Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яхшы укучы кызга хулиган малай гашыйк»: 12 яшьлек кыз бәби көтә

news_top_970_100
«Яхшы укучы кызга хулиган малай гашыйк»: 12 яшьлек кыз бәби көтә
Фото: © "Татар-информ"

Ленинград өлкәсендә Морозов исемендәге бистә хастаханәсенә 12 яшьлек кыз килә, ул эче авыртуга зарлана. Табиблар үсмер кызның йөкле булуын ачыклый. Алар полициягә хәбәр итә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Кызның баласы төшү куркынычы була, аны хастаханәгә салалар. «Баласын алдан тудыру куркынычы булганга, кызны хастаханәгә салганнар. Аның хәле уртача авырлыкта дип бәяләнә», – дигән сайт чыганагы.

Әлегә баланың атасы кем булуы һәм кызны көчләгәннәрме-юкмы икәне билгеле түгел. Моны хокук саклаучылар ачыклый. Соңгы көннәрдә мәктәптә укучы кыз балаларның авырга узуы турында бу – икенче хәбәр инде. Моңа кадәр Петербургта яшәүче 13 яшьлек кызның йөкле булуы ачыклана. Бу кызны паркта көчләгәннәре билгеле. Җинаятьтә шикләнеп 23 яшьлек мигрант тоткарланган, диелә хәбәрдә.

Соңрак РЕН ТВ хәбәр иткәнчә, баланың атасы – кыз белән бер мәктәптә 8нче сыйныфта укучы малай. 78.ru белешмәсе буенча, яхшы укучы кызга хулиган малай гашыйк була. Ул күчми калып, 8нче сыйныфта берничә ел укыган. Укытучылар аның тәртибенә зарлана, әнисе аны башка мәктәпкә күчерергә маташып карый.

Егеткә 16 яшь тулган инде. Шуңа күрә аны җинаять җаваплылыгына тартулары ихтимал.

РЕН ТВ каналы йөкле кызның анасы белән аралашкан. Әни кеше сүзләренчә, ул «мәктәп романы» шундый нәтиҗәгә китерүгә гаҗәпләнә, ләкин егетнең тормышын «ватарга» җыенмый.

«Мин аның тормышын ватарга һәм җинаять эшенә кадәр барып җитәргә теләмим. Судтан башка төрле җәза булса, ярар, ләкин судка барып җитәсе килми», – ди ул.

Әни кеше сүзләренчә, киләчәктә хәлләр аның йөкле кызының сәламәтлегенә карап билгеләнәчәк. «Ни дә булса килеп чыкса, минемчә, ул җәзага тартылырга тиеш», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100