Җырчы Дилә Нигъмәтуллина күңелле видео төшереп, халыкның кәефен күтәргән. Артист, имештер, быелгы Сабантуйларда эшләгән гонорарын саный. Шул дәрәҗәдә бирелеп саный ки, бер биш меңлекне кулында әйләндерә-әйләндерә, ягъни «саный-саный» хәле бетә.
Әлеге видеоны аның язылучыларын елмаерга мәҗбүр иткән. «Син инде Сейшел утрауларында йорт алгансыңдыр. Кайчан күрсәтәсең?», «Бигрәк күп, нәрсәгә тотарга да белмисездер мондый зур акчаларны», «Дилә, яхшы тамызганнар бит»; «Бик күп, санап бетергесез. Яхта алырга кирәк», – дип язалар аңа дуслары.
«Чама белән тотсам, әле фатирга да җитәргә мөмкин монда», – дип тә шаярткан Дилә комментарий ияләрен.