган ризык булса, авызыңа капканны да йота алмыйсың...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100