Яучы Гөлназ Мөхәммәт: «Шәрык илләрендә ирләр хатыннарын махсус тазарта»
«Ә бездә ирләр хатыннарына ябыгырга куша», - дип аптырый яучы.
Татар дөньясында билгеле яучы Гөлназ Мөхәммәт Алжирдан килгән гарәптә кияүдә. Күптән түгел блогер Фәгыйлә Шакирова Гөлназ белән әңгәмә үткәрде:
— Бездә хатын-кызлар, ирне каратам дип, и ябыгалар! Ач торалар, спортзалларга барып, үзләрен җәзалыйлар. Ә Алжирда башкача: анда хатын-кызлар тәмле итеп ашыйлар, калорияле ризыклар пешерәләр. Анда тазарырга кирәк! Гаҗәп, аларда бигрәк башка төрле инде. Ә бездә ирләр хатыннарына: «Ябык, ишеккә сыймыйсың инде», — диләр, — дип сөйләде Гөлназ Мөхәммәт.
Интервьюны тулысынча Фәгыйлә Шакирова каналында карагыз.