Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз турында шигырьләр

Татар шагыйрьләренең яз турында шигырьләрен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100

Яз көне (Муса Җәлил)

Яз көне карга

Бала чыгара.

Көн дә җим эзләп,

Авылга бара.

Авылда әби

Чебешләр саклый,

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

Ахрысы, әби

Хәйләсен тапты:

Барлык чебине

Келәткә япты.

– Каргалар монда

Очып керә алмас,

Чебешләремне

Хәзер кыра алмас.

Яз булгач (Нәкый Исәнбәт)

Боз киткәч, җир кипкәч,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр.

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап…

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

Боз киткәч, җир кипкәч,

Саф аяз көннәрдә

Китәрбез юл белән

Зәңгәрсу урманга.

Күбәләк куарбыз,

Чәчәкләр җыярбыз,

Шатланып җырларбыз

Күңелле булганга.

Кошлар кайткач (Галимҗан Латыйп)

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

Килгән кошларны күрергә

Гаяз ашыкты иртән:

– Сыерчык кунган түбәгә,

Кайчан ул килеп җиткән?..

Сузып-сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага.

– Яратам җырыңны, – диеп

Эндәште Гаяз аңа.

– Ышанмыйм, – диде сыерчык, –

Күнелем минем тоя:

Яраткан булсаң җырымны,

Син куяр идең оя.

Яз җитә (Фатих Кәрим)

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңез ягына.

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

Яз килә (Мөнир Мазунов)

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Яз (Нур Баян)

Су буенда су чәчрәтеп

Уйный балалар.

Су буйларын яңгыратып,

Җырлыйлар алар.

Зәңгәр күктән каңгылдашып

Казлар үтәләр.

Ә балалар ул казларга

Яулык селкәләр.

Су буенда җем-җем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

Март аенда (Әминә Бикчәнтәева)

Кар дип җиргә басасың,

Суга кереп батасың.

Чыксын инде умырзая

Кар астында ятмасын.

Мартлар җитсә, яз җитә,

Бураннары булса да,

Песи чыккан урамга

Аяклары туңса да.

Мартта (Шәүкәт Галиев)

- Кар, кар! – кычкыра карга, –

Күп яттың, кар, кит, җитәр, – ди.

Бабай әйтә:

– Бу дөрес, – ди. –

Карга килгәч, кар китәр, – ди.

Яз (Шәүкәт Галиев)

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып, тып, тып.

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып, тып, тып.

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып, тып, тып.

Яз (Бари Рәхмәт)

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

Яз килә (Нур Гайсин)

Гөрләвекләр ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

Яз җыры (Т.Лотфи)

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте

Зәңгәр сулы дәрьяга.

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

Яз хәбәре (Габдулла Тукай)

(Русчадан)

Килде Ак диңгезнең артыннан очып бер карлыгач,

Кунды да ул сайрады, сайлап үзенә бер агач:

«Күпме, февраль, каш җыерсаң һәм ачулансаң да син,

Барыбер, — ди, — җитте яз һәм рухына кышның ясин».

Яз җитәдер, файда юктыр, күпме гайрәтләнсә март,

Халкыбыз сүзе буенча, гәрчә март итсә дә «шарт!»

Яуса да карлар, табигать эшли инде үз эшен;

Тиздән иснәрбез кызыл, ал, ак чәчәкләрнең исен.

Яз (Дәрдмәнд)

Яз булды, нисан ява пыскып, карлап

Таулардан сулар ага гөрләп, шарлап.

Каңкылдап килде аккош белән казлар,

Кайнады кош, тулды күл, тулды сазлар.

Язларның килде җитеп якты көне,

Ишетелде һавада аккош өне,

Талпынып салмак, авыр күк йөзендә,

Күренде килгән очып каз дөркеме.

Яз булды, җитте килеп хозур айлар,

Сайрап очты һавага бүз тургайлар,

Рәхәтләнеп маңгырып куй, сыер мөңри,

Куанып, кешнәп уйный колынкайлар.

Куанып йөгерә киек иркен чүлдә,

Каңкылдап, аккош йөзә аукан күлдә,

Сайраша сандугачлар, түгеп моңнар,

Хайваннар шатлык кыла уңда-сулда.

Нисан – апрель ае яңгыры. Халыкта «ләйсән яңгыр» дип тә йөртелә.

Аукан – иркен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100