Атна башында Россиянең үзәк төбәкләрендә һава торышына арктик һава йогынты ясаячак. Бу хакта Россия Гидрометүзәгенең һава торышына кыска вакытлы фаразлар бүлеге җитәкчесе Александр Голубевка сылтама белән "Российская газета" яза.
Һава торышы җилле булачак, ләкин арктик җилләргә карамастан, җепшек булачак. Үзәк регионнарда атна башында төнге температуралар минус 4 тән плюс 1 градус булачак. Көндез -1...+4 градус. Соңыннан, атна уртасында, төнге температура -3...-9 градуска кадәр төшәчәк. Көндез: 0...-5 градус.
Башкала регионында атна башында болытлы һава торышы булачак, яңгыр явуы ихтимал. Көндез +4 градус. 18 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Сишәмбе көнне болытлы, явым-төшемле булачак. Көндезге температура -3...+2 градус булачак. Җил төньяктан.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә бераз явым-төшем булачак. Төнлә -3...-8 градус, көндез 0...+4 градус җылы булачак. Төньяктан акрын җил исәчәк.
Идел буенда әлегә салкыннар саклана: төнлә 8-13 градус. Көндез 1-6 градус, кар, буран булачак.
Метеорологик үзгәрешләргә сизгер кешеләргә сәламәтлекләрен кайгыртырга кирәк.
Голубев сүзләренчә, әлегә үзгәрүчән һава торышы саклана. Тотрыклы язгы җылыны мартның икенче яртысыннан да иртәрәк көтәргә кирәкми.
Голубев сүзләренчә, әлегә үзгәрүчән һава торышы саклана. Тотрыклы язгы җылыны мартның икенче яртысыннан да иртәрәк көтәргә кирәкми.