Язгы ташу көчле булырга охшаган: су басу куркынычы янаган авыллар исемлеге
Карның артык күп булуы аркасында язгы ташу көчле булырга охшап тора. Белгечләр иртә язның көтелмәгән хәлләр белән киләчәген фаразлый. Су басу куркынычы янаган торак пункларда яшәүчеләргә ничек әзерләнергә? Быел хуҗалыкларны иминиятләштерергә кирәкме?
Кыш көне яуган кардан көрәкләр ярдәмендә котылсак, хәзер язгы сулар белән көрәшергә вакыт җитте. Быел язгы суларга бәйле хәлләрне «көрәш» дип атау дөрес тә булыр. Чөнки февраль ахырында республика территориясендә яуган кар күләме соңгы күп елларда күзәтелмәгән. Шуңа күрә язгы ташуның җайлы гына узып китүе дә шик астында.
Язгы ташу иң көчле төстә килгән очракта Татарстанда 200 торак пункт, 20 күпер, берничә социаль һәм икътисади объектларга су керергә мөмкин. Бу турыда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Министрлар Кабинетында узган утырышта әйтте.
Ә Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рафис Хәбибуллин язгы чорга көздән үк әзерләнә башлаулары турында белдерде. Аның сүзләренчә, быелгы ташуның ничек киләчәге һава шартларына бәйле. «Төнлә салкын, көндез генә җылы булса, зур проблемалар күрмибез. Төнлә җылы булса гына проблемалар булуы бар», — диде ул.
Татарстан хакимияте вәкилләре язгы ташуның иң авыр вакыты март ахырында — апрель башында булачагын фаразлый. Апрельдә һава температурасы гадәттәгедән җылырак, явым-төшем азрак булыр дип көтелә.
Татарстанда бигрәк тә Кече Чирмешән, Кубня, Карл елгалары бассейннарында суның күләме алдагы еллардагы уртача күрсәткечләр югарырак булачак. Казансу елгасының Арча районы тирәсендәге башлангыч өлешләренә карата да шундый фаразлар бар.
Су басу куркынычы янаган Татарстан авыллары*
Кайбыч районы:
Чути
Турминское
Коштәле
Буа районы:
Янбулат
Алексеевск районы:
Биләр
Иске Алпар
Яңа Алпар
Иске Камка
Әлки районы:
Чуаш кичүе
Түбән Әлморза
Кайбер йортларга куркыныч янаган авыллар
Арча районы:
Арча шәһәре, Казанбаш, Көтек, Казиле, Күпербаш, Кәче, Апаз, Хәсәншәих, Ашытбаш, Кысна, Түбән Оры, Иске Чүриле авылларындагы барлыгы 232 хуҗалык су басу мөмкин булган зонага керә, дип хәбәр иткән район басмасы.
Биектау районы:
Рус-татар Айшәсе
Шуман
Сарман районы:
Ләке
Шигай
Казаклар
Чирмешән районы:
Иске Котыш
Әмир
Иске Кыязлы
Шулай ук Татарстан юлларының 9 урыны да су астында калырга мөмкин.
Язгы ташуга ничек әзер торырга?
Су басу куркынычы янаган торак пунктларда яшәүчеләргә документларын һәм кыйммәтле әйберләрен бер урында җыеп тоту киңәш ителә. Шулай ук су керми торган киемнәр әзерләп торырга, ике-өч көнгә азык-төлек, су, дарулар запасы хәстәрләргә кирәк. Торак пунктка су керә башлауга куркынычсыз урынга күчеп китү дә киңәш ителә.
Шулай ук хуҗалыкны иминиятләштереп кую да зыянга булмас.
Күп кенә муниципаль районнарга язгы ташуларга инде хәзердән үк әзер булып торырга киңәш ителгән.
Татарстанның гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министры Рафис Хәбибуллин фикеренчә, хәзер күпләр профессиональ коткаручыларга ышанып, язгы ташу алдыннан үзләре дә башкара алырлык чараларны күрми.
«Авылда яшәүчеләр гел үзләрен үзе коткаралар иде — су агу каналларын булдыру, вакытында кар көрәү кебек эшләр… Әгәр берни эшләмәсәң, билгеле, су басарга мөмкин. Элек интернет булмаганда, зарланырлык урын юк иде, көрәк аласың да чыгасың. Ә хәзер суны суыртыгыз, коткарыгыз… Без барабыз инде, коткарабыз, ләкин үзеңне коткару эшен оныта башладылар», — диде министр.
Рафис Хәбибуллин республикада язгы ташуга әзерлек югары дәрәҗәдә булуын әйтте.
«Язгы ташуга әзерлек чаралары көздән үк башлана. Елга юллары ачыла, корылмалар төзекләндерелә. Кайбыч районында күпер аркасында проблемалар булачагын сентябрьдә үк фаразлаган идек. Без ул торак пунктларны беләбез, шуңа вакытында постлар, суга керергә ярамый дигән билгеләр куябыз», — диде.
Сүз уңаеннан:
«Республика сулыкларында боз тыгылу куркынычы булган барлыгы 63 участок бар. Боз тыгылуны кисәтү максатыннан боз кисү һәм каралту эшләре үткәрелә», — диде Суржко ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне ликвидацияләү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссия утырышында.
17 районда боз тыгылу куркынычы булган 26 участокта һәм өстәмә 35 участокта (9,433 км) боз каралту буенча эшләр башкарылган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр иткән иде.
Николай Суржко әйтүенчә, бүгенгә тиешле күләмнең 41 проценты гына эшләнгән, бу җитәрлек түгел. Әлки, Алексеевск, Югары Ослан, Кайбыч районнарында боз кисү эшләре башкарылган.
Боз каралту эшләренә Әлмәт, Мөслим Баулы, Чүпрәле, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мендлеевск, Түбән Кама, Нурлат, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чирмешән, Чистай, Ютазы районнары, Яр Чаллы, Казанда әле керешмәгәннәр.
*Исемлек беренчел мәгълүматлар буенча тупланды.
Алена Низамова тәрҗемәсе.