news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Язгы арыганлык» синдромыннан ничек арынырга?

news_top

Яз фасылы 18 яшьтән алып 44 яшькә кадәрге кешеләр өчен катлаулы чор булырга мөмкин, чөнки алар «язгы арыганлык» синдромын башкаларга караганда ешрак кичерә. Психолог Анастасия Лсакова «Радио 1» белән әңгәмәдә, моның сәбәбе – актив социаль тормышта, һөнәри амбицияләрдә һәм кояшлы көннәрдә шәхси бәхеткә омтылуда, дип сөйләде.

Эксперт язын социаль җаваплылыкның көчәюен табигатьнең уянуы белән бәйли. Ул шулай ук эмоциональ халәтне яхшырту өчен еларга кирәклеген билгеләп үтә. «Күз яшьләре – психика өчен душ кебек», – ди ул.

Әгәр балачакта яз җиңеллекне һәм җәй көтүне символлаштырса, 40 яшькә ул тормыш кыйммәтләрен бәяләү чоры булып тора. Эшне югалту, аерылышу яки төрле бәхәсле хәлләр борчылуны көчәйтергә мөмкин. Лсакова үз-үзеңә күңелсезләнергә рөхсәт итәргә киңәш итә, ләкин бу – 2 атнадан да озаграк дәвам итәргә тиеш түгел. Әгәр мондый халәт озакка сузыла икән инде, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар