Фәридә – Алсу дуэты солисты Фәридә Әхмәтшина туган ягына – әти-әнисе янына Башкортстанның Бакалы районына кайтып килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге аккаунтында яза.
– Рәхәтләнеп фотога төштек бүген! Истәлеккә калсын әле шушында.
«Кышкы иртәдә телим җылы теләк,
Жаныңа телим тынычлык.
Юлдаш булсын изге дога,
Сәламәтлек, шатлык, сабырлык.
Фәрештәләр бүген сиңа
Ачып куйсын бәхет капкасын.
Тик сөенеч керсен синең йортка,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Балалардан килсен изге хәбәр,
Куандырсын ана йөрәген.
Хозыр Ильяс саклап йөртсен барсын,
Явыз җаннар берүк тимәсен».
«Сөбханалла, дип карагыз, тыныч булсын дөньялар», – дип язган ул.
«Исән-сау, сәламәт, шатлык белән, бергә-бергә яшәргә язсын, Аллаһ теләсә», «Ай, нинди матурлар сез, әти-әниегез белән матур төшкәнсез, әфәрин», – дип язганнар.