Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Явыз әни начарракмы, көнче ирме?

Регина бервакытта да әнисенең яратуын тоймады.

news_top_970_100

Әнисе аны вак кына шуклыклары өчен дә эт итеп сүгә, начар билгеләре өчен кыйный иде. Өйдәге бөтен эшне дә кызыннан эшләтте. 12 яше тулганда Регина үзе ашарга әзерли, кер юа, өй җыештыра иде инде. Ә әнисе эштән кайта да, телевизордан кич буе сериаллар карый.

Әнисенең бертуктаусыз бәйләнеп торуы Регинаны тәмам туйдырды. Ул 18 яше тулуга ук үзеннән 11 яшькә олырак Булат янына яшәргә күченде. Ул егеткә үлеп гашыйк түгел иде, әмма аның тәртипле, ягымлы булуы, беркайчан да начар сүзләр әйтмәве, җикеренмәве күңелен яулаган иде Регинаның.

Беренче вакытта аларның барысы да яхшы булды. Регина Булатка бик ияләште, аннан башка тормышын күз алдына да китерә алмый башлады. «Күрәсең, мәхәббәт шушыдыр инде», — дип уйлады кыз.

Әмма соңрак Булат акылдан шашкан кебек, Регинаны бөтен ир-атка да көнли башлады. Хәтта Регинага башка ир-егетләр белән баш кагып исәнләшергә дә ярамый иде, Булат шундук кара тавыш чыгара, урамда барганда да кычкырып, җикеренеп җибәрергә мөмкин. Бераздан Регинага үзеннән башка өйдән дә чыкмаска кушты, эшенә яки башка эшләре буенча киткәндә Регинаны өйдә бикләп калдыра торган булды. Ә Булат кайтканчы Регина беркая да чыга алмыйча өйдә утырырга мәҗбүр. Әгәр инде икәүләп берәр җиргә барсалар, өйгә кайткач, Регинаны коточкыч гауга көтә иде. Йә ул берәрсенә дөрес карамаган, йә берәр сүз әйткән…

Регина Булат белән ни булганын, ни өчен аның бер гөнаһсыз сөйләшүләрдән, күз карашларыннан да шулай җен кебек котырганын аңламады. Булат хәтта аңа дус кызлары белән дә аралашуны тыйды, телефонындагы бөтен номерларын бетереп ташлады, әнисенең һәм үзенең генә номерын калдырды. Ә берсендә «Одноклассники» сайтында аккаунт ачканын белгәч, Регинаның смартфонын ватты, ә аннан кнопкалы гади телефон алды.

Регинаның мондый җәнҗалларга башка түзәр чамасы калмаса да, әнисе янына да кире кайтасы килмәде. Яхшылап уйлагач, ике явызның берсен сайлап, Булат янында калырга уйлады. Ичмасам, аның бердәнбер җитешсез ягы көнләшүе генә дип уйлады.

Бәлки киләчәктә болай эшләгәненә үкенер дә, әмма хәзер ул башка чыгу юлын күрми иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100