news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Яхшы йокы – «бишле»ләр нигезе: йокысы туйган балалар яхшырак укый

news_top
Яхшы йокы – «бишле»ләр нигезе: йокысы туйган балалар яхшырак укый
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Йокы сәламәтлек өчен дә, яхшы уку өчен дә бик мөһим, ди сомнолог Михаил Полуэктов. Бу хакта «КП» Телеграм-каналы хәбәр итә.

«Йокы укучының сәламәтлегендә зур роль башкара. Беренчедән, яхшы йокы укудагы уңышлар белән турыдан-туры бәйле. Йокы вакытында алынган мәгълүматны беркетү процесслары бара, ягъни сыйфатлы йокы яхшы уку өчен кирәк. Бу – исбатланган факт. Икенчедән, үсешнең төп процесслары йокы вакытында бара, – ди сомнолог Михаил Полуэктов. – Яхшы йокы балаларга җитди уку йөкләмәләрен күтәрергә ярдәм итә».

Мәктәп укучылары күпме йокларга тиеш:

  • 6-12 яшьлек балалар – тәүлегенә 9-12 сәгать;
  • 13-18 яшьлек яшүсмерләр – тәүлегенә 8-10 сәгать.

Җәй дәвамында бозылган режимны көйләү тәртибе

  1. Йокыга китү вакытын акрынлап 15-30 минутка күчерегез.
  2. Ритуал булдырыгыз. Йокларга 1 сәгать кала җиңел шөгыльләр кертегез.
  3. Гаджетларны алып куегыз. Экраннарның зәңгәр яктысы мелатонин эшләп чыгаруны баса.
  4. Эзлекле булыгыз. Режимны ял көннәрендә дә бозмагыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар