Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яз акылдан шаштыра: Психиатр сезонлы психик авырулар турында сөйләде

Яз килү белән психик авырулар да кискенләшә. Табиблар сүзләренчә, ел фасыллары алмашу бар кешегә дә тәэсир итә. Сәламәт кеше моны кәеф үзгәрешләре белән уздырып җибәрсә, психикалары зәгыйфь булган кешеләрдә шизофрения һәм биполяр авыру рецидивлары барлыкка килә. Ни өчен яз килү психикага бәрә, һәм мондый авыр вакытта сәламәтлекне ничек сакларга?

news_top_970_100
Яз акылдан шаштыра: Психиатр сезонлы психик авырулар турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Сезонлы кәеф үзгәрешләре – ул норма

– Сезонлы киеренкелекләр организмда ел фасыллары алышынганда була торган комплекслы үзгәрешләр белән бәйле. Табигатьтәге үзгәрешләр белән бергә (яз көне бу – көннең озынаюы, һава температурасының күтәрелүе, көз – киресенчә) кешенең биоритмы, аның гормональ фоны, кандагы серотонин, мелатонин гормоннары күләме дә үзгәрә, – дип аңлата Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе табиб-психиатры Ренат Гафуров. – Сезонлы кәеф үзгәрешләре – бу нормаль күренеш. Безнең һәрберебез көз көне төшенкелеккә бирелә һәм, яз җиткәч, кәефебез күтәрелә. Кешедә һәрвакыт бер үк төрле кәеф була алмый. Ләкин психик тайпылышлар очрагында бу үзгәрешләр гадәттәгедән артык була.

Ул үзен супер кеше итеп хис итә

Психиатрлар билгеләп үткәнчә, көз көне – депрессия авырулары, ә яз көне маниакаль-депрессив психоз (хәзер аны «биполяр аффектив тайпылыш» дип атыйлар) һәм шизофрения кискенләшә.

– Мәсәлән, биполяр тайпылышлы пациентларда бу болайрак була: көз көне башланган һәм кыш буе дәвам иткән битарафлык яз көне кинәт актив маниакаль фаза белән алышына. Мондый кешеләр үзләрендә яңа көч, эйфория сизә, активлыклары арта, йоклыйсылары да килми, яңа фикерләр, идеяләр белән яна. Ләкин алар кыска вакытлы була, кешедә аларга карата кызыксыну бик тиз сүнә.

Шулай ук маниакаль синдром булганда аралашуга ихтыяҗ арту, алкоголь куллану, кредит оешмаларыннан бурыч алу һәм аларны кирәксез әйберләргә сарыф итү күзәтелә, – ди Гафуров. – Безгә мондый пациентлар инде соңгы стадиядә килә, маниакаль синдромның иң югары ноктасында авыру үзен ниндидер суперкеше итеп хис итә, кайвакыт хәтта үзләрен Аллаһка тиңли, миңа ниндидер миссия йөкләнгән, дөнья белән идарә итәм, кешеләрне савыктыра алам, дип саный.

Еш кына мондый кешеләр җәмәгать урыннарында ялангач йөрергә, юлларга чыгып, ниндидер игъланнар кычкырырга мөмкиннәр.

Шизофрения үсмерлек чорында барлыкка килә

Психиатр сүзләренчә, шизофрения, гадәттә, организмда күп кенә җитди үзгәрешләр булганда, ягъни үсмерлек чорында барлыкка килә. Гадәттә, якыннары, якын кешеләренең үз-үзен тотышындагы кинәт үзгәрешләрне, мәсәлән, үз-үзләренә бикләнүен һәм читләшүен, яки, киресенчә, бер үк темага сөйләшүләр алып бару теләген шунда ук сизмиләр.

– Шизофрения бер мизгелдә барлыкка килми, ул 3 еллап өлгерә. Яшүсмернең үз-үзен тотышындагы сәерлекләре үсмерлек кризисына бәйле булганга күрә, аларны күреп алу чыннан да авыр була, – дип билгеләп үтә Ренат Гафуров. – Шизофрения вакытында кешенең фикерләү өлкәсе зыян күрә, фикерләр өзек-өзек була, логикага туры килми башлый. Бу сөйләшүләрне фон буларак кына тыңласаң, алар акыллы, структуралы итеп кабул ителә ала.

Ләкин мәгънәсен аңларга тырышсаң, аның юклыгын аңлыйсың, бу – сүзләр җыелмасы гына. Авыруның хәле начарланган саен, ул бу сөйләшүләрне көн-төн алып бара, туганнарына йокларга бирми башлый, ул «тавышлар» ишетә ала, алар аңа ниндидер «күрсәтмәләр» бирә, аның галлюцинацияләре барлыкка килә. Мондый кешеләр безгә үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудыра башлагач кына килеп эләгә.

Кайбер пациентлар юынмый яки урамга чыкмый башлый, үзләрен кемнәрдер тыңлыйлар дип санап, электр чыбыкларын һәм элемтә кабельләрен кисәләр.

Безне эндорфиннар коткарачак

Психик авырулары булучылар кайвакыт чит кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин. Мисал өчен парковкаларда торган машиналарны тырнарга, урамнан үтеп баручыларга чүп ташларга мөмкиннәр. Моннан тыш, яз һәм көз айларында хайваннарны азаплаучылар активлаша. Гадәттә болар үсмерләр һәм яшьләр була.

– Кагыйдә буларак, нигезсез мәрхәмәтсезлек эпизодларын без акыл зәгыйфьлеге, төрле диссоциатив шәхес бозылулары булган пациентларда билгелибез, – ди табиб.

Психиатр сүзләренчә, әгәр дә сез урамда адекват булмаган һәм тирә-юньдәгеләргә куркыныч тудырган кешене күрсәгез, аны тынычландырырга тырышмагыз, мондый очракта «ашыгыч ярдәм»гә яки полициягә шалтыратырга кирәк.

Без авыр вакытта яшибез, һәм күп кенә кешеләр еш кына: «Ничек акылдан шашмаска?» – дип уйлый. Психик сәламәтлекне ничек сакларга?

– Хәзерге дөнья чыннан да күтәрүе авыр булган авыр шартлар тудыра: тормышның ыгы-зыгылы ритмы, мәгълүмат күплеге, стресс. Хәтта сәламәт кешедә дә невротик бозылу барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, кеше үз өстенә алган эшләрне эшли алмаганда, аның кәефе төшә, аппетиты югала, хәлсезлек барлыкка килә һәм начар йоклый башларга мөмкин.

Психик сәламәтлекне ничек сакларга дигәндә, алар бик гади. Хезмәт һәм ял гигиенасын сакларга. Безнең организмда спорт белән шөгыльләнгәндә, йоклаганда, тәмле ризыклар ашаганда эндорфиннар – шатлык гормоннары һәм антидепрессантлар барлыкка килә. Гомумән, яз килү белән сәламәт кешеләрнең кәефе күтәрелә. Шуңа күрә елмаегыз һәм шатланыгыз!

«Республика Татарстан» сайтыннан тәрҗемә ителде. Авторы: Дарья Субботина

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100