news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язгы чәчүдә фаҗига: Бүген 19 яшьлек Сарман егете Әлмәттә чәчкечкә эләгеп үлгән

news_top
Язгы чәчүдә фаҗига: Бүген 19 яшьлек Сарман егете Әлмәттә чәчкечкә эләгеп үлгән
Фото: https://t.me/prokrt

Әлмәт районында 19 яшьлек егет һәлак булган. Студент егет язгы чәчү эшләрендә катнашырга килгән булган. Бу турыда Татарстан прокуратурасы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, 4 майда 12.40 сәг тирәсендә эшче егет чәчкеч механизмына эләгә. Ул бик җитди имгәнә. Аны Әлмәт үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Ул биредә һәлак була.

Мәрхүм егет – Сарман районында яши, ул аграр көллияттә 3нче курста укый.

Урынга Әлмәт прокуроры урынбасары Сергей Карамзин барган. Тикшерү оештырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар