Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язгы ташу суы төшкән баздан унөч яшьлек кыз мәетен тапканнар

Әти-әнисе кызны абыйсы белән генә калдырып киткән булган.

news_top_970_100
Язгы ташу суы төшкән баздан унөч яшьлек кыз мәетен тапканнар

Волгоград өлкәсенең Котлубань бистәсендә 13 яшьлек кыз су төшкән базда батып үлгән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

10 мартта ир белән хатын 13 яшьлек кызын һәм 18 яшьлек улын өйдә калдырып чыгып китә. Көндез кыз бала уйнарга чыга, абыйсы исә өй җыештырып кала. Бераздан абый кеше сеңлесе югалуын абайлап ала, кызны эзли башлый.

Әти белән әни кеше өйгә кайта, алар да кызларын эзли тотына. Аларның сараенда подвал була. Подвалга су төшкән, аның авызын такталар белән каплап куйганнар. Әни кеше шушы такталар урыныннан күчкәнен абайлап ала. Кыз бала шунда булып чыга. 

Ир белән хатын кызны судан чыгар, тик бала үлгән була. 

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, экспертизалар билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100