Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Язгы ташу-2018: “Сарай тулы су, баздагы бәрәңгеләр йөзеп йөри, юл юк, күрше урамга чыгып булмый”

Татарстанга җылы көннәр белән бергә, язгы ташу чоры килде.

news_top_970_100
Язгы ташу-2018: “Сарай тулы су, баздагы бәрәңгеләр йөзеп йөри, юл юк, күрше урамга чыгып булмый”

Куйбышев сусаклагычында суның нормадан артуы сәбәпле, белгечләр март ахырында ук язгы ташуга әзер булырга кисәтте. Көннәр кинәт җылытса, язгы ташу кинәт төшәчәк дип тә чаң суктылар. Узган якшәмбедән һава температурасы күтәрелә башлап, бүген инде шактый җылытты. Шуңа күрә 10 апрель - 2018 елда ташу төшкән көн булып тарихка кереп калыр, мөгаен.

“Татар-информ” хәбәрчесе быелгы ташуның беренче "корбаннары" белән аралашты.


Спас: “Кичкә гаражларга керер инде”

Спас районының Тукай авылы уртасындагы күл ташып, авылны икегә бүлгән. Халык аптырашта, ферма эшчеләре төшкә кадәр ат белән киткән булса, төштән соң инде җәяүләп кайтырга мәҗбүр. Тезгә кадәр үк булмаса да, шактый озын резин итеккә су чак керми, дип хәбәр иттеләр.


– Ташу кичә күлгә төште. Хәзер су урам ташып, урам буйлап җәелде. Юл бер якка да юк. Ягъни күлнең аргы ягындагылар бу якка, без ул якка чыга алмыйбыз. Шактый куәтле ага. Инде кичкә гаражларга да керер дип куркабыз. Күлебезнең ярлары бик ямьсез иде. Ул авыл уртасында шулай торды. Халык әйтә торгач, ярын тигезләделәр. Быел ташу агып тулды, – диде Тукай авылыннан Люция Нигъмәтуллина.


    Люция ханым ташу белән бәйле йолаларны да искә төшерде. Ире белән ул гадәтне үтәргә дә өлгергән инде.

    – Агымсуда битләрне-кулларны юарга кирәк. Ташуда шулай чайканалар. Бөтен кайгы-хәсрәтне, авыруны су агызып китсен дип. Әле ул өч мәртәбә кирәк, – диде.


    Люция ханым сүзләренчә, Тукай авылын ел саен язгы ташу баса. Быел да авылдашларының бәрәңге бакчасы тулы су диде ул.

      Тукай гына түгел, аның күрше авылы Ярдәмгә дә килеп җиткән язгы ташу. Монысы Рәшидә Шаһиева фотосы.



      Апас: “Сарай тулы су, тавыклар кайдадыр – белгән юк”

      Апас районы, шәһәр тибындагы Апас бистәсенең Мирный урамы да яз тоткынлыгында. Монда исә әрсез ташу сарайларга, хәтта бәрәңге базына ук үтеп кергән.



      – Ярый әле әни үзе өйдә юк, мәһшәр монда, – диде Әнисә Салаватуллина. – Ташу ел саен керә безгә. Әмма быел кермәс кебек иде. Арттагы күрше машинасын кертер өчен юл ясаган. Шуның аркасында су үз юлы белән китмичә, кешеләрнең бөтен бакчасы буйлап аккан. Әнинең өе урамның аскырак өлешендә урнашкан. Калган йортлар өстәрәк. Башка елларда да су төшә иде. Төшкә кадәр энем барып килгән, барысы да әйбәт, су үз юлыннан ага иде ди. Көндезге берләр тирәсендә барса, мәһшәр! Менәәле үзем дә шуннан кайттым. Сарай су астында. Базда бәрәңгеләр йөзеп йөри. Тавыклар кайдадыр – аларны күрмәдек тә әле. Әнинең көздән утырткан викторияләре, бакчага салган тиресләре барысы да агып киткән. Әле ярый үзе күрми, иртәгә төнгә генә кайта. Аңа кадәр ничек тә рәткә китерергә иде дип торабыз.




      Үләмәдә боз киткән

      Буа 

      Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне су баскан.



      Буа районында Зөя елгасы аша салынган күперне өлешчә су баскан. Кильдураз һәм Бәбки авыллары арасындагы күпер эрегән кар сулары агып китсен өчен тәбәнәк итеп төзелгән. Якын-тирәдәге торак пунктларга су басу куркынычы янамый.

      Бәбки авылына Каенлык авылы аша үтә торган әйләнгеч юл бар. Әлеге авылда яшәүчеләр, су күтәрелү аркасында, төп юлдан йөри алмасалар, шуннан файдалана ала.

      Буа районының Кыят авылы янындагы күпер дә вакытлыча ябылган.

      Күпер аша транспорт хәрәкәте ябылуга бәйле рәвештә, Тәтеш районының Тоншерма авылы аша әйләнгеч юл оештырылган. Авыл территориясендә Кыят авылыннан ирекле янгын отряды хезмәткәрләре кизү тора.

        Комментарийлар (0)
        Калган символлар:
        news_right_column_1_240_400
        news_right_column_2_240_400
        news_right_column_3_240_400
        news_bot_970_100