Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үз тәлинкәмдә түгел икәнемне аңладым» – «Казан егетләре» солисты Фирдүс Тямаевка киткән

news_top_970_100
«Үз тәлинкәмдә түгел икәнемне аңладым» – «Казан егетләре» солисты Фирдүс Тямаевка киткән

Радик Шәрәфиев «Казан егетләре» төркеменнән киткән. Солист үзенең иҗат юлын Фирдүс Тямаев белән бергә дәвам итәчәк. 

«Әйе, мин «Казан егетләре» төркеменнән киттем... Бу сүзләрне әйтмәм, дигән идем, ләкин әйтергә туры килде. 2 ел төркемдә бөтен җанымны, күңелемне биреп, егетләр белән бергә иҗат иттек. Егетләргә, продюсерга рәхмәтләрем зур, беркемгә дә начар сүзләрем, уйларым юк. Егетләрне хөрмәт итәм, бернинди начарлык теләмим, бары тик яхшылык! Әйбәт мәктәп үтелде. Күп нәрсәләргә өйрәндем, үземнең бар көчемне, белгәнемне куеп эшләдем, 100% үземне төркемгә бирергә тырыштым.

Шулай да үземне «үз тәлинкәмдә» түгел икәнемне аңладым. Бәлки, кемнәрдер мине «җилбәзәк» дип әйтер, үз сүзендә тормый, дияр, әгәр сезгә шулай уйларга уңайлы икән, мин акланып тормыйм! Мине чынлап белгән кешеләр алдамаслар: мин тик утыра белмим, миңа һәрвакыт хәрәкәттә булырга кирәк. Һәр кешенең тормышында ялгыш һәм туры юлы булырга тиеш. Төркем – минем ялгышым түгел, ул – мине туры юлга бастыручы ролен үтәгән вакыт, дип ышанып каласы килә! Егетләргә бары тик уңышлар телим!  2020 – 2022. Хәерлегә булсын...» – дип язды ул социаль челтәрләрдә. 

Бүген исә Радик үзенең Фирдүс Тямаев командасына кушылуы хакында хәбәр итә. «Мин хәзер Фирдүс Тямаев бандасында. Югалтмагыз! Шул ук вакытта җырлар да яздырырбыз. Иң яхшылардан өйрәнәбез. Бүген без Әлмәттә», –дигән ул. 

Радик элек Алсу – Азат Фазлыевлар төркемендә дә эшләгән булган. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Фото: © социаль челтәрләр

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100