news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яз көне аллергиядән ничек сакланырга?

news_top
Яз көне аллергиядән ничек сакланырга?
pixabay.com

Яз көне кайбер кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергия барлыкка килә. Аллергиядән саклану юллары турында «Прайм» агентлыгына аллерголог-иммунолог Наталья Гарскова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Әлеге аллергия вакытында борын тыгылу, төчкерү, күз кычыту симптомнары барлыкка килә, диде табиб.

Табиб үзеңне үзең дәваларга ярамаганлыгын, ә аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

«Кайчагында пациентлар аллергияне салкын тию белән бутыйлар һәм үзлектән дәвалана башлыйлар. Бу дөрес түгел, куркыныч. Чөнки бу авыру астмага әйләнергә мөмкин», — диде табиб.

Шулай ук аллергияле кешеләргә яз көне махсус диета сакларга, аллергеннар белән контактны киметергә, шулай ук табиб кушкан препаратларны эчәргә кирәк, диде Гарскова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар