Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Призыв яшен арттырырга җыеналар: бу язда армиягә 30 яшькә кадәрлеләр чакырылырга мөмкин

news_top_970_100
Призыв яшен арттырырга җыеналар: бу язда армиягә 30 яшькә кадәрлеләр чакырылырга мөмкин

Дәүләт Думасы 30 яшькә кадәрлеләрне 2023 елның язгы призывына чакырырга җыена.

Бу хакта Думаның Оборона комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов әйткән. 

Язгы призывка кадәр һәр военкомат үзендә 30 яшькә кадәрле күпме кеше барлыгын ачыкларга тиеш. Ә аннары - бу мәгълүматларны хәрби заданиегә туры китерергә, дигән ул «Парламентская газета»га.

Декабрь аенда Оборона министры Сергей Шойгу призывка чакыру яшен 18дән 21гә, армиягә чакыру яшен 27дән 30га җиткерергә тәкъдим иткән иде.

30 яшькә кадәрлеләрне алу армиягә чакырылу яшен 18дән 21гә кадәр арттыру кирәклеге белән аңлаттылар. 18 яшьлекләр әле «артык яшь», шуңа да 21 тулганны көтү зарур, диелде. 

Яңа системага күчү берничә ел эчендә башкарылырга мөмкин, ә бу системага кергән чорда 21 яшьлекләрне генә түгел, ә 18дән 30га кадәрле яшь аралыгындагы барлык ир-егетләр чакырылуы ихтимал, дип көтелә. 

Армиядә хезмәт итү срогы үзгәрүе ихтимал булуы турында да хәбәрләр булды. Мәскәү өлкәсе  Дмитров военкомы Михаил Фомин җирле телеканалга интервьюсында «2023 елның язында чакырылганнар 1.5 ел, көзен чакырылганнар 2 ел хезмәт итәчәк» дип белдергән иде. Әмма бу хакта югарырак инстанциядән рәсми мәгълүмат, яки нинди дә булса канун әлегә юк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100