Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Язгы Печән базары»: оештыручылар нинди нәтиҗә ясаганнар

Быел Печән базары беренче тапкыр бина эчендә үтте. Моның плюслары да, минуслары да булды. Ул Камал театрының матур фойесында узуы белән һәм халыктан хасил булган «бөке» белән истә калды.

news_top_970_100

Фото: © «Татар – информ», Салават Камалетдинов

Тукай туган көнендә беренче тапкыр үткәрелгән бу язгы маркетның нәтиҗәләре турында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәновтан белештем:

"Җәй, гадәттәгечә, «Печән базары» зур фестиваль рәвешендә узачак. Бу бары тик «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты кысаларында узган дизайн-маркет иде. Киләсе елда ул кабат узармы-юкмы - бу турыда әле әйтү иртәрәк. Чара эксперимент буларак уздырылды.

Катнашучылар саны һәм аларның кызыксынуы көтелгәннән дә зуррак булды. Дизайн-маркетка килгән кешеләрнең күбесе татар теленә, милли дизайнга, традицияләргә зур кызыксыну белдерде. Катнашкан брендлар һәм осталар арасында яхшы коллаборацияләр туды. Алар өчен бу - сату гына түгел, ә үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булды. Безгә даими эшли торган мәйданчык кирәк. Кешенең күплеге шуны исбатлый.

Яңа мәйданчыкның мөмкинлекләре зур, әмма кайбер логистика мәсьәләләре дә килеп чыкты: керү юллары, навигация, мәйданчыкларны бүлү мәсьәләләре - боларны киләчәктә камилләштерергә кирәк булачак", - диде ул.

Базарның үткәрелү урыны турында күп бәхәсләр чыккан иде. Берәүләр театр бинасын базарга әйләндерүне хупламады, икенчеләре исә, моның бернинди куркыныч ягы да булмавын, базарда бары татар милли әйберләре сатылгач, театр бинасында «алыш-биреш» – нормаль күренеш, дигән фикер белдерде.

«Язгы Печән базары» көндезге 3тән кичке сәгать 8гә кадәр дәвам итте. Үзем базарга 4 нче яртыда килеп кердем, мондагы халыкны күргәч, һушым китте. Әллә ничә метрлы чиратта басып торып, бинага исән-сау кереп җиткәнемә шатланып туя алмадым. Тик урамдагы чират берни булмаган икән әле ул, иң кызыгы – тар Камал театры коридорында «выжлап» торган халык арасыннан сатучыларны табып, аларның киштәләре янына барып, берәр товарга булса да күз салу иде.

«Язгы Печән базары»на килгән 25 мең кеше арасында товар сатып алучылар кемнәр ул, дигәндә, монда бәләкәй балалардан алып олы яшьтәге ак яулыклы әбиләргә кадәр бар иде. Кечкенә балаларын күтәргән, кеше «боткасы»ннан бала коляскаларын этеп баручы ханымнарны күргәч, аларны иң көчле бозваткычларга охшаттым. Аналарның нинди бөек, көчле затлар икәннәренә тагын бер кат инандым.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Яшьләрдә милли рух үскәнгә без бик шатланабыз»

Бәхетемә күрә, көч-хәл белән, кешеләрне ера-ера, кайбер сатучылар янына барып товарлары белән таныша алдым. Беренче тукталышым – милли орнаментлар белән чигелеп бизәлгән матур-матур киемнәр, свитшотлар, докерлар сата торган нокта иде. Андагы сатучы Гөлфия апа үзләренең «Остазлар» бренды турында сөйләп китте.

Без үзебез Яр Чаллыдан, Казандагы ярминкәләренә бик еш киләбез, чөнки монда безнең эшләребезне сорыйлар, бик яраталар. Тегү юнәлешендә мин 39 ел эшлим һәм үзебезнең милли бизәкләр белән киемнәр чыгару – минем күптәнге хыялым иде. Без милли бизәкләр белән намазлыклар чыгарудан башладык, аннары әкренләп шушындый матур киемнәргә дә күчтек. Киемнәрдән свитшотлар, күлмәкләр, докерлар, футболкалар чыгарабыз. Менә хәзер халык баш киемнәре сорый башлагач, милли орнаментлы яулыклар да чыгара башладык, калфакларыбыз да бар. Безнең эшләребезне аеруча яшьләр ярата. Яшьләрдә милли рух үскәнгә без бик шатланабыз, чөнки алар – безнең киләчәгебез. Әле безгә, «Остазлар»га багышлап, бик матур «Татар кызы» дигән җыр да чыгардылар. Корбан гаетенә, Аллаһ боерса, үзебезнең брендыбызга багышланган мөнәҗәтне җәмәгатьчелеккә чыгарырга исәп.

