Яз көне кайбер кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергия барлыкка килә. Аллергиядән саклану юллары турында «Прайм» агентлыгына аллерголог-иммунолог Наталья Гарскова сөйләде, дип яза РИА Новости.
Әлеге аллергия вакытында борын тыгылу, төчкерү, күз кычыту симптомнары барлыкка килә, диде табиб.
Табиб үзеңне үзең дәваларга ярамаганлыгын, ә аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.
«Кайчагында пациентлар аллергияне салкын тию белән бутыйлар һәм үзлектән дәвалана башлыйлар. Бу дөрес түгел, куркыныч. Чөнки бу авыру астмага әйләнергә мөмкин», — диде табиб.
Шулай ук аллергияле кешеләргә яз көне махсус диета сакларга, аллергеннар белән контактны киметергә, шулай ук табиб кушкан препаратларны эчәргә кирәк, диде Гарскова.