Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яхшы хәбәр: Андрей Губин, озак авырудан соң, сәхнәгә кайтырга җыена

news_top_970_100
Яхшы хәбәр: Андрей Губин, озак авырудан соң, сәхнәгә кайтырга җыена
Фото: © Андрей Малахов тапшыруыннан скриншот

1990-2000 еллар йолдызы Андрей Губинның сәламәтлеге яхшырган, һәм ул сәхнәгә кайтырга җыена, дип хәбәр итә «SHOT» телеграм-каналы.

49 яшьлек Андрей Губин медицина тикшерүе узган, табиблар аның сәламәтлегенә бәйле проблемалар ачыкламаган.

Соңгы 15 елда Андрей Губин сәхнәгә генә түгел, дөньяга да чыкмый дияргә була. «Зима-холода», «Девушки, как звёзды» кебек хитлар авторы Губин сирәк очрый торган авыру – прозопалгия белән интегүен берничә ел элек Андрей Малахов тапшыруында сөйләгән иде. Бу авыруны «бит чире» дип тә йөртәләр: кеше йөзенең ярты ягы өянәкләр белән тартышып авырта, тешләр, күзләр, сулыш органнары да сызлый. Андрей Губин: «Миңа селкенүе дә, сулавы да авыр. Минем хәзер инде йөрәк тә авырта, үләрмен дип куркам», – дип сөйләгән иде. Җырчы Малаховка бу чирнең каян килеп чыкканын да сөйләде: аның фикеренчә, 26 яшьлек чагында ул битенә «яшәртә» торган уколлар кадаткан, һәм аның биттәге нервларына зыян килгән. Табиблар бу авыруның гел стресста яшәү, йокы туймау нәтиҗәсендә килеп чыгуын да әйткән. Бу чир нәтиҗәсендә Губин депрессиядән интегә башлаган, тавышлы урында яши алмау сәбәпле, Мәскәүдән китеп, авыл йортында, Мисырда да яшәп алган.

Артистның бите әле дә авырта икән, әмма хәле яхшыру сәбәпле, ул сәхнәгә чыгарга әзерләнә, җырлар яздыра башлаган. Чир аркасында аның дикциясенә дә зыян килгән булган, ул хәзер тавышын да көйли. Үзе җырлый алмаса, яңа хитларын башка җырчыларга бирергә җыена.

Андрей Губин әйтүенчә, ул җырлый алмаса да, аны әле дә корпоративларга чакыралар икән. Андрей Губинны яратучылар аның белән «утырып торып, аның белән эчәргә генә дә» әзер, әмма җырчы мондый кичәләргә йөрмәвен әйткән.

Андрей Губин 1974 елның 30 апрелендә Уфада туган. Җырчы бер тапкыр да рәсми рәвештә өйләнмәгән, рәсми теркәлмичә, ике кыз белән 1 ел тирәсе генә яшәгән, балалары юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100