Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язгы ташу корбаннары: «Тавыкларны сарай түбәсенә менгерәбез, үзебез чормада кунабыз»

Яз - кояшлы, җылы вакыт кына түгел. Эрегән кар сулары белән тулып елга, инешләр ташый, ярларыннан чыга. Быел Татарстанның кайсы авылларына су басу куркынычы яный, кешеләр язгы ташуга ничек әзерләнә? Болар хакта «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
Язгы ташу корбаннары: «Тавыкларны сарай түбәсенә менгерәбез, үзебез чормада кунабыз»
Миннур Шәмсетдиновның шәхси архивыннан

Язны һәммәбез дә көтеп, сагынып каршы алабыз. Кояшлы көннәр белән бергә үзенә күрә мәшәкате дә килә. Халыкны иң борчыганы — язгы ташу. Кемдер аңа басма-күперләрдән карап сокланып кына утыра, ә кем өчендер яз көне эрегән кар сулары чын хәвефкә әверелә.

Бигрәк тә елга, инеш буйларында утырган авыллар өчен куркыныч яный. Кайбер авылларда исә язгы ташу ел саен кыенлык тудыра, юллар өзелә.

«Авыл халкының акчасы суга ага»

Мамадыш районы Зур Өске авылында яшәүче Фәридә Ибраһимова үзләрендәге язгы ташу турында сөйләде: «Яз җитүгә, басуның бөтен суы урамга агып төшә. Бакча башында дамба бар безнең, шул дамбаның уртасына торба салынган. Әлеге торбадан кар сулары ага. Урамыбызда 10 йорт газап чигә, урамнан йөрерлек булмый. Юл хезмәткәрләре шул торбаны каплап куярга рөхсәт итмиләр. Авыл башына — югары очка тирән итеп казып торба салсалар һәм дамбадагы торбаны капласалар яхшы булыр иде. Бу хакта авыл башлыгына да күпме әйтелде. Дамба күтәртелгәннән бирле — 30 ел шундый хәл бездә.

Әле йөрәк куркып тора. Көннәр ныграк җылынып китсә, урам су белән тула. Авыл кешеләреннән үзара салым акчасы җыелды, шул җыелган акчадан урамга юл салынды. Басу сулары төшеп, урам буйлап агып килеп, юлга салынган ташның комнарын юа, шулай итеп халык акчасы суга ага.

Базга су керә дип, халык алдан әзерләнә: бәрәңгеләрне чыгарабыз», — ди Фәридә ханым.

«Өч көн чормада йокладык»

Кайбыч районы Борындык авылы Бәрле елгасы буенда ук урнашкан. Сулык якын булгач, яз җитүгә су басу куркынычы яный. Быел хәлләр ничегрәк икән дип авыл җирлеге башлыгына шалтыраттык.

«Әле елга ярларыннан чыкмаган. Кичә генә килеп бозны шартлатып киттеләр. Боз калын быел, метрдан артык. Үзе тиз генә агып китә алмый, булышмасаң. Агым хәзер бозны да юкартып ага, алга таба нәрсә булыр, карарбыз. Әлегә су басу куркынычы турында берни дә әйтеп булмый. Көннәр хәзер кинәт кенә җылытып җибәреп, яңгырлар да яуса, су күтәрелергә дә мөмкин. Аның әле кары да күп. Бу арада төннәрен салкынайта, шул да ярдәм итә, кырау ала, су артык күтәрелми», — дип аңлатты хәлләрне Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов.

Шул авылда гомер итүче Роза апа Саттарова хәтерендә калган язгы ташуларны искә төшерде. «Каршыбызда гына Бәрле елгасы. Авылыбызның уртасыннан ага ул. Бәрле ташыса, безнең каршы урамның артыннан су ага. Шул килә-килә, урамнарыбызга да керә инде. Кайсы елны өйгә дә керә. Болай ишегалларына кермичә калганы юк.

2018 елда су өйдә ике көн торды, ул вакытта күршеләрдә кундык. Суыткычларны, бөтен техниканы күтәреп куйган идек. Андый чакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килеп ярдәм итә. Рәхмәт аларга. Калган өй җиһазы кала инде шунда, бөтен әйберне ташып бетереп булмый бит. Кайберсенең асты әзрәк бозылган инде.

Быел су басар дип курыккан идек, әле әлхәмделиллә, салкыннар белән әзрәк туктап тора.

Болай бөтен нәрсәләребезне чистартып, идән асты һәм базлардан әйберләрне чыгарып бетердек инде. Чәчүлеккә һәм ашарга дигән бәрәңгене нәүрәткә салып куйдык. Аны иптәшем махсус биек итеп ясаган иде, анда су керми.

Һәр елны шул. Су якын булгач, әзерләнәбез инде. Минем бу нигезгә килгәнемә 50 ел, су кермичә калган еллар бик сирәк. Чормада да, сарай түбәсендә дә йокларга туры килгән чаклар булды.

1979 елда 1 майда булды ташу, өч көн чормада йокладык ул вакытта. Башка андый ташуны күргәнем булмады. Бик куәтле булды ул елны.

Стенка, шкафларның яртысын бушатабыз. Элек малларга тирестән биек итеп урын ясый идек. Хәзер инде маллар юк. Тавыкларны сарай түбәсенә менгерәбез. Ашарына куйгач, яталар шунда.