Бүген иң күбе нинди товарлар сатып алдылар сездән?

Бүген без бик күп чигешле жилетлар һәм заманча баш киеме – докерлар алып килдек, менә аларны инде алып бетереп яталар. Безнең жилетлар алар элеккеге камзуллар кебек түгел, яшьләрчә. Әбиләрне бик хөрмәт итәбез, алар безнең динебезне, милләтебезне саклаганнар, әмма замана алга барган саен, барысы да үзгәрә. Безнең ниятебез – яңа матур милли бизәкләр кулланып киемнәр чыгару.

Жилетларыгыз ничә сумнан башлана?

Аларга бәяләр 2500-3900 сум аралыгында.

Базарда Татарстан Республикасының Милли музееннан эксклюзив продукция сату ноктасы да бар иде. «Мондагы һәр товар музейдагы истәлекләргә нигезләнеп эшләнгән», – дип сөйләп китте сатучы Зәринә Сафина. Мисал итеп, Зәринә ханым җилкәсенә ябынган яулыкның орнаментлары Алтын Урда заманнарындагы кебек икәнен искәртеп үтте. Мондагы яулыкларның бәясе – 3500 сум. Шулай ук киштәдә балалар һәм олылар өчен кызыклы булган «мемо» уены, төрле открыткалар, блокнотлар да бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Язгы Печән базары» буйлап йөргәндә, ерактан ук милли образы белән аерылып торган бер туташны күрдем. Бу – Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова булып чыкты.

Бу матур образыгызны каян җыйдыгыз, Сәйдә?

Докерны «BURO BANU»дан алдым, йөзекләремнең икесе – «Әкият»тән, берсен Германиядә яшәүче татарлар бүләк итте. Алкаларымны дус кызым бүләк итте, аларның бизәкләре башкортныкына охшаган кебек. Тик татар орнаментлары белән барыбер охшаш, шуңа мин аларны киям. Өстемдәге джинсовкага килгәндә, мин аны үземнең шәхси брендым дип тә атый аламдыр. Бу киемем бик уңайлы, бик ошый миңа, тик аның аркасына «алкоголь» кебек хәрәм сүзләр язылган иде. Шуны каплау максатыннан, мин бу джинсовкага Татарстан байрагы фонында үземнең сурәтемне ясаттым.

Фото: © «Татар-информ», Милена Новикова

«Классик «Алиш әкиятләре»н бүген бик күпләп алдылар»

«Китап – белем чишмәсе» дип юкка гына әйтмиләр бит, «Язгы Печән базары»н да татарча китапларсыз күз алдына китереп булмый. Китаплар сата торган нокталар берничә иде. Иң беренче күзгә чалынганы «Юлбасма» китап нәшрияты булды.

Без балалар өчен китаплар сатабыз. Бәләкәй балалар өчен кечкенә картон китаплардан башлап, зуррак балалар укый торган китапларга кадәр сатабыз. Аларның рәсемнәре дә төрле-төрле, матур. Кайбер китапларның иллюстрацияләрен балалар үзләре ясады. Без рәсемнәр буенча конкурс үткәрдек тә, иң-иңнәрен сайлап, китапларга төшердек.

Нинди китапларны бүген сездән күбрәк алалар?

Классик «Алиш әкиятләре»н бүген бик күпләп алдылар.

Ә бәяләре ничек соң, «тешләмиме»?

Китапларның бәяләре 100 сумнан башлана, 500-600гә кадәр.

«Язгы Печән базары» – очрашулар урыны

Кеше дулкынында «йөзгәндә», берничә ел күрмәгән якташымны очраттым. Күрше авылларга кайтып юлларыбыз кисешкән юк иде, ә «Печән базары» очраштырды. Танышымнан кулында пакет күргәч, нәрсә алуы турында сораштым. Татар кызлары арасында бик популяр татар орнаментлары белән бизәлгән корсет алган икән ул үзенә. «Бәясе ничегрәк?» – дигән идем. «Кыйбат..» – диде ул, елмаеп.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Монда чыгыш ясау ул – зур дәрәҗә, абруй»

Камал театрының иркенрәк урынында «Мизгел» яшьләр театрын күрү мөмкинлеге дә бар иде. Ерактан ук камил татар телләре, профессиональлекләре белән аерыла КФУ студентлары. Шушы театрның актрисасы Ралинә Гаделгәрәева:

Без бүген иммерсив спектакль куйдык. Без халык арасында йөрибез, аларны тамашаны карарга чакырабыз. Бүген төгәл бер спектакль куйдык дип әйтеп булмый, чөнки монда Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин, Габдулла Тукай, хәтта Фатих Кәрим дә булган бер «күренеш»не сурәтлибез. Мин, мисал өчен, Биби ролен башкарам.

