Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яхшы әни иде...»: янгында ана ике баласы белән янып үлгән

news_top_970_100
«Яхшы әни иде...»: янгында ана ике баласы белән янып үлгән
социаль челтәрләр

Оренбург өлкәсе Шарлык районы Илькульган авылында чыккан янгында бер хатын һәм аның 2 баласы һәлак булган. Ут ике фатирлы йортта 3 февральдә төнлә чыга. Бу вакытта 45 яшьлек гаилә башлыгы, 42 яшьлек хатыны Вероника, 13 яшьлек бер кызы һәм ике игезәк 3әр яшьлек балалары өйдә була. Бу хакта «Вести.RU» яза.

Янгыннан әти кеше һәм яшүсмер кыз чыгып котыла. Аларны хастаханәгә алып китәләр. Янгын сүндерүчеләр йорт эчендә һәлак булган хатын-кыз һәм 2 бала мәетенә тап булалар. Янгынны иртәнге якта гына сүндерә алганнар. Әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатылган, дип, регион Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Социаль челтәрләрдән күренгәнчә, гаилә башлыгының 95% тәне янган, хәзерге вакытта ул реанимациядә ята. 13 яшьлек үсмер Оренбург хастаханәсенең янгында зыян күргән авыруларны дәвалау бүлегендә. 

Илькульган авыл җирлеге башлыгы Евгения Жирноклеева бу гаилә турында болай ди: «Башка кешеләр кебек үк, алар да эчеп алалар иде, ләкин ул еш булмый иде. Кичә аларда кунаклар иде, табын корган булулары да ихтимал.

Янгын сүндерү машинасы бар безнең. Ул берәү генә. Янгын башлангач, районнан 15-20 минут эчендә тагын бер машина килеп җитте. Ут чыккан вакытларда үзебезнең янгын сүндерү хезмәте шунда ук юлга чыга, һәм мин районга шалтыратып ярдәм сорыйм», – ди ул. Авыл җирлеге башлыгы сүзләренә караганда, бу – кирпеч белән тышланган щитовой йорт булган, эчендә ремонт пластиктан ясалган булган.

 

Фото: © www.vesti.ru

Әлеге гаиләдә 4 бала тәрбияләнгән. Олы уллары Андрей хәзерге вакытта Оренбург шәһәрендә яши. 13 яшьлек Марина, 3 яшьлек игезәкләр – Саша исемле малай һәм Лиза исемле кыз.

Гаиләнең төп керем чыганагы – балаларга бирелә торган пособие, яшүсмергә аталган алиментлар. Гаилә башлыгының төп эш урыны булмаган, диелә социаль челтәрләрдә. Верониканың 2 олы баласы – беренче иреннән.

«Вероника яхшы әни иде»

Янгында һәлак булган Верониканың беренче ире – Андрей һәм Маринаның әтиләре Сергей Кочнев белән сөйләштек. Иң беренче чиратта исән калганнарның хәлен белештек.

Кызым хастаханәдә. Бүген палатага күчерергә тиешләр. Аның белән барысы да тәртиптә, –  дип сөйли башлады ул. – Элеккеге хатынымны җирләдек инде.

Кызым аннары 21 яшьлек улым Андрей белән яшәячәк. Иртәгә район үзәгенә барып опека белән сорауларны хәл итәсе булачак. Аларга миннән улым белән яшәргә рөхсәт итүем турындагы гариза кирәк. Мин аларны болай да ярдәмемнән ташлаганым булмады. Гел булышып тордым.

Мин кызымны үзем һәм хатыным янына алып кайтасым килгән иде дә, булмады. Хәтта мәктәп турында да кайгыртып куйдым. Шәһәрдә перспективалар да күбрәк, дип сөйләштек тә, авылга алып кайтмаска булдык.

Хатыным белән аерылышкан булуга карамастан, мин балаларым белән һәрвакыт элемтәдә тордым, кунакка килеп, 1-2 кич кунып та китә торган идем, – диде Сергей.

Хатыны белән аерылышу нечкәлекләренә тукталып торуны кирәк дип санамады. Хатыны, аның сүзләренчә, балаларын бик яхшы караган.

Вероника белән язмышларыбыз шулай килеп чыкты менә. Без аның белән аралашып тора идек. Ул бик яхшы әни иде. Декрет ялына чыкканчы, ул шул авылда аш пешерүче булып эшләде.

Аның белән бергә яшәгән Марсельнең хәле бик начар. 95% тәне янган, реанимациядә. Табиблар өметле сүзләр әйтми. Ул бер атна эшләп, бер атна ял итә иде. Дөресен генә әйткәндә, эш сөя торган кеше түгел, Вероника җилкәсендә утыра иде инде, – ди ул.

 

Фото: © www.vesti.ru

Сергей янгын килеп чыгу сәбәпләрен дә атады.

Белгечләр фикеренчә, ут электр чыбыкларының кыска вакытлы ялганышы аркасында килеп чыккан. Ә миңа бөтенләй башка сүзләр сөйләделәр. Марсель өйдә тәмәке тарткан, шуңа күрә ут чыккан. Төгәл генә аны хәзер әйтеп тә булмый инде. Шундый бер очрак булган, дип тә әйттеләр. Ул вакытта утны сүндереп өлгергәннәр.

Янгын төнге 3 белән 4 арасында чыккан. Кызым тәрәзәдән чыгып котыла алган. Әнисе һәм игезәкләр һәлак булганын да белә. Хастаханәдән чыккач, психологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрмен, дип уйлыйм, – диде әти кеше. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100