Кермичә генә үтеп китсә ярар иде, дип йөрим инде. Борчылдыра. Төнлә йоклап булмый инде хәзер. 50 ел эчендә агып китмәгән бит, дип тә үземне тынычландырам. Аллаһка шөкер, инде бер атна утларны да сүндермиләр авылда», — ди күп ташкыннарны күргән Роза апа.

«Боз озату» йоласы

Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов «Боз озату» йоласын искә төшерде. «Мишә елгасында су күтәрелеп, ярларыннан чыгу сәбәпле, кешеләрнең өйләренә, базларына да су төшә иде. Кешеләр хәзер алдан әзерләнә, ерганаклар ера, карларны тарата. Хәзер бит корылмалары да нык халыкның.

Без быел кар күп дип, берничә соңгы ел белән чагыштырып әйтәбез. Ә без бәләкәй чакларда чыннан да кар күп була иде. Электр чыбыгына кадәр менә, бакча коймалары язга кадәр кардан ачылмый иде. Авыл хуҗалыгы техникасы да үзәк урамнарга гына керә иде. Вәт, рәхәт иде шул вакытлар!

Хәзер Мишә ташыганда кайбер елларда күпергә дә менми. Башка елларны күпергә менеп, тугай, болыннарны су күмә: карап торышка нәкъ диңгез кебек була иде.

Су күзгә күренеп күтәрелә иде. Күпернең теге ягына балык тотарга чыгып киткән кешеләр берничә сәгать эчендә утрауда калгалаганы да булды. Көймәләр белән аларны җырлый-җырлый кереп алып чыгалар иде.

Борынгыдан килгән «Боз озату» кичәсе була иде элек. Су буена олылар да, балалар да төшеп, җырлап-биеп, уеннар уйнап, теләкләр теләп, боткалар пешереп, зурлап үткәрәләр иде. Хәзер күптән алай ук үтмәсә дә, халык Мишәдән бозлар акканны күрергә, шунда бер-берсе белән аралашырга төшә. Район үзәгендә, шәһәрдә яшәүче авылдашлар да кайта», — дип сөйләде Миннур, борынгы йоланы искә алып.

«Су бөтерелеп ага — урамны аркылы чыгып булмый»

Ә менә Питрәч районы, Кибәч авылында исә, хәлләр болай ук күңелле түгел, су өйләргә хәтле керә.

«Су өй яныннан бик әйбәтләп ага инде. Ул бит өйләргә дә керә, идән өстенә чыга. Әйберләрне күтәртәбез, бүкәннәр алып кереп куябыз. Бөтен өй җиһазы бозылып бетә инде юештән. Ярты җәйгә кадәр идән астыннан су бетми, шулай тора.

Базларга да, мунчаларга да тула су. Быел да әзерләнәбез: идән астын карап кына торабыз. 10 машина вак таш алган идек, ишегалдына су бик кермәсен дип, койма тирәли салып чыктык. Алайса өй белән агып барасың кебек кайчакта, әйләнеп, бөтерелеп ага бит ул су. Идәнне гел себерке белән себереп, чиратлашып басып торабыз, югыйсә юшкын утыра. Быел язгы ташуны каты булыр дип көтәбез. Узган ел кар да юк иде, анда да су керде өйгә.

Безнең авылдан ерак түгел Инеш елгасы бар, шул ташып керә, күперебезне үк күмеп ага башлый. Аннан авылга керә дә, халык чыга да алмый.

Элек алай ук су керми иде. Менә 10 еллар бар инде идән өстенә дә су чыга башлаганга. Авыл башында юл салабыз дип буып куйдылар да, су үтә алмый шуннан. Күршеләрнең бакчаларында су, өйләренә җитә инде, бөтенләй томалап килә. Әле май ахырына кадәр чыгып бетми су. Менә шулай азапланабыз инде. Хәзер кондызлар да бик каты оя ясап, агачларны аударып бетерделәр. Ирләр җыелышып, әллә ничә тапкыр чистарттылар. Бер атна да узмый, алар тагын оя ясап куя.

Урамны аркылы чыгып булмый, куркыныч. Әллә нинди зур агачларны агызып алып килә. Мондый вакытта су, онны күбрәк итеп алып кайтып куябыз да өйдә пешерәбез. Утрауда калабыз бит», — дип сөйләде хәлләрен Гөлирәм апа.

Шул ук авылга Елена Крысова гаиләсе белән җәйгә торырга кайтып йөри икән. «Безнең өй бераз гына югарырак. Мунча, гаражларыбыз су астында кала. Су керә торган урындагы әйберләрне күтәреп куябыз алдан ук. Элегрәк су 1-2 көн генә тора иде. Хәзер бөтен җирне таллар-куаклар басып бетерде. Су тиз генә чыгып китми, унар көн тора. Идән астындагы су җәй урталарында гына китә. Тагын берәр атнадан авылга кайтып китәрбез дип торам инде. Белмим, анда хәлләр ничектер», — ди Елена.

Биектау районы Семиозерка авылында Солонка елгасы күтәрелгән — су күпер өстеннән ага. Авыл кешеләре сөйләвенчә, әлегә авылга кереп-чыгып йөреп була. Менә су тагын да күтәрелсә, нишләрләр! «Без кичә кайтканда күпер өстеннән су ага иде инде. Ирләр җыелып, күпергә су керә торган җирен әзрәк рәтләделәр. Йөрибез әле. Анда яңа күпер вәгъдә иткәннәр иде, кайчан булыр», — ди Семиозеркада яшәүче Гүзәл ханым. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100