Сез бу чарага озак әзерләндегезме?

Бу – бик шәп сорау. Дөресен генә әйткәндә, 3 көндә өйрәндек без бу чыгышыбызны.

Ә ничек сиңа яңа Камал театры бинасы?

Бик масштаблы, бик матур, затлы, зыялы урын бу. Монда чыгыш ясау ул – зур дәрәҗә, абруй. Бик ошый миңа.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Татар телендә балалар өчен фәнни китаплар бик әз»

Эчкәрәк кергән саен, тагын да кызыклырак «сәүдә үзәкләре»нә тап булдым. Күзем «Сәлам, микроб!» китабына төште. Татар телендә мондый китапны беренче күрүем иде, шуңа мөләем сатучы туташ - Гөлнур Фәхруллина янына килеп сорашырга булдым.

Бу китапларны чыгару минем идеям иде. Мин үзем микробиолог, КФУда эшлим. Беренчедән, шуңа игътибар иттем – балалар микроблардан курка. Ә микробиолог буларак, мин шуны әйтә алам, микробларның күбесе безнең өчен зарарлы түгел, киресенчә, әһәмиятле дә әле. Икенчедән, татар телендә балалар өчен фәнни китаплар бик әз, шуңа күрә бу китап файдалы булыр дип уйлыйм.

Китаптагы рәсемнәрдә микроблар матур итеп бирелгән, аларны кем ясады?

Рәсемнәрнең авторы – Фәридә Харасова, ул аларны «акварель» техникасында ясады. Микроблар зәвыклы, куркыныч түгел булып чыктылар, бернинди күзләре дә, артык өлешләре дә юк. Микроскопта микроблар нинди – рәсемдә дә шундый ук.

Бу китапның бәясе күпме соң, клиентларыгыз күп булдымы бүген?

Китапның бәясе 450 сум, бүген 32 китап саттым.

Китапны ничә яшьтәге балаларга күбрәк алдылар?

Әйтүе авыр, 4 яшьлек бәләкәчләргә дә, яшүсмерләргә дә алалар. Һәм клиентларым арасында бүген укытучылар да, тәрбиячеләр дә шактый иде. Монда китапта код да бирелгән, аның аша кереп төрле видеолар карап була. Мин бу видеоларның бер өлешен лабораториядә төшердем: микроскоп белән таныштыру, аларның хәрәкәтләре, үрчүе турында сөйләдем. Шулай ук анда башка өлкәләрдәге специалистлар белән кулларны юарга, тешләрне дөрес чистартырга өйрәтү кебек видеолары да урын алды. Барлыгы 21 видео булып чыкты. Һәм әле соңгы биттәге код буенча кереп, микробиология турында подкастлар да тыңлап була.

Шәп! Бик файдалы китап бу. Тагын башка китаплар чыгарырга исәбегез бармы?

Идеяләр бик күп. Балалар өчен фәнни китаплар кирәк дип саныйм. Рус телендәге «Почемучка» китаплары кебекләрне чыгарасы килә, ягъни, монда балаларны кызыксындырган сорауларга фәнни, төгәл җаваплар булачак.

Уңышлар сезгә!

Фото: © «Татар – информ», Фирүзә Гыйниятова

Милли татар орнаментлы алкаларны да игътибарсыз калдыра алмадым. Бәяләре 600 сумнан башлана икән. Шулай ук бу ноктаның киштәләрендә брошка, муенсалар, чулпылар да күрдем. Барысы да кулдан полимер балчыктан ясалган. Гаҗәеп матур! Нинди хисле һәм бай фантазияле булырга кирәк мондый эшләнмәләр ясау өчен.

Фото: © «Татар – информ», Салават Камалетдинов

Гомуми нәтиҗәләп, шуны әйтә алам – халык агыла, киштәләрдәге товарларны ала икән, димәк, бәяләр кесәгә сукмый дигән сүз. Тик, кызганыч, кайберүләр үзләре турында гына уйлап, кешелек сыйфатларын югалтыр дәрәҗәгә җиткән иде: этеш-төртеш, әрләшүдән башка базар – базар буламени инде ул…

Димәк, җәйге зур «Печән базарын» көтеп калабыз!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 май 2025
    Исемсез
    Халыкның күплеге нәкъ менә шушы яңа театр бинасында узу белән бәйле. Рәхмәт сезгә, яшьләр. Базарны да карадык, театрның зәвыклы бинасын да күрдек.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100