news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Язгы арыганлыктан D витамины эчүнең нинди куркынычлары бар?

news_top

Яз җитүгә күп кеше арыганлыкка һәм еш салкын тиюгә зарлана. Моның сәбәбе D витамины җитмәүдән булырга мөмкин, дигән РИАМО врач-превентологы Вера Сережина. Бу хакта ТНВ сайты яза.

Табиб сүзләренчә, D витамины иммунитет реакциясен җайга салуда катнаша һәм организмның инфекцияләргә тотрыклылы булуына тәэсир итә. Бу витамин җитмәгәндә көчле арыганлык, эшкә сәләт кимү һәм салкын тию авыруларының озакка сузылу күзәтелә.

Кышын D витамины кабул итмәгән кешеләр аеруча бирешүчән була. Россия халкы өчен D витамины дефициты түбән инсоляция аркасында хәтта җылы чорда да актуаль.

Витамин җитмәүне лаборатор тикшеренүләр ярдәмендә генә төгәл ачыклап була. Якынча дозалар: балаларга тәүлегенә 1000 МЕ, олы кешеләргә – 2000 МЕ. Әмма витаминны югары дозаларда контрольсез эчү куркыныч: канда кальций артырга, бөердә ташлар барлыкка килергә һәм йөрәк ритмы бозылырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар