Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Явлинский Россия белән Украинаны Эльзас үрнәгендә килештерергә тәкъдим итте

news_top_970_100
Явлинский Россия белән Украинаны Эльзас үрнәгендә килештерергә тәкъдим итте
Фото: yavlinsky.ru

Россия белән Украинаны Франция һәм Германия үрнәгендә дуслаштырырга була. Бу хакта РБКга биргән интервьюсына «Яблоко» партиясенә нигез салучы Григорий Явлинский әйткән.

Явлинский октябрь азагында президент Путин белән очрашып, Украинадагы конфликтны ничек туктату мөмкинлеге турында фикер алышкан. Ул «карар кабул итә торган кеше» белән сөйләшү кирәклеген әйткән, шул сәбәпле, Путин белән очрашкан. Явлинский: «Путин игътибар белән тыңлады», – дигән. Явлинский сүзләренчә, әлегә бернинди дә тынычлык планы юк. Сәясәтче фикеренчә, башта атыш туктатылырга тиеш, ә сөйләшүләр аннары теләсә никадәр бара ала.
Явлинскийның исә үз планы бар.

«Франция һәм Германия үрнәге бар. Эльзас һәм Лотарингия өчен ничә ел сугышты алар? Страсбург өчен күпме сугыштылар? (19нчы һәм 20нче гасырда Эльзас провинциясе берничә мәртәбә Франциядән Германиягә, Германиядән Франциягә күчкән, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң – Франциядәге өлкә). Ә хәзер бу территорияләрнең кемнеке булуы барысына да барыбер», – дигән сәясәтче.

Аның сүзләренчә, Евросоюз – дөньяда барлыгы расланган перспектива. «Беркемнеке дә, Һиндстан белән Пакистанныкы да, Израиль белән Палестинаныкы да килеп чыкмады. Ә Европа булдыра алды. Үрнәк алырга кирәк», – дип саный Явлинский.

Явлинский хәрби конфликт башлануга шәхси җаваплылык тоюын әйткән. «Мин кешеләрне башка юл белән барырга күндерә алмадым. Мин аны күрдем, 1995 елдан бирле шул хакта сөйләдем, ә күндерә алмадым. Ә бу – минем җитди җаваплылык», – дип йомгаклаган ул.

«Коллектив җаваплылык һәм коллектив гаеп» турында Явлинский «һәр кешенең теге яки бу хәлгә карата үз мөнәсәбәте бар» дип әйткән. «10 кеше бар, һәм алар һәммәсе дә үзен гаепле дип саный – бу нинди гаеп? Минем фикер шундый: әгәр 10 кешенең һәрберсе дә үзен гаепле тоя икән, димәк, алар барысы да гаепле», – дип саный Явлинский.

Ил масштабында әйткәндә, Явлинский сүзләренчә, «соңгы 30 ел эчендә 11 мәртәбә башка юлдан китү мөмкинлеге булган»: «Аерым алганда, 8 тапкыр Дума сайлауларында һәм 3 тапкыр Президент сайлауларында. Әмма халык башка юнәлешне сайлады. Димәк, ул шуның өчен түли. Бәлки, менә хәзер аның өчен бу – сабак булыр һәм нәрсә дә булса аңлашыла башлар. Ә бәлки, алай булмас та».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100