Язгы депрессиядән котылу өчен нинди яшелчә ашарга?
Помидордагы аминокислота бәхет гормоны - серотонин ясалу өчен кирәк.
![Язгы депрессиядән котылу өчен нинди яшелчә ашарга?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/3/26/018d3460c001f1db3f8b46f2137e3fe239742a46f21ade92e45d0915fbc9.jpg)
Язгы депрессия чорында помидор ашарга кирәк. Аның составындагы триптофан аминоксилотасы серотонин дигән бәхет гормоны ясалышы өчен кирәк. Бу турыда табиб-диетолог, Медицина-биология федераль агентлыгы профессоры Маргарита Королева сөйләгән. Бу турыда Москва агентлыгы хәбәр итте.
«Серотонин организмга азык белән керми, ләкин организмда шушы гормон ясалсын өчен „төзелеш материалы“ азыкта була. Төп материал — триптофан. Ул өлгергән помидорда була. Көненә бер-ике помидор ашарга ярый. Помидорда ликопин дигән матдә дә бар. Ул яшьлек һәм матурлыкны сакларга да ярдәм итә. Шулай ук ир-атлар сәламәтлеге өчен дә файдалы», — ди табиб.
Триптофан соялы ризыкларда, сырларда була. Атнасына берничә тапкыр тофу сыры ашарга була, аны көннең беренче яртысында 30-40 граммлап, атнасына өч-дүрт тапкыр ашарга кирәк, диелә бу хәбәрдә.