news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яз көне пион куагын нигә гуматлар белән эшкәртәләр?

news_top
Яз көне пион куагын нигә гуматлар белән эшкәртәләр?
Салават Камалетдинов фотосы

Чалмабаш, ягъни пион – җәй башында бакчада хуш исләр таратып утыра торган купшы чәчәкләрнең берсе. Кыштан соң бу чалма чәчәк тизрәк тернәкләнеп китсен өчен нинди тәрбия күрсәтергә соң?

Пион бер урында 10-15 ел әйбәт кенә үсәргә мөмкин. Аннары аның төбен бүләргә, куакны яңартырга киңәш ителә. Бу эшне җәй азагында – август уртасыннан сентябрь уртасына кадәр аралыкта башкаралар. Яз исә – тамырларына һава һәм су үтеп керә алсын өчен, чәчәк төпләрен чистарту, йомшарту вакыты.

Чәчәкнең төбен чистартканда, кипкән сабаклардан арындырганда сак булу сорала, чөнки баш төртергә җыенган бөреләргә зыян китерү куркынычы бар. Соң чәчәк ата торган сортлар яфракны да соңрак чыгара, шуңа күрә яңа сабаклар күренми торса, борчылыр сәбәп юк.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУ белгечләре чалма чәчәкне яз һәм җәй дәвамында 3-6 тапкыр гумат белән эшкәртергә киңәш итә.

Пион төбенә сибү өчен: 5 литр суга 100-200 миллилитр гумат салып бутарга – әлеге катнашма 1-2 куак төбенә сибәргә җитә.

Пион куагына сиптерү өчен: 1 литр суга 20-40 миллилитр гумат салып бутарга – әлеге катнашманы сабак һәм яфракларга сиптерергә.

Гуматны органик ашлама дип уйлаучылар бар, тик бу – дөрес түгел. Гуматлар – табигатьтә үсемлекләргә үсәргә көч бирә торган матдәләр. Алар туфракта үсемлекләрнең клетчатка матдәләре таркалу нәтиҗәсендә барлыкка килә торган гуминлы кислоталарның натрий һәм калий тозларыннан гыйбарәт. Ул туфракның структурасын яхшырта, уңдырышлылыгын арттыра, файдалы микроорганизмнарга үрчергә булыша. Экологик яктан чиста матдә санала: үсемлекләрдә тупланмый һәм кешегә зыян китерми